Домой Жизнь татар Татары в регионе Балага бишек җыры кирәк

Балага бишек җыры кирәк

0
Балага бишек җыры кирәк

Соңгы елларда нәни балаларның теле соң ачылу күзәтелә. Җир йөзендә яшәгән һәр дүрт баланың берсе шундый проблема белән интегә. Һәм мондый сабыйларның саны арта бару ата-аналарны гына түгел, табиблар һәм белгечләрне дә нык борчый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Баланың теле вакытында ачылсын өчен нинди хаталардан сакланырга кирәк? 14 ноябрь «Логопедлар көне» уңаеннан тәҗрибәле логопед, дефектолог Әлфия Роберт кызы Әхмәтова белән очрашып, шул сорауларга җавап эзләп карарга булдык.

– Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Баш миендә җитешсезлекләр булган, нерв системасы зарарланган бала, гадәттә, бик соң сөйләшә башлый. Бу проблема нәселдән дә килергә мөмкин. Теле вакытында ачылсын өчен баланың колагы да яхшы ишетергә тиеш. Әнисенең йөклелек чоры авыр узган, вакытыннан алда туган яки карында тиешле вакыттан озаграк йөргән сабыйлар да соңрак сөйләшә башларга мөмкин, – ди әңгәмәдәшем.

Әлфия ханым аңлатуынча, хәзерге буын балалары мәгълуматны колаклары аша түгел, ә күзләр аша туплыйлар. Моңа интернет, телевизор бик зур йогынты ясый. Аларга аралашу кирәк тә түгел, бөтен нәрсә күз алдында. Хәзер күпчелек яшь гаиләләр әби-бабайлардан аерым яшиләр, димәк, балаларга бишек җырлары җырлаучы, әкиятләр сөйләүче дә юк. Балалар бакчасында да аралашырга мөмкинлек калмый, чөнки күп төрле түгәрәкләр, дәресләр бөтен вакытны ала. Бала күбрәк тыңлый һәм биремнәр үти, ә рәхәтләнеп уенчыклар белән уйнап, дуслары белән сөйләшергә вакыты калмый диярлек. Ә өйдә ата-ана эштән арып кайткан, тиз-тиз ашыйлар да, һәрберсе үз планшетын, телефоннын алып кырын яту ягын карыйлар, бала белән сөйләшүче юк, ул берүзе я телевизор карый, я телефон-планшетта уйный. Үзара аралашу бик аз хәзер. Сөйләм теле байлыгы кайдан тупланырга тиеш? Бала белән гел сөйләшергә, сораулар бирергә һәм җавабын диккать белән тыңлый белергә кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк кычкырып китап укырга тырышырга, яттан шигырьләр өйрәнергә. Шул чакта баланың теле дә вакытында ачылыр, сөйләм теле дә, хәтере дә яхшырыр. Күп кенә ата-аналар хәзер баласына китап укып азапланмыйлар. Аудиокитап куялар да вәссәлам! Аның исә балага бернинди файдасы юк. Китапны шәхсән үзең кычкырып укысаң гына баланың үсешенә уңай йогынты ясый аласың.

Ике яшь тулганда бала инде өлкәннәр аңлый алырлык дәрәҗәдә сөйләшергә тиеш. Соң сөйләшә башлаган бала иң беренче авырлыклар белән, гадәттә, мәктәптә очраша башлый. Андый бала еш кына авырлык белән укый, яза. Вакытында чарасын күрмәсәң, үсә төшкәч, үз фикерен аңлатып бирүе дә кыенлыклар тудырачак. Бу хилафлыклар исә аның һөнәр сайлавына, тормышта үз урынын табуына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

– Әлфия, хәзерге заман балалары тагын нәрсәләре белән үзенчәлекле?

