Домой Культура Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы” конкурсында катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы” конкурсында катнашырга чакыра

0
Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы” конкурсында катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы” исемле конкурс башлый. Конкурс 25 гыйнварда старт алды һәм 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 нче февраль көнне игълан ителә.

Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау.  Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.

“Солдат альбомы” ике номинация буенча уза: Инстаграмда һәм Инша. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.

“Инстаграм” номинациясендә катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5 нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фото һәм язмаларны   #солдатальбомы2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress@tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
Инша язучылардан язманы gazetavkt@mail.ru адресы белән юллау сорала.

Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда оештырылачак.

Конкурсны оештыру комитеты

СОЛДАТ АЛЬБОМЫ ПОЛОЖЕНИЕ