Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Бөтен дөнья татар эшмәкәрләре Казанда: «Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш»

Бөтен дөнья татар эшмәкәрләре Казанда: «Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш»

0
Бөтен дөнья татар эшмәкәрләре Казанда: «Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш»
Владимир Васильев

Өч көн дәвамында бөтен дөньядан җыелган 300 татар эшмәкәре Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында булды. Татар телен белү бизнес өлкәсендә ничек ярдәм итә? Татар эшмәкәрләре нинди дәрәҗәгә җитә ала? Бу хакта – «Интертат» репортажында.

Форумга җыелган татар эшмәкәрләре мондый форматта очрашуның файдалы булуын кабатлый. Быел форум Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә үткәрелде. Эшмәкәрләр, командаларга бүленеп, кейслар да чиште. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, татар эшмәкәрләренең Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур горурлык һәм җаваплылык.

«Эшмәкәрлекнең үз законнары бар. Эшмәкәрлек дигәндә, төп оешма – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы. Алар су өстендә йөзеп барган көймә кебек эшли – барлык нечкәлекләрне дә белә. Санкцияләр, импорт алыштыру, дибез. Безгә файдалы эш коэффициентын күтәрәсе иде. Аны Сәүдә-сәнәгать палатасы гына күтәрә ала», – дип сөйләде ул.

«Заманалар җиңел түгел, авыр чакта да бердәм булып эшләргә исәплибез»

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта форумның пленар утырышы булды. Милли Шура рәисе эшмәкәрләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Эшмәкәрләргә үз сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә әйтте. Ул Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне тагын да ныгытырга өндәде.

Кайда гына булсак та, татарлар укмашып, бердәм булып яши. «Татар барда хәтәр бар» диләр. Ник алай диләр икән? Җавап таба алмадым, ләкин ул хәтәрлек, мөгаен, татарның үз үзенчәлеген, тырышлыгын, бердәмлеген саклап калуындадыр.

Татар диаспоралары, бизнес белән элемтәләрне тагын да ныгыту бурычы тора. Тырыш егетләребез белән бердәм булу кирәк. Заманалар җиңел түгел, авыр чакта да бердәм булып эшләргә исәплибез. Базардан эшмәкәрләр китә, инвестицияләр кыскара, алар киткән урынга сезне чакырабыз. Килегез, ышаныгыз, элемтәгә керегез, яңа бизнесменнар белән танышыгыз, – дип хезмәттәшлеккә чакырды Фәрит Мөхәммәтшин.

«Зур бизнесвумен булырмын, дип хыяллана идем»

Эшмәкәрләр арасында яшьләрнең дә булуы сөендерә. Форум башланганчы ук «катнашучыларның өчтән бер өлеше яшьләр була» дигәннәр иде. Форумны оештыручылар әйтүенчә, форумга килгән иң яшь эшмәкәргә 24 яшь, ул Башкортстаннан килгән, ә иң олы катнашучыга 80нән артык, ул – Мордовиядән.

Эшмәкәрләрнең күбесе ир-атлар булса да, хатын-кызлар да күренә. Мәсәлән, Мурманск өлкәсеннән шәхси эшмәкәр Лилия Тарзимина килгән. Ул үзе – Казан кызы. Мурманскига килен булып китә, ире – хәрби. Мурманскида аның кондитер цехы бар, анда татар милли ризыкларын да ясыйлар.

«Күп кеше белән таныштым, телефон номерларын алдым. Татар телен белү Мурманскида да ярдәм итә. Җитәкчеләр арасында татарлар бар, алар белән аралашканда бик әйбәт. Гомумән, татар кешесе белән эшләргә рәхәт», – дип сөйләде эшмәкәр ханым.

Эшмәкәр тортлар, бәлешләр, чәкчәк, баллы ризыклар җитештерә. Продукцияне рестораннар, кафелар аша сата. «Күбесенчә кул эше кулланыла. Бик авыр бу, шуңа җитештерү җиһазларын булдырырга уйладык. Мармелад, безе, чәкчәкләрне челтәрләр аша сатарга җыенабыз», – ди.

Мурманскига күченгәч, кызларын милли мохиттә тәрбияләргә тырышулары турында сөйләде.

«2009 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамладым. Студент вакытта ук Казанда эшмәкәр буларак беренче адымымны ясадым. Казанда ук зур бизнесвумен булырмын дип хыяллана идем, ләкин кияүгә чыккач, хыялларымны Мурманскка алып киттем. 13 ел торабыз, ике кызыбыз бар.

Балаларга татар менталитетын бирергә, дигән уйга килдек. Андагы менталитет безгә берничек тә туры килми. Үзебездән башларга булдык. Татарча сөйләшергә, кызларга да татар милли ризыкларын пешерергә өйрәтергә, гореф-гадәтләрне сеңдерергә бик тырыштык. Дин буенча да үзебездән башладык. Аларга үрнәк бирергә тырыштык. Хәзер алар да мәктәптә үз позицияләрен белдерә», – диде эшмәкәр.

