Домой Жизнь татар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировны туган көне белән котлыйбыз!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировны туган көне белән котлыйбыз!

0
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировны туган көне белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Данис Фәнис улы!

Шәхсән үземнән һәм Самара татарлары исеменнән Сезне туган көнегез белән котлап, изге теләкләремне юллыйм. Бөтендөнья татар конгрессында хезмәт иткән елларда туплаган тәҗрибәгез, алдынгы карашыгыз бүгенге җаваплы вазифагызда, туган телебезне, милли мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуда ярдәм итәчәк. Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәгездә зур уңышларга ирешүегезне телим. Киләчәктә дә бергә булып, ярдәмләшеп, армый-талмый эшлик. 
Аллаһы Тәгалә Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек насыйп итсен.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.