– Якынча 5 – 6 ел саен яңа буын балалары туа. Алар бер-берсеннән нык аерылып торалар. 2000 еллар башында туган балаларны “Z” (ЗЕТ) буыны, дип атыйлар. Алар тулаем үз эчләренә бикләнгән, тышкы дөнья белән элемтә тотмаучы, үзара аралашуны хупламаучы, аз сүзле, каршылыклы холыклы балалар. Алар – философлар. 2015 елдан соң туганнарны “Альфа” буыны балалары дип атыйм. Бу искиткеч балалар – булачак галимнәр, уйлап табучылар, фән кешеләре, яңа ачышлар ясаучылар. Алар кече яшьтән мәгълуматны үзләре табып, дөрес һәм файдалы итеп куллана беләләр. Гадәттә, без – ата-аналар, һәрвакыт каядыр ашыгабыз, күп вакытта баланы ишетмибез, сүзен тыңлап тормыйбыз. Ә «Альфа» буыны белән алай ярамый. Аларның тагын бер аермалы үзенчәлеге бар: аларны телевизордан, телефон, компьютердан аерып кына “куркытып” булмый. Пандемия чикләүләре вакытында бу аеруча ачык сизелде. Телефон яки планшет бирмәсәң дә алар аптырап тормыйлар, тирә-юньне күзәтеп үзләренә кызыклы һәм файдалы нәрсәләр таба беләләр. Алар иркен фикер йөртәләр, аралашучан. Мин укучыларым белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар кайвакыт шундый искиткеч нәрсәләр сөйләп бирәләр, мин таң калам. Кайбер фикерләрен махсус куен дәфтәремә язып барырга тырышам. Бу сабыйлар шулкадәр мәгълуматны каян алып бетерәләр икән дип шаккатам. Кайвакыт галәм белән турыдан-туры элемтәдә бугай дип тә уйлап куям. Мәктәбемне дә шуңа “Альфа” дип атадым, – дип елмая әңгәмәдәшем.

– Сез бит профессиягез буенча тарихчы. Ни өчен һөнәр итеп логопедия юнәлешен сайладыгыз?

– Мин Татарстанның Чүпрәле районында укытучылар гаиләсендә туып үскән кеше. Әбиемнең әнисе – мәдрәсәдә, әбием татар мәктәбендә рус теле, ә бабам – география фәнен укытканнар. Әнием физика-математика, ә әтием химия-биология укытучылары. Шуңа күрә мин һәм игезәк туганым үзебезне белгәннән бирле укытучы булырга хыялландык. Мин балачактан култык астына китап кыстырып, кулыма карандыш тотып “директор” булып уйнаганмын һәм минем үземнең мәктәбем булачак дияргә яратканмын.

Әлфия Казан Дәүләт университетын дин тарихы белгече буларак тәмамлый да, мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Шул вакытта кайбер балаларда сөйләм теле проблемасы барлыгына игътибар итә. Моны ничек тә булса чишәсе иде, балаларга ярдәм итәсе иде дигән уй яшь укытучыны бик нык борчый. 1998 елларда ул, махсус китаплар табып, әлеге юнәлешне өйрәнә башлый. Логопед һөнәре белән әйбәтләп танышкач, аны төп шөгыле итеп сайларга карар кыла.

2018 елда, Әхмәтовлар гаиләсе Самарага күчеп килгәч, Әлфияне берничә мәктәпкә, югары уку йортына эшкә чакыру тәкъдимнәре була, әмма ул инде үз мәктәбен ачарга ниятли.

“Мой Биз 63” эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә белем алып, “Альфа” дип аталган мәктәбен ачып җибәрә. Шулай итеп, аның балачак хыялы чынга аша. Быел мәктәпкә 4 ел тулган. Шул вакыт эчендә анда 300дән артык бала дөрес итеп сөйләшергә өйрәнгән, 200ләп бала мәктәпкәчә әзерлек үткән.

– Логопедия юнәлешендә югары белем алып, үземне логопед буларак сынап карагач, тәҗрибә туплагач кына үз мәктәбемне ачарга әзер булуымны аңладым, – дип искә ала Әлфия. – Моннан тыш, берникадәр вакыт Чайковский шәһәрендәге физкультура институтының биомеханика кафедрасында эшләп, аяк-куллар хәрәкәтенең сөйләм белән тыгыз бәйләнешен өйрәнергә насыйп булды. Минем өчен бу искиткеч файдалы тәҗрибә иде. Хәзер мин баланың физик халәтенә карап кайсы авазны әйтүдә проблема барлыгын билгели алам. Балаларның теле соң ачылуның тагын бер сәбәбе буларак аз хәрәкәтләнүне дә билгеләп үтәсем килә. Алар күбрәк өйдә телевизор һәм гаджетларга карап утыралар. Ә күп вакытны саф һавада уздыручылар арасында логопед ярдәменә мохтаҗлар аз.

– Сез балалар белән генә эшлисезме?

– Юк, укучыларым төрле яшьтә. Шәкертләрем арасында катнаш никахта яшәүчеләр дә бар. Алар миңа Ң, Җ, Ә,Ү кебек татар авазларын әйтергә өйрәтүемне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Мәктәпне күптән тәмамлаган клиентларымның кайберәүләре татар телен өйрәнү теләге белән киләләр.