«Бизнеста ике телне – татар һәм рус телен белсәң, тагын да уңайлырак»

Татарстанның яшь эшмәкәре Ринат Исламов әйтүенчә, Татарстанда татар һәм рус телләрен белгән кешегә бизнес өлкәсендә эшләве җиңелрәк.

«Татарстан Россиядәге башка төбәкләргә караганда күпкә алда. Дәүләт өлкәсендә генә түгел, эчке бизнес өлкәсендә дә. Татарстанда бизнес өчен шартлар бик яхшы. Бизнеста ике телне – татар һәм рус телен белсәң, тагын да уңайлырак. Чөнки Татарстанда 70 процент кеше белән татарча сөйләшергә кирәк. Ике телне белсәң, тагын да җиңелрәк», – ди ул.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Аның фикеренчә, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы татар эшмәкәрләре белән элемтәләрне халыкара дәрәҗәгә якынайта, җайлый. «Киләчәктә әлеге элемтәләр нәтиҗәле хезмәт җимешен бирер, дип фаразлыйм. Биредә без контактлар алмашабыз, шул ук вакытта фикерләвебезнең дәрәҗәсен арттырабыз. Әйтик, мин Төркия, Казахстан, Үзбәкстаннан килгән коллегаларым белән таныштым», – диде эшмәкәр.

«Татар эшмәкәре һәрвакыт «алга» дип эшләргә тиеш»

Чувашиянең Чабаксар шәһәреннән эшмәкәр Равил Лотфуллин үзенең мисалында татар эшмәкәрләренә алдынгы булырга кирәклеген әйтте. Ул бизнес белән 1990 елдан шөгыльләнә. Иң элек эшен Әлмәттә башлаган булган. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы тармагына күчкән.

Фото: ©  Зилә Мөбәрәкшина

Сезонга бер миллионлап каз бәбкәсе чыгарабыз, шуларны авыл хуҗалыгы кешеләренә, халыкка сатабыз. Продукциябезне бөтен Россиягә, Азәрбайҗан һәм Казахстанга таратабыз. Бу бизнес белән 21 ел шөгыльләнәм, баштагы 2-3 ел бик авыр булды, базарны яулап алу таләп ителде.

Безнең җитештерү оешмасын Венгриядә һәм Франциядә дә беләләр. Чабаксарда эшмәкәрлек белән рус халкы күп шөгыльләнә, дип әйтмәс идем, каз итен, нигездә, татарлар ашый. Бездә, асылда, татар халкы эшли. Татарстан, Башкортстанда коллегаларыбыз бар. Бизнеста татарлар арасында активистлар күбрәк.

Без һәрвакыт беренче булып барырга тырышабыз. Беренче булып барган кеше һәрвакыт өстен. Белемебезне башкаларга да таратабыз икән, димәк, үзебез яңа белем алырга, үсәргә омтылырга тиеш. Безнең өчен ул – киләчәктә эшләргә зур этәргеч. Коллегаларыбызны борчыган сорауларына җавап бирергә тырышабыз, без хезмәттәшлек итәргә ачык.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының файдасы бар. Килгән кешеләр алга таба базардагы буш өлкәләрне тулыландырсын иде. Татарстанда белгечләр яхшы эшли, ярдәм итәләр, монда бизнес кору өчен мөмкинлекләр күп. Башка республикалар «йоклый». Минемчә, Татарстан алдынгы рәттә. Республикага инвестицияләр кертелергә тиеш, икътисад шуның белән алга бара», – диде ул.

«Электән үк мәгърифәт белән хәйриячелек бергә барган»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, конгрессның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин татарларның сәнәгатьнең төрле өлкәсенә зур өлеш кертүен әйтте.

Фото: © Владимир Васильев

Татар халкы бәхетле, эшчән, җитез халык, дип әйтәбез. Сәнәгать өлкәсенең барлык тармагында татар кешесенең өлеше бик зур. Авыл хуҗалыгын алсак, ул татар җилкәсендә диярлек. Нефть чыгару, машину төзү өлкәсендә татарның роле зур. Башкортстанның икътисадына, салымнарына керткән өлеш зур, дигән сүз.

Бу форумга килгәндә, аның үзенчәлеге бар. Бөтендөнья татар конгрессының башка форумнары үзләренең формасын, калыбын тапса да, бу форум әле форматын эзли генә кебек. Яңа адымнар күренә. Монда дин, тарих, тел мәсьәләләре беренче урында түгел, шулай да милли җанлы абзыйлар, апалар, яшьләр җыела. Арасында телне белмәүчеләр дә бардыр, әмма алар – барыбер татар җанлы кешеләр.

Электән үк мәгърифәт белән иганәчелек, хәйриячелек бергә барган. Мәгърифәт укытучылар, имамнар ягыннан булса, иганәчелек байлар ягыннан булган. Эшмәкәрләребез хәзер дә иҗтимагый тормышта, хәйриячелектә катнашса, бик әйбәт булыр иде, – дип сөйләде ул.

Омскидан килгән эшмәкәр Нәсим Мөбәрәков шулай ук татар эшмәкәрләрен иҗтимагый оешмаларга ярдәм итәргә өндәде.

