Домой Главные новости Балаларыбыз иманлы булсын

Балаларыбыз иманлы булсын

0
Балаларыбыз иманлы булсын

14 апрельдә Самараның Җәмигъ мәчете йортында изге Рамазан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме узды


Ураза һәм Корбан гаетләре – бөтендөнья мөселманнары өчен иң зур бәйрәмнәр. Шушы олуг вакыйгалар хөрмәтенә зур чаралар уздыру шәһәребездә матур гадәткә әверелеп бара. Менә быел да мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге өлкә Диния нәзарәте инициативасы һәм дистәләгән оештыручылар, иганәчеләр тырышлыгы белән Ураза бәйрәме үткәрелде. Чараны уздыруда ярдәм итүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез санының елдан-ел арта баруы аеруча куандыра.

Кунаклар җыела башлаганда мәчет йортында сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, батутлар, карусельләр, бәйге-ярышлар уздыру мәйданчыклары урнаштырылган, шикәр мамыгы һәм попкорн сату урыннары җайланган, пылау казаны асылган иде инде.

Татарстаннан килгән популяр алып баручы Айрат Загриевның тавышын ишетү белән, бала-чага, ә алар артыннан ата-аналар да сәхнә янына җыелдылар. Кунакларны сәламләгәннән соң сүз өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллинга бирелде.

– Ураза гаете моннан берничә көн элек узуына карамастан, без, ял көненә туры китереп, олы бәйрәмебезгә багышланган матур чара оештырырга булдык. Алдагы еллар тәҗрибәсенә таянып, мондый гаилә бәйрәмнәренең бик файдалы һәм кирәкле булуына инандык.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.с.: “Мөселман җәмгыяте бербөтен организмдай. Әгәр берәр әгъза авыртса, сызлау бөтен тәнгә тарала, бөтен җирдә тоела”, – дигән. Бу, чыннан да, шулай бит. Соңгы елларда илебез өстенә төшкән авырлыклар, афәтләр бу сүзләрнең дөреслеген күп тапкырлар исбатлады.
Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул ителеп, алдагы көннәребезне дә исәнлектә, тату, бердәм булып яшәргә, үзебездән соң тәүфыйклы, иманлы алмаш калдырырга насыйп булсын! – дип сөйләде Талип хәзрәт.

Чараның рәсми өлеше әлеге бәйрәмне оештыруга, халыкны рухи-агарту эше¬нә, Россиянең милли традицияләрен саклауга, Самара өлкәсендә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән һәм әһәмиятле иҗтимагый чараларда актив катнашкан милләттәшләребезгә өлкә губернаторы Администрациясенең Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды. Шуннан соң сәхнәгә “Нур” мәдрәсәсе каршында Галия ханым Аслан җитәкчелегендәге “Лучики” төркеме, мәрхүм Вагыйз хәзрәт Яруллин исемендәге мәчетнең Луиза Батраева җитәкләгән дини мәктәбендә белем алучы шәкертләр, “Яктылык” мәктәбенең Әлфия ханым Гыйниятуллина алып барган түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар нәшидләр, шигырьләр башкардылар, яңача сәхнәләштерелгән “Колобок” һәм “Шалкан” әкиятләрен күрсәттеләр. Тамашачылар һәр номерны кайнар алкышларга күмделәр.

Самара шәһәре һәм Камышлы авылы мәчетләрендә һәм якшәмбе мәктәпләрендә «Мөгаллим Сәни» курсын тәмамлаучыларны сәхнәгә чакырып, аерым бүләкләделәр.

Шулай ук изге Коръәннең төрле өлешләрен (0,5 җүз, 1 җүз, 2 җүз һәм анан да күбрәк) яттан өйрәнгән балаларга Мактаунамәләр һәм Коръән мөсхәфләре тапшырылды.

Бала-чагалар, мәш килеп, төрле мастер-классларда, бәйгеләрдә катнаштылар, рәсем ясап, сабын куыклары очырып, буйлы йомшак курчаклар (ростовые куклы) белән уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Гомумән, бәйрәм бик матур үтте. Оештыручылар ел саен Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрүдә катна-шучыларга, Вагыйз хәзрәт Яруллин мәчете активистларына, «Яктылык» мәктәбе каршындагы Фәүзия Дәүләтбаева җитәкләгән «Алга» волонтерлар отрядына, «Яктылык»ның тәрбия буенча директор киңәшчесе Әлфия Мамышевага чиксез рәхмәтләрен белдерәләр. Туйчибой Корбановның, Гүзәл Галимуллинаның, Гөлнара Шахмурадованың, Алсу Салихованың өлешен аерым билгеләп үтәләр. Күрәсезме, чараны уздыруда катнашучыларның бер өлешен санап үтү өчен дә күпме урын кирәкте. Әле бу тулы исемлек түгел. Бәйрәмне оештыруга бик күп кешенең катнашы, гаять зур тырышлыгы һәм көче кергән.
Ләкин, минем күзәтүем буенча, чарага килгән күпсанлы кунаклар арасында үз-үзләрен дөрес тота белмәүчеләр дә байтак иде. Сәхнәдән чыгыш ясаучыларга комачаулап, кычкырып сөйләшүче, попкорн, шикәр мамыгы һәм кайнар пылау алыр өчен чират торучы күрше республикалардан килеп төпләнгән кунакларыбызның тәртипсезлеген күреп, бөтенләй кәефем төште.

Хөрмәтле җәмәгать! Без, җирле мөселманнар, мондый масштаблы чараларда активрак катнашып, башка милләтләрдән булган дин кардәшләребезгә иҗтимагый киңлекләрдә үз-үзеңне тоту буенча үрнәк күрсәтергә тиешбез, дип уйлыйм. Ә сез нинди фикердә?

автор: Эльмира Сайфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”