– Самара татарлары белән ничек таныштыгыз?

– Пандемия вакытында онлайн форматка күчәргә мәҗбүр булдык. Шул вакыт мин интернет аша татар теле дәресләре оештырдым. Сарафан радиосы аша хәбәрләр тиз тарала бит, миңа милләттәшләрем мөрәҗәгать итә башладылар. Шулай итеп, Усман хаҗи Илингин, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик әфәнде Газизов белән таныштык. Хәзерге вакытта мәктәп белән уртак проектларны чынга ашыру өстендә эшлибез. Радик әфәнде башлангыч сыйныфлар, аеруча мәктәпкәчә әзерлек группалары өчен китаплар булмау проблемасын күтәрде. Чыннан да, Самарада гына түгел, Казанда да бу зур проблема, уку кулланмалары юк диярлек. Шуңа күрә без “Яктылык” мәктәбе белән бергә әзерлек төркемнәрендә укучы балалар өчен татар телен өйрәнү китаплары төзедек. Алар ике өлештән тора: Буяу китабы һәм Эш дәфтәре. Дәресләрдә куллану өчен кирәкле татарча плакатлар белән дә шул ук хәл. Татар теле дәресләре өчен аларны да үзем төзеп, типографиядә бастырам, – дип уртаклаша танышым.

Моннан тыш, Әлфия Әхмәтова мәктәпкәчә әзерлек үтүче балалар өчен математика һәм укырга өйрәнү китапларын эшләп чыгарган. Аларны Самараның китап кибетләрендә сатып алырга була. Алар ун елдан артык эзләнүләргә, балалар һәм ата-аналар фикерләренә таянып төзелгән, тулаем сертификация үткән дәреслекләр.

– Эшләгән эшеңнең эчке ягы да чиста, матур булырга тиеш дия иде әбием. Бу сүзләр минем өчен гомерлек шигарь булып калдылар. Дәреслекләрне балаларга җиңел үзләштерерлек, шул ук вакытта беренче сыйныфка барырга җыенучыларны мәктәпкә тулысынча әзерләрлек итеп төзергә тырыштым. Моннан тыш, бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту турында да онытмадым, – ди белгеч.

Форсаттан файдаланып, мәкаләбезнең герое – логопедия, мәктәпкәчә әзерлек буенча уннан артык дәреслекләр эшләп чыгарган һәм педагогика юнәлешендә егермедән артык фәнни эш бастырып чыгарган автор булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Самара татарлары арасында туган телен өйрәнергә теләүчеләр шактый күп булганлыктан, махсус төркем җыеп, шимбә яки якшәмбе көннәрендә ике сәгатьлек дәресләр үткәрергә дип уйлап тора Әлфия ханым. Бу дәресләр онлайн булса, уңайлырак булыр иде, дигән теләк белдерүчеләр дә бар икән.

Ләкин татар теле укытучылары юк, логопедлар, дефектологлар җитешми. Мин үземнең мәктәпкә шундый белгечләрне эшкә алыр идем. Татарча белсәләр, калганын үзем өйрәтер идем, – ди ул ачынып.

– Безнең шәһәр татарлары турында нәрсә әйтер идегез?

– Самара безне бик яхшы каршы алды. Иң элек татарлар арасындагы бердәмлек күзгә ташлана, бер-беренә ярдәмләшү, дустанә мөнәсәбәт нык сизелә. “Альфа” мәктәбенә искиткеч чарада – Тарихи мәчетне ачу тантанасында катнашу насыйп булды. Моның өчен бөтен катнашучыларның продукциясе халәл стандартына туры килергә тиеш иде. Минем мәктәп, махсус тикшерү узганнан соң, бу стандартка туры килә, дигән нәтиҗә ясалды. Хәзер мин хәләл логопед, Аллага шөкер, – ди Әлфия.

Әңгәмәдәшем тарих белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул Самара урамнары дип аталган конференциядә катнаша, Идел буе халыклары китапханәсендә балалар өчен татарча чаралар оештыра. Әле күптән түгел генә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча кичә уздырган.

Самара урамнарында татарча сөйләм ишетелми, диярлек. Миңа татарча аралашу җитми. Төрле милли чараларда катнашканда, мин күңелем белән ял итәм, – ди ул.

Әңгәмәне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.