Домой Жизнь татар Татары в регионе Балаң татарча сөйләшсен дисәң…

Балаң татарча сөйләшсен дисәң…

0
Балаң татарча сөйләшсен дисәң…
Фотда: Румия Каюмова гаиләсе белән

27 сентябрь – Тәрбияче һәм мәктәпкәчә әзерлек хезмәткәрләре көне

Самара шәһәренә күчеп килгәч, иң борчыган сорауларымның берсе – саф татар телендә генә сөйләшә, аралаша торган баламның телен саклап калу иде. Бераз вакыт шәһәргә ияләшкәндә, кызымны нинди балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә бирербез икән, дигән сораулар туа торды. Әлбәттә, Самара – Татарстан түгел, монда татар теленә караган чаралар, мәктәпләр, балалар бакчалары юк, диярлек.

Билгеле булганча, баланы татар мохитында тәрбияләүдә әти-әниләр бик зур роль уйный. Өч яшенә кадәр сабый туганнары йогынтысында яши һәм шөгыльләнә. Ә өч яшьтән соң тирә-юнь мохитка ияләшә башлый, димәк, ана теленнән дә ераклашырга мөмкин.

Менә мин дә, кызыма 3 яшь тулгач, балалар бакчалары турында мәгълүмат җыя башладым. Кызганычка, сайланып торырга булмады, Самарада татар телле ике генә шәхси балалар бакчасы бар икән. Берсе – “Батыр-богатырь”, икенчесе “Йолдыз” дип атала. Башта “Батыр-богатырь” бакчасы турында белештем. Бакча өебезгә якын булмаса да, озак уйлап тормадым, бакча җитәкчесе Румия Тәлгать кызы Каюмова белән элемтәгә кердем.

– Румия ханым, “Батыр” балалар бакчасы башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора?

– Мине туган телебезнең хәле бик борчый, газиз ана телебезне югалтасыбыз килми. Бигрәк тә татар балаларын ана теленә өйрәтеп үстерәсем килә. Безнең бакчада хәзер өч тел өйрәнәләр: рус, татар һәм инглиз телләре.

– Татар балалары бакчасын булдыру идеясе ничек туды?

– Татар бакчасына нигез салучылар – минем әтием Тәлгать Мидхәт улы һәм әнием Әлфия Нетфул кызы Хәлиулловлар. Ә хәзер инде мин анда җитәкче ролен үтим. Үзебезнең балаларыбыз мисалында аларның татар теленә битараф булмаулары, туган телебезне, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен кечкенәдән белеп үсәргә теләүләре ачыкланды. Самарада бик күп татарлар яши, әмма татар балалары өчен бакчалар бөтенләй юк. Күп гаиләләр балаларын кайда бирергә белмичә тилмереп йөриләр, чөнки мөселман балаларына хәләл ризык ашату да мөһим. Ә без хәләл ризыкларны үзебез әзерлибез.

Шулай ук бакчабызның шәхси йортта, юлдан ерак урнашуы, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтәрәк торуы да зур өстенлек.

– Учреждение ничә балага исәпләнгән һәм түләү күләме күпме?

– Бүгенге көндә Самарада бакчабызның 4 филиалы эшләп килә. Акцияләр уздырыла. Ул вакытта түләү күләме 12000 сум урынына нибары 10500 сум гына була.

– Бакчагызга татар балаларын гына аласызмы?

– Бакчабызны күпмилләтле бакчалар рәтенә кертер идем, чөнки бирегә төрле яшьтәге татар, рус һәм үзбәк балалары йөри. Балалар күбрәк катнаш никахлы гаиләләрдән. Алай да ата-аналар бик канәгать.

– Татар теленә өйрәтү өчен нинди методлар кулланасыз? Балалар белән ничегрәк эшлисез?

– Без булган барлык методикаларны да кулланабыз. Уку күбрәк уен форматында бара, танышу-исәнләшү, җәнлекләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, төсләр һ.б. темалар аерып өйрәнелә. Бүгенге көндә балалар өчен татар телендә кызыклы китаплар чыгып тора. Аларны да кулланабыз. Бакчага катнаш никахтан туган балалар да йөри, алар өчен татар теле чит тел буларак өйрәтелә. Татар теленнән тыш, инглиз теле, мәктәпкәчә әзерлек, футбол, бию, вак моториканы үстерү уеннары, рәсем ясау, музыка һәм башка дәресләр үтә.

Самарада милли балалар бакчасы эшләп килүе бик яхшы күренеш. Балаларга кече яшьтән туган теленә карата мәхәббәт тәрбияләү ата-аналар, милли балалар бакчалары һәм мәктәпләр бурычы, дип саныйм. Ә милли мәктәп, балалар бакчаларына үз идеяләребез, кызыклы методикаларыбыз белән килсәк, заманчарак форматта эшләп китәрләр иде. Димәк, үсеш тә булыр иде.

Айгөл Сафина.