Домой Главные новости «Бармаем, кайткаем, кыдыл бодау дип сөйләшкәнгә генә татар „ысын башкортка“ әверелми»

«Бармаем, кайткаем, кыдыл бодау дип сөйләшкәнгә генә татар „ысын башкортка“ әверелми»

0
«Бармаем, кайткаем, кыдыл бодау дип сөйләшкәнгә генә татар „ысын башкортка“ әверелми»
Рамил Гали

Соңгы берничә ел дәвамында башкорт мөтәгалимнәре «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дигән атаманы әйләнешкә кертте. Язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов шушы күренешкә үз мөнәсәбәтен белдерә.

Уфа милләтчеләре яңадан-яңа уйдырмалар белән гаҗәпләндерүдән һич туктамый. Мәскәү тарафыннан татар милләтеннән үч алу, аны кечерәйтеп күрсәтү һәм ахыр чиктә юк итү өчен Уфа губернасын бернинди нигезсез рәвештә 1922 елда Кече Башкортстанга «бүләк итү», бер гасыр узганнан соң да нәтиҗәсен бирә.

Яһүд-грузин-әрмәннәрдән хасил большевиклар фиркасе оештырган явыз инкыйлабка кадәр Чаллы белән Уфа арасында бернинди башкорт милләте дә яшәми, ул мәйданга һәр башкорт иренә 40ар дисәтинә имана җире бирелгәнгә күрә генә «башкорт сыйныфына» күчкән татарлар, типтәр һәм мишәрләр хуҗа булып тора. Яңавыл, Бүздәк, Кушнарен, Балтач, Чакмагыш, Калтасы, Аскын, Борай, Тәтешле, Мишкә, Яркәй, Бакалы, Кырмыскалы, Шаран, Ярмәкәй, Дәүләкән һ.б. зуррак авылларның һәркайсында, хәтта Уфаның үзендә дә татар байлары төзеп куйган мәчет-мәдрәсәләр, он тегермәннәре, тире иләү, икмәк пешерү, селте ясау, тукыма җитештерү фабрикалары чәчәк ата.

1788 елдан Октябрь инкыйлабына кадәр арада Уфа каласына мөфти итеп куелган 10 дин әһеленең берсе генә дә башкорт милләтеннән булмый. Уфадагы барча сәнәгать предприятиеләренең 80-90 процентын татар эшмәкәрләре үз кулында тота. Алай гына да түгел, Бөре, Бәләбәй, Эстәрлетамак, Мәләвез, Ишембай, Туймазы, бүген инде Чиләбе өлкәсенә бүләк ителгән Троицк һ.б. калаларга да татар сәүдәгәрләре хуҗа булып тора.

Ничек кенә усал һәм кискен булып ишетелмәсен, мәгәр XVIII гасыр ахырына чаклы киез тирмәләрдә яшәп, Урал иңкүлекләрендә көтү көтеп кенә гомер иткән башкорт милләте татар халкының атаклы Рәмиевләренә, Хөсәеновларга, Яушевларга, Уразаевларга тиң сыңар гына сәүдәгәрләр нәселе дә үстереп бирә алмый. Һәм иң-иң кыйммәтлесе — Октябрь инкыйлабына кадәр 500 мең чамасы гына тәшкил иткән башкорт милләте бернинди ялган ыруларга да, «көнбайыш» яисә көнчыгыш диалектта сөйләшүче кавемнәргә дә бүленеп йөрми.

«Ыруларны» башкорт «фәненә», «милләтне коткаручы» Шакиров белән Рәхимов төркеменә сатылган, үзе исә Чишмә районында туып-үскән елгыр мишәр Раил Кузеев табып бирә. Әлбәттә, бушка түгел. «Милләтне коткаручы юлбашчылар» бик тиздән аңа асаба йорттан фатир бүләк итә. Ике милләт арасына ут ташлаган шушы сатлыкҗанны «бөек галим» дигән эпитетлар белән мактый башлыйлар.

Ләкин җиһанда, Аллага шөкер, аек акыл белән гомер итүче зиһенлеләр бар бит. Шуларның тәнкыйтенә түзә алмыйча, «бөек» Кузеев тиздән йөрәк өянәкләре кичерә башлый, Ходай аны үз «куенына» ала. Тик яман чирләр үтә отышлы бит: Уфа каласында аның ялган уйдырмасын гимн урынына сузган мөтәгалим алмаш буын үсеп җитә. Әнвәр Әсфәндияров, Салават Хәмидуллин, Юлдаш Йосыпов, Рафил Асылхуҗин, Искәндәр Сәетбатталов… кебек мөтәгалимнәр элеккеге һәр волость исемен «ыруга» әйләндереп һәм һәрбер татар районнарының ызаннарына «ыру баганалары» сугып, Башкортстанның төньяк-көнбатыш мәйданында яшәгән татарларның муенына «башкорт» атлы тавык тәпие тагарга азаплана.

«Башкорт теленең төньяк-көнбайыш диалекты» дигән элмәк кидерергә маташу да — менә шушы ялган ташкынның бер өлеше. «Бармаем, кайткаем, кыдыл бодау», дип сөйләшкән өчен генә татарның бер кавеме дә «ысын башкорт» яки «асаба башкорт»ка әверелә алмый.

Урысларда, әнә, Псков яки Рязань төбәгендә яшәүчеләрне «вятич, полян, кривич» кабиләләренә бүләргә маташучы сыңар ахмак та юк. Ә татар — ул Россия мәйданында әле урысның үзеннән мең ел элегрәк үк үзенең тәүге дәүләтен төзегән һәм заманында ярты җиһанны дер селкетеп яшәгән бөек милләт! Ялган ярлык яисә черек тышау салып кына татар халкын тезләндереп булмас. Татар — мең ел буена бернинди кавем һәм ыруларга да бүленмәгән бөек милләт, шундый булып калыр!