Домой Ислам Бәраәт кичәсе мөбарәк булсын!

Бәраәт кичәсе мөбарәк булсын!

0
Бәраәт кичәсе мөбарәк булсын!

Хөрмәтле мөслман кардәшләрем!


Бүген бөтен Ислам дөньясы изге мөбәрәк булган БӘРАӘТ КИЧӘСЕН билгеләп үтә!
БӘРАӘТ КИЧӘСЕ ул Шагъбан аеның 15-че кичәсендә ягни Шагъбан аеның 14-нән 15-нә каршы кичәдер. БӘРАӘТ ул гарәп телендә КОТЫЛУ дигән сүз була. Әлбәттә бу кичәдә Аллаһы Раббыбыз безгә гонаһларыбыздан котылырга бик зур форсат биргән.
Бәраәт кичәсендә Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримне Ләүхүл-Мәхфүздән дөнья күгенә тулаем индергән. Ә изгә Рамазандагы Кадер кичәсендә исә аят-аят баянәт булып Пейгәмбәребез саллаллаһү галәйһи үәссәлләмгә Җәбраил гәләйһиссәлләм аркылы инә башлаган.
Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Пейгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с: “Хәсибү гиңдә хисәбүкүм!”-“Сезне үлчәгенче (Кыямәт көнендә гамәлләрегезне) үзегезне үлчәгез!”-дигән. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы эш! Шуңа күрә бүген һәм иртәгә нәфел ураза тоту киңәш ителә!

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин (“Йәсин” сүрәсе тулысынча) уку бик яхшы һәм изге эштер.

Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:

“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Ясин сүрәсе укыла аңардан соң бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

“Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” Һәм тагын икенчегә Ясин укыла аннары шулай ук бәраәт догасы.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якынна­рымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ри­зыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат догасы

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә яз­ган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә “Рагед” сүрәсенең 39-чы аятында “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.
Шуңа күрә туганнарым дога кылыгыз Аллаһыдан сорагыз!


Туганнарым! Ошбу изге Бәраәт кичәсе белән бәйле халкыбызда гасырлар буе килгән бер яхшы гадәт бар. Ул да исә төнне чишмәдән укып-укып Аллаһы Тәгаләдән шифә һәм бәрәкәт сорап су алу. Ошбу суны кайберләре ялгышып зәм-зәм суы дип әйтәләр.
Юк! Кардәшләрем, зәм-зәм суы Мәккә и Мөкәррәмәдә генә шул!
Әлеге бу кичәдә алган су шифалы су була Аллаһы насыйп итсә!
Бәраәт кичәсе мөбәрәк булсын!


Олуг ихтирам һәм изге догалар белән Сызран Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы ИЛГИЗӘР хәзрәт СӘГЪДИ әл-ГӘЛИ.