Домой Жизнь татар Бармы андый

Бармы андый

0
Бармы андый

Самара, Ульян өлкәләре һәм Татарстан Республикасы белән чиктәш җирдә урнашкан Иске Фәйзулла  авылын зур да, кечкенә дип тә әйтеп булмый. Ул Карамалы елгасы буенда җәелеп киткән тигез яссылыкта төпләнгән гади генә бер татар авылы. Нәрсәсе белән танылган соң ул?!

Аны данлаган төп герой – татар халкының каһарман углы, бөек шагыйрь һәм рәссам  Гакил Сәгыйров. Аның гомере шушы авылда үткән һәм ул шунда җирләнгән дә.

Дөрес, тормыш дәвамында фаҗигале гомер кичергән башка бөек шәхесләрнең дә зур сәләт ияләре булуы билгеле. Мәсәлән, Никлай Островский. Бәхәссез, бу гражданнар сугышы герое — легендар шәхес. Ул чиксез фаҗигалы язмышка дучар булса да, үз исемен мәңгеләштерерлек бер роман язган кеше.

Тик шулай да, бу – идеаллаштырылган сәяси образ. Аның тормыш батырлыгы мисалында миллионлаган совет халкында озак еллар буена ватанпәрвәрлек (патриотизм) тәрбияләнде.

Инде Гакил Сәгыйровны алсак, аның газаплы тормыш юлында иҗат иткән дистәләгән шигьри җыетыклары һәм рәсемнәре – аны күпкә тирәнрәк ихтирам итүгә һәм үзенә күпкә югарырак бәя бирүгә лаектыр. Чөнки аның авызына каләм кабып язган шигырьләре, ясаган рәсемнәре – могҗизага тиң күренеш түгелме соң?!.

Дөрес, аның тормыш батырлыгы һәм иҗаты күпләргә таныш. Аның турында һәм аңа бирелгән мактаулы исемнәр турында да күп язылды, сөйләнде. Ә аның яшәү рәвеше, кешеләр белән булган мөнәсәбәте, сагынып сөйләрлек изгелекләре һәм аның матур кешелек сыйфатлары турында без күп  беләбезме соң?! Юк шул.

Мин Гакыйл абый Сәгыйров белән 1972 елда, ул үскән Һәм озак еллар яшәгән Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылының кияве булгач таныштым. Ул чакта мине бу авылдагы күп нәрсә хәйран калдырды: андагы табигатьнен гүзәллеге, кин урамнарында чылбырдай тезелгән күлләре һәм алар тирәсендә үскән биек таллар.

Әлбәттә, Гакил абый Сәгыйровка да менә шушы гүзәллекләр илһам биргәндер. Аларны ул үзенең рәсемнәрендә дә чагылдырган.

Хәрәрәкәтләнү мөмкинлегеннән бөтенләй мәхрүм булган килеш тә, ул шушы авылда аның рухи үзәге булып яшәде. Анын янына халык нинди генә йомыш белән килмәде: фоторәсемгә төшәргә, дәрес әзерлергә булышырга, киңәш сорарга, серләрен, кайгысын һәм шатлыгын бүлешергә килүчеләр яныннан беркайчан да өзелмәде.

Урамда да, өендә дә аның янәшәсендә һәрвакыта төркем-төркем яшьләр, бала-чагалар ыгы-зыгы килеп кайнаша торган булды. Янындагы ау мылтыгы, фотоаппараты һәм ул чакта сирәк кешедә очрый торган игәнәче нефтьчеләр бүләк иткән башка мавыктыргыч нәрсәләрнең булуы да моңа сәбәпче булганнардыр.

Гакил Сәгыйров авылда булган бар нәрсәләрдән хәбәрдәр булып, кичләрен радитапшырулар үткәрә иде. Аның өе каршындагы багана башына куелган радио ноктасыннан һәр кичтә төрле яңалыклар, татар көйләре яңгырап торды.

Гаҗәп, кайдан килде икән бу кешегә шулкадәр рухи ныклык, хисләр тирәнлеге һәм үзенә тарту көче?!

Аллаһы Тәгалә кешегә күп мөмкинлекләр, тормышны алып барырга сәләмәтлек, көч-куәт бирә. Кызганыч, исән чакта без мондый байлыкнын кадерен генә белмибез шул.

Гакил Сәгыйровнын эчке дөньясы, күңел сафлыгы аның иҗатында да ачык күренә. Анын тыйнаклыгы, сабырлыгы, түземлеге һәм анардагы кунел нечкелеге дә таң калдыра.

Тормыштагы бар булган гаделсезлекне, затсызлыкны да ул уз йөрәге аша кичереп, аларны шигырь юлларына тезде. Бер шигырендә ул:

Елар чагымда шаярдым, көлдем,

Йөрәк әрнүен мин шулай тыйдым,

Чыккан яшемне кеше курмәде,

Тозларын сыгып, җаныма җыйдым, – дип яза.

Җәмгыятебездә күзгә күренеп арткан әхлаксызлыкка җаны әрнеп:

«Яшьләрдән яңа токым чыгардык,

Вәхшилегенә түгел чыдарлык”, – дип яза.

Коточкыч фаҗига эчендә, язмыш читлегендә яшәсә дә, ул милләтебез хәлен, телебезне кайгыртып яшде:

“Мин – татар!” – дип, “Без – татар!” – дип,

Күпләр йөри күкрәк бәреп,

“Татарлыкны югалтмадык,

Үттек юлнын ин хәтәрен!”

Барып керсәң үз өенә,

Үсеп җиткән бәбкәләре,

Тәтелдиләр “кяфер” телдә,

Такмаганнар гына тере…» – дип ачынып яза ул.

