Домой Культура Бакуда Литва татарлары турындагы фильмның премьерасын күрсәттеләр

Бакуда Литва татарлары турындагы фильмның премьерасын күрсәттеләр

0
Бакуда Литва татарлары турындагы фильмның премьерасын күрсәттеләр
bavly-tat.ru

2021 ел Литвада «Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы»дип игълан ителгән.

Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә «Тугрылык боҗрасы» дигән документаль фильмның премьерасы булган.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараны Литваның Азәрбайҗандагы илчелеге оештырган. Фильмның режиссеры – Эдита Милдажите.

Премьерада чыгыш ясаган Литваның Азәрбайҗандагы илчесе Эгидиюс Навикас искәрткәнчә, кинофильмда XIV гасырда Бөек Литва кенәзлегенә килеп урнашкан вакыттан алып Литва татарларының тормышы һәм мәдәни традицияләре хакында сүз бара.

Дипломат 2021 елның Литвада Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан ителүен әйтте.

Литва татарлары – бу илдәге иң борынгы милли азчылыкларның берсе. Хәзерге вакытта Литва Республикасында 2500гә якын татар гомер итә. Литва татарларының күпчелеге Алитус, Каунас һәм Вильнюс өлкәләрендә яши.

Быелның февралендә Халыкара төрки мәдәният һәм мирас фонды һәм Литваның Азәрбайҗандагы илчелеге арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Ул үзара мәдәни алмашу, Литвада яшәүче аз санлы төрки халыклар – татарлар һәм караимнарның мәдәни мирасын саклауны күздә тота.

Премьерада Азәрбайҗан татарларыннан «Туган тел» Республика татар мәдәнияте җәмгыятенең идарә әгъзасы Руслан хәзрәт Әбдекиев катнашты, диелә хәбәрдә.