Домой Главные новости В области Балалар – милләтебез киләчәге!

Балалар – милләтебез киләчәге!

0
Балалар – милләтебез киләчәге!

Бүген, җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Нәни дусларыбызны һәм ата-аналарны чын күңелдән шушы матур бәйрәм белән котлыйм!

Кадерле балалар! Сез мәрхәмәтле, акыллы, белемле һәм инициативалы. Сез өлкәбездә уздырылып килгән милли чараларда, бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашасыз, җиңүләр яулап торасыз. Без сезнең белән горурланабыз! Сез – милләтебез киләчәге!

Без – өлкәннәр һәр баланың язмышы, аның иминлеге, интеллектуаль, физик һәм рухи-әхлакый үсеше өчен җаваплы. Самара өлкәсендә балаларга спорт белән шөгыльләнү, аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Сабыйларга югары нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итүче бик күп искиткеч оста педагоглар эшли. Бу мөмкинлекләр белән файдаланырга кирәк.

Нәни дусларым! Сезгә һәм әти-әниләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек телим, һәрчак аларның игътибарын, мәхәббәтен һәм күңел җылылыгын тоеп яшәгез. Йөзегездән елмаю китмәсен, күңелегездә якты хисләр генә ташып торсын.

Изге теләкләр белән Фәхретдин Канюкаев,

 биш бала атасы,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.