Үзендәге каршылыклы хисләрен ничек җиңүе турында ул болай яза:

“Көрәшергә җитми көчем,

Баш иясем килми дошманга,

Дошманнарым күп булмасын өчен,

Әйләндерәм барсын дусларга», – дип яза.

Уйлап карасаң, моңа ни кадәр күңел киңлеге, бүтәннәрне санга санап, кичерә белү һәм башка матур кешелек сыйфатлары булу кирәк бит!

Тирән хисле, нечкә күңелле кеше буларак, ул үзенең фаҗигалы язмышын да онытып, үз җәмгыятенең, уз милләтенең киләчәген кайгыртып яшәде.

Гакил Сәгыйров һәрвакытта мәгълүмат үзәге, сәясәтче, акыллы киңәшче, юатучы, төшенкелеккә бирелгәннәрне рухландыручы дә булды. Бер генә адым да атларга, кул-аягын, гәүдәсен кыймылдатырга да мөмкинлеге булмаган кеше ничек боларны булдыра алды икән сон?!

Ул үз гомеренә кешене тынлый, анлый һәм анын шатлыгын-кайгысын да чын кунелдән уртаклаша белде. Нинди генә киңәшләр, сораулар белән килсәләр дә, ул беркемне дә ихтибарсыз калдырмады. Кемдер армиягә, яисә читкә китсә дә, кайтса да – аның белән исәнләшергә, яисә саубуллашып, сөйләшеп утырырга кермичә калмады. Бу хәл авыл халкында төпләнгән матур бер гадәткә әверелгән иде.

Аңарда ниндидер үзенә тарту көче, магнетизм бар иде кебек. Янында һәрвакытта төркем-төркем балалар булып, коляскасында үзен авыл урамындагы күлләр тирәсендә йөреттеләр. Ничә буын кешеләре аның сәкесендә дәрес әзерләп, акыллы киңәшләрен тыңлап үстеләр.

Авыл җәмгыятенең үзәге булып, халыкны берләштереп яшәү дәверендә ул бихисап матур истәлекләр һәм үзенә илаһи һәйкәл булырлык иҗади мирасын да калдырды.

 Гакил Сәгыйровнын шигырьләр һәм төрле әдәби әсәрләре басылган унлап китабы бар. Аларның исемнәрендә генә дә никадәр серлелек бар һәм аларга  тирән мәгънә салынган. Шуларнын берсе “Кабатланмас моң” дип атала. “Йөрәк сере” исемле китабындагы шигырьләр аеруча дулкынландыра. Анда иҗатының ин унышлы өлеше тупланган шул.

Ә анын Мәскәү сәнгать академиясенең ике курсын гәүдәсе хәрәкәтсез килеш, “иң яхшы” билгеләргә тәмамлавын ничек анларга?!

Ул әле ахыйрәттә дә милләтебез, телебез хәлен кайгыртып, безгә мөрәҗәгать итеп, кисәтеп тора сыман. Тик моңа бик күпләр битараф булып яшиләр шул әле.

Мәсәлән, ул авылдагы ике катлы мәктәпнең ишеге дә инде шактый еллар буена йозак эленгән хәлдә. Авыл балалары унбиш чакрымңагы мукшы авлына йөреп укыйлар.

Авыл торган саен картая. Биредә буш йортлар арта бара. Ә нинди бөек шәхесне тәрбияләп устерген авыл бит ул! Кемгә тиңләп була соң анын яшәү батырлыгын?! Дөньяда бармы икән тагын аның кебек авызына каләм кабып тетрәндергеч шигырьләр язган һәм сокланырлык рәсемнәр ясаган башка кешеләр?!

Кызганыч ки, озак еллар аның йорты ташландык хәлдә булып, коймалары ауды, йортын өй биеклек тигәнәк, шайтан таягы басты. Өе дә череп таушалды. Озак еллар аның музеен булдыру турында сүзләр барса да, проблема урыныннан кузгала алмады.

Дөрес, бу көздә Гакил Сагиров яшәгән өйне сүтеп, анда булачак музейның нигезе салынды. Аны музей төзү исәбенә җыелган акчага җәмгыять эшлеклесе Гата улы Вазйх Мөхәммәтшин эшләтте. Ләкин  биредә шагыйрь истәлегенә тиң музей төзелер дигән тулы ышаныч әлегә юк.

Хәзер Гакил Сагиров шигырьләрен урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү өчен актив хәрәкәт бара. Бу бит анын даны бөтен дөньяга таралачак дигән сүз! Менә шул вакытта аның тормыш юлы белән якынрак танышырга теләүчеләр дә булыр. Шунда алар бөек якташыбыз яшәгән Иске Фәйзулла авылына килергә теләсәләр, ниләр күреп китәрләр икән?!

Бу авылның тарихы турындвгы китап булдыру юлында хәзер актив эшчәнлек бара. Дөрес, башка авылларда узгандагы хәлләр турында төрле язмалар сакланган булса, мондагы 25-30 еллар элек булган хәлләр дә куе томан артындагы кебек хәлдә. Борынгылары турында инде сөйлисе дә юк.

Ә монда бит заманында танылган җәдитче, ахун Закир хәзрәт Шаммасов яшәгән һәм хезмәт иткән авыл турыда сүз бара. Аның хәзерге хәле рухы сүнеп, үлем көтеп яткан кешене хәтерләтә.

Арабызда бу хәлләргә колак салырлык, аларны үз йөрәге белән кабул итәрлек милләттәшләребез булса – уйлашырга, киңәшергә һәм ниндидер карарлар кабул итәргә кирәктер.

Фәрид  Шириязданов.