Домой Главные новости В области Башкорт чибәре шундый була

Башкорт чибәре шундый була

0
Башкорт чибәре шундый була

Үткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында башкорт тарихында беренче мәртәбә уздырылучы “Һы­лыукай-2020” бөтен­россия ма­турлык конкурсының ре­гио­наль этабы үтте.

– Самара өлкәсендә 8 мең башкорт яши. Кызганычка, Самарада яшәүчеләре генә конкурста катнаша алды. Чөнки, коронавирус пандемиясе сәбәпле, районнардан катнашучыларны чакырып китерергә мөмкин булмады. Ләкин киләчәктә, вирус белән бәйле вазгыять сүрелгәч, мондый конкурсларны даими рәвештә үткәреп килергә мөмкин булыр, дип исәплим, – диде Самараның “Башкорт Королтае” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камилә Сизякова.

Конкурсны да, башлыча, ул һәм “Ләйсән” башкорт халык ансамбле җитәкчесе Рәүдә Шәймарданова оештырдылар. Чарада биш чибәр кыз – Эльвина Низаметдинова, Эльвира Шаһиәхмәтова, Айгөл Азелкиреева, Зифа Хәмидуллина һәм Лилия Азелкиреева катнашты. Алар башкорт телен һәм мәдәниятен камил белүдән тыш тагын бик күп талантларга ия булуларын күрсәтергә тиешләр иде.

Конкурсның беренче өле­шендә кызлар үз-үзләрен башкорт телендә тәкъдим иттеләр. Бу бирем әллә ни зур кыенлык тудырмады. Матур кызларның авызыннан чыккан башкорт сүзләре яшь буын башкортларының милли җанлы булуын дәлилләп, конкурска милли колорит өстәде.

Икенче этапта чибәр­кәй­ләрнең иҗатка да сәләтле булулары ачыкланды. Эль­вира Шаһиәхмәтова, Ай­гөл һәм Лилия Азелкиреевалар башкорт биюен биеп күрсәттеләр. Һәр номер үзен­чәлекле булып, чыгышларда милли кием матурлыгы, башкорт хатын-кызларының салмаклыгы, эчке энергетикасы чагылды. Эльвина Низаметдинова җирле язучы һәм шагыйрә Һәдия Дәүләтшинаның шигы­ренә мөрәҗәгать итте, ә Зифа Хәмидуллина моңлы җыр сузды. Барысын да жюри алкышлар белән кабул итте.

Конкурсның ахыргы өлеше дә башкорт телен белүчеләрдә зур кыенлык тудырмады, жюри сорауларына төгәл һәм тулы җавап бирергә генә кирәк иде. Менә шунда башкорт телен белү дәрәҗәсе тулысынча күренде дә инде һәм, нәтиҗәдә, гран-при, таҗ һәм Бөтенроссия конкурсына юллама Тимер юл дәүләт университеты студенткасы Эльвира Шаһиәхмәтовага тапшырылды.

Беренче урын – Айгөл Азелкиреевага, икенчесе – Зифа Хәмидуллинага, ә өченче урын Лилия Азелкиреевага һәм Эльвина Низаметдино­ва­ларга бирелде. Ахырда “Һы­лыукай-2020” бөтенроссия матурлык конкурсы җитәкчесе Артур Алибәков сүз алып:

– Башкорт телен камил бел­мәгән кызларны да читкә типмибез. Әле вакыт бар, финалга әзерләнгән арада телләрен чарларга өлгерерләр. Самара, һәрвакыттагыча, конкурска әйбәтләп әзерләнгән, кызларда җиңүгә омтылыш та бар, бәйге киеренке мохитта, кызыклы узды. Бөтенроссия бәйгесендә дә Самара вәкиле сынатмас, дип фикерлим, – диде.

“Һылыукай-2020” бөтен­рос­сия матурлык конкур­сының финалы 3 декабрьдә Уфада узачак. Самара башкортлары гына түгел, татарлары да Эльвира Шаһиәхмәтова өчен җан атып торачак, дип ышанабыз.

Светлана Акирова.

Бердэмлек