Домой Жизнь татар «Балакаем, татар кызы беткәнме?»– Пермь егете Марат Африкадан хатын алган

«Балакаем, татар кызы беткәнме?»– Пермь егете Марат Африкадан хатын алган

1
«Балакаем, татар кызы беткәнме?»– Пермь егете Марат Африкадан хатын алган


YouTube блогеры, журналист Фәгыйлә Шакирова үзенең «Тормыш мизгелләре» каналында кызыклы мәхәббәт тарихы хакында репортаж әзерләгән. Пермь өлкәсе Седяш авылынан Марат Дәүләев исемле блогер егет Африкадан килгән бер кыз белән танышкан һәм аңа өйләнгән. Марат «Интертат»ның сорауларына да бик рәхәтләнеп җавап бирде.

Марат — биш вакыт намазын укучы мөселман. Егет хатынын Ислам диненә күндерә алмаган, ләкин өметен өзми. Әти-әнисе, авылдашлары бу мәхәббәткә каршы килмәгәннәрме? Кент авыл тормышын үз иткәнме? Кыз никах укытырга ничек ризалашкан? Кент татар кызларыннан кайсы ягы белән аерылып тора? Бу сорауларга Марат үзе җавап бирде.


«Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыяллана идем»


«Без хатыным Кент белән ВКонтакте сайтында таныштык, ләкин бу танышу сайты түгел, аның аккаунтына ялгыш кына кереп чыктым. Таныштык, сөйләштек, мин аны авылыма кунакка чакырдым. Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыяллана идем. Кент үзе христиан динендә, ислам динен кабул итәргә әлегә әзер түгел, тик каршы да түгел. Никах укытырга бик теләп ризалашты.

Әти-әни аны бик яхшы каршы алдылар, беренче көннән үк яраттылар. Авылдашларның реакцияләре төрле иде, начар сүзләр әйтүчеләр дә булды.

Тормыш иптәшем бик тәрбияле гаиләдән. Хатынымның әти-әнисе гомере буе укытучы булып эшләгәннәр, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Аларның Россиягә килгәннәре юк, миңа карата уңай мөгамәләдә, аралашып торабыз.

Кент үзе бик тырыш кыз булып чыкты. 3-4 тапкыр авылга кайтты. Бер эштән дә куркып тормый. Утынын да кисә, бакча эшләрендә дә булыша. Хатыныма авылда бик ошады. Аның беренче кайтуы Яңа ел бәйрәменә туры килде, бергә каршы алдык. Мин аучы булгач, мылтыкларым бар. Аны урманга алып бардым, мылтыктан аттык. Җәй көне бергә печән чаптык. Аңа бик кызык булды, Африка илләрендә печән чапмыйлар бит.

Кент әлегә үз иленә кайтып китте. Хәзерге вакытта ул Замбиядә табиб белгечлегенә укый, имтиханнарын бирә. Алга таба кышын Африкада, җәен Россиядә яшәргә уйлыйбыз. Кент Россиядә табиб булып эшләячәк, мин үзем эретеп ябыштыручы.

Хатыным татарча сөйләшергә өйрәнсә, шәп булыр иде. Вакыт күрсәтер.

«Тизрәк бала алып кайтасы килә»


Кентның сүзләре буенча, ул мине яхшы күңелле булганым өчен ярата. Башка милләт кешесенә кияүгә чыгудан курыккан дип уйламыйм, андый проблемалар хакында әйткәне булмады. Тик аның минем белән бик танышасы килмәгән. Ул минем интернеттагы фотоларыма карап, табигатебезне күзәтеп, яхшы кешедер бу дип танышырга ризалашкан. Балалар турында уйланабыз, биш баладан да ким булмасын иде. Кент минем Африкага килүемне бик көтә, аның тизрәк бала алып кайтасы килә.