«Таныш эшмәкәрләр арасында татарлар бар. Бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Без татар оешмалары белән эшлибез. Эшмәкәрләр татар иҗтимагый оешмаларына булдыра алган кадәр ярдәм итеп торырга тиеш. Аларны үзебезнең канат астына алырга кирәк», – диде ул. 

«Эшмәкәрлек ягыннан – Аллага шөкер»

Литвадан килгән эшмәкәр Шамил Гомәров Кемерово эшмәкәре Марат Кәлимуллин белән сөйләшеп утыра иде. Марат әфәнде: «Менә аның кебек кешеләр белән эшләп була», – дип мактады әңгәмәдәшен.

Литвада яшәүче Шамил Гомәров логистика өлкәсендә эшли. Форумга ел саен килә икән, быелгы формат аңа бигрәк тә ошаган. «Форумда файдалы элемтәләр, дуслар табам. Быелгы формат миңа бик ошады: эшлекле, уйланылган, элемтәләр булдыруга юнәлтелгән», – ди. 

Эшмәкәр татар телен өйрәнү буенча курслар булдырырга теләвен әйтте. 

Без гаиләдә рус телендә сөйләшәбез, чөнки хатыным рус милләтеннән, балалар да татарча белми. Китаплар укымасам да, татар телендә фильмнар карыйм. Балалар һәм олылар өчен татар телен өйрәнү буенча курслар булдырырга телим. Үзем өчен дә файдалы булыр иде. Мин үзем Россия Ислам университетын тәмамлаган идем. Андагы белгечләр белән элемтәләр бар, алар ярдәме белән бу эшне башкарып чыгарга ниятлим, – дип сөйләде ул.  

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Кемероводан килгән Марат Кәлимуллин тумышы белән Апас районыннан булып чыкты. Ул туризм өлкәсендә эшли. «Казан Кремлендә кечкенә экскурсия машиналары йөриме? Алар безнеке», – дип куйды ул. 

Кемерово өлкәсеннән булсак та, эшмәкәрлек ягыннан Аллага шөкер, – дип елмайды әңгәмәдәшем. – Татар коллективлары өчен экскурсияләрне бушка уздырабыз. Татар телендә эшләүче гид буласы килгән кешене бушка укытабыз. Башка маршрутларны да татар телендә ясыйсы килә, – ди ул. 

Эшмәкәр Кемеровода мондый проектларның булмавын әйтте. «Анда татарлар юк. Халык бар, әмма милләт юк. Яшьләр арасында минем кебек чын күңелдән эшләгән кеше таба алмыйсыз. Мин үзем дә борчылам. Телне өйрәнүгә ихтыяҗ юк», – диде ул. 

«Төмәндә татарлар күп булмаса да, без ярдәмләшеп яшибез»

Төмәннән килгән эшмәкәр Ринат Гайсин беренче тапкыр татар телендә чыгыш ясады. Соңыннан: «Чыгышымны аңлагансыздыр дип өметләнәм», – дип куйды, аңа бөтен зал алкышлады. Бик тырышты, чиксез хөрмәт. Эшмәкәр җылылыкны саклый торган материаллар җитештерү белән шөгыльләнә. Бер заводын Лаеш районында төзергә җыена. Район җитәкчелеге рөхсәт биргән.

Ринат Гайсинның бабалары XX гасыр башында Татарстаннан Себер якларына күчеп киткән. Ул үзе шәһәрдә үскән, рус мәктәбендә укыган. Әби-бабасы янына авылга кайтып йөреп кенә татарча өйрәнгән. 

Ул өлкәдә Сабан туен уздыруда ярдәм күрсәтүен дә әйтте.

«Төмәндә татарлар күп булмаса да, без ярдәмләшеп яшибез. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче егетләребез бар. Без Сабан туйларын уздырырга ярдәм итәргә тырышабыз, мәчетләр белән элемтәдә торабыз, Рамазан аенда ифтарлар уздырабыз», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев

«Самарага тагын бер татар мәктәбе кирәк»

Кием алырга чират торганда, Самарадан килгән эшмәкәр белән сөйләшеп киттек. Ленар Сабиров автоматик рәвештә ачыла торган капкалар куеп бирә ала. Ул да форумны бер юнәлеш бирүче маяк белән чагыштырды. Ул үзе Самара шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе рәисе дә булып тора. «Эшмәкәрләр өчен махсус форумнар кирәк ул. Эшләгәндә татарлар белән эшләргә тырышам, алар приоритетта. Әлбәттә, төрле милләт кешеләре белән эшләргә туры килә», – дип елмайды ул.

Мәгариф өлкәсендә хәлләрегез ничегрәк, дигәч, «Яктылык» мәктәбен телгә алды, әмма Самарада тагын бер татар мәктәбе булырга тиеш, дип саный. «Минемчә, Самара өчен бер генә татар мәктәбе аз, тагын кирәк», – диде.

Форум эшмәкәрләр өчен чыннан да файдалы булгандыр, дип ышанасы килә. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, эшмәкәрлек тармагында зур дәрәҗәгә ирешә ала.

Гөлнар Гарифуллина, Гөлүзә Ибраһимова, Зилә Мөбәрәкшина