Домой Жизнь татар Балалараны якларга һәм сакларга кирәк!

Балалараны якларга һәм сакларга кирәк!

0
Балалараны якларга һәм сакларга кирәк!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Газизләребезне әлеге бәйрәм белән котлап, бәхетле һәм якты балачак, саулык-сәламәтлек, күп шатлыклы көннәр телибез!
Мәхәббәт җимешләре булган йөрәк пәраләребезне нәрсәдән һәм кемнән якларга кирәк соң? Шундый  сорау белән милләттәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Асия Вотякова, башлангыч сыйныф укытучысы: 

– Балаларны урам йогынтысыннан, начар компанияләрдән сакларга кирәк. Хәзер җәйге каникуллар башланды. Кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле, җәйге лагерьләр, балалар түгәрәкләре эшләми. Димәк, безгә балаларыбызга карата аеруча игътибарлы булырга, аларны нинди дә булса эшчәнлек белән кызыксындырырга, буш вакытларын оештыра белергә кирәк.

Гөлсинә Вәлиева, хуҗабикә, өч бала анасы:

– Бүген технологияләр заманасы, балалар, аеруча яшүсмерләр, интернетта аралаша. Аларны социаль челтәрләрдәге начар төркемнәрдән, ярамаган мәгълүматтан сакларга кирәк дип уйлыйм.  Ничә бала шундый төркем корбаны булды?!

Светлана Суфиянова, юрист:

Кайчак баланы ата-анасыннан, туганнарыннан якларга туры килә.
Кызганычка, бүген балаларны гаиләләрендә кимсетү-җәберләү очраклары сирәк түгел. Сабыйларны әнә шундый ерткычлардан якларга кирәк! Гаиләдә, күршедә, танышларда кансызлык, балаларны җәберләү очраклары күзәтелә икән, кешеләр бу хакта шунда ук тиешле органнарга хәбәр итсен иде! Гаилә – һәр баланың тормышта иң төп терәге булырга тиеш.