Кент үзебезнең татар кызларыннан тән төсе һәм чәче белән генә аерыла. Безнең кебек үк кеше, бик тәртипле гаиләдән. Интим мәсьәләсенә килгәндә дә, бернинди аермалар юк, барысы да шул ук. Андый билгеләр милләттән тормыйдыр.

Хатыным ит, дөге, фасоль яратып ашый. Татар халык ашларын да үз итте. Ачы ризыкларга өстенлек бирә, мәсәлән, борычны нык ярата. Бергә яшәгәндә ул күбрәк дөге пешерә иде. Ул пешергән ризыкларны ашау — минем өчен чын экзотика.

Буш вакытыбызда кино карарга, сөйләшеп утырырга яратабыз. Минем инглиз теле начаррак, Кент белән күбрәк рус телендә сөйләшәбез. Тормыш иптәшем 7 ел Россиядә яшәгән, шуңа рус телен әйбәт белә. Шулай ук инглиз, француз телләрен белә. Үз телендә дә сөйләшә.

«Хатыным янына Африкага автостоп белән барырга җыенам»


Башка милләт вәкиле белән тормышын бәйлисе килгән кешеләргә курыкмаска, тик алдан ук дин һәм мәдәнияткә кагылган сорауларны хәл итәргә киңәш итәм. Без барыбыз да кешеләр, бер-беребезне аңларга була.

Безнең танышуга ике ел үтте, шуның ярты елын бергә яшәдек. Казан шәһәрендә әлегә безнең икебезнең дә бергә булганыбыз юк. Хәзер ул Африкада, мин Россиядә булгач, бик авыр. Тик шулай да, безнең арада көнләшүгә урын юк. Мин баштагы мәлләрдә бик көнләшә идем, әмма алай ярамаганлыгын аңладым. Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз. 2021 елның җәендә хатыным янына автостоп белән барырга җыенам, сәяхәтем турында блог алып барачакмын, минем Инстаграм аккаунтымнан һәм YouTube каналыннан күзәтеп барыгыз», — дип сөйләде Марат.

Маратның тормыш иптәше Кент хәзерге вакытта Замбиядә. Ара ерак булса да, Маратка ярату сүзләрен җиткереп тора икән.

 Маратка карап, башка авылдашларының да Африка илләреннән хатын алып кайту теләге барлыкка килгән.

«Балакаем, татар кызы беткәнмени?»


Шоумен, тамада Гамил Нур төрле раса, милләт вәкилләре арасында булган никахлар хакында үз фикерен әйтте:

«Без демократик җәмгыятьтә яшибез. Чит ил кызларына өйләнүчеләргә караганда, африкалы яки азияле егетләргә кияүгә чыгучы кызлар күбрәк. Рус һәм инглиз телендә эшләүче буларак, мине мондый чараларга еш чакыралар. Әмма Африка һәм Азия илләре — шактый фәкыйрь илләр булганлыктан, гадәттә, алар туй ясамыйлар, никахны да шыпырт кына үткәреп җибәрәләр. Мин моны аңлыйм, чөнки беренчедән, күз тимәсен дигән әйбер бар, икенчедән, күп кешеләр бу вәзгыятьне, төрле раса вәкилләре кушылуны аңлап бетерә алмый».

Фагыйлә Шакирова блогында утыручылар төрле комментарийлар калдырганнар:

«Бәхетле булсалар — яхшы. Тик икесе төрле диндә булу бик әйбәт түгел», «Африкадан хатын алып кайткан да, эшләтә дә эшләтә. Безнең егетләр каты күңелле», «Миңа да Африкадан хатын кирәк», «Нинди чибәр булса да, Африкадан килен кирәкми», «Балакаем, татар кызы беткәнме соң?», «Татарча сөйләшергә өйрәт», «Татарлардан да чистарак милләт юк инде», «Марат, үзең Африкага китеп яшәгез инде», — дип яза алар.

intertat.tatar

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Әллә миңа да нигыр кызына өйләнергә инде

Comments are closed.