“Башкортостан” газеты үзен татар санаган мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхинең ата-бабалары башкорт дип язып чыкты

0
150

Хәния Фәрхи Азатлыкка әңгәмәдә үзен татар дип санавын әйткән иде.

Уфада чыгучы “Башкортостан” иҗтимагый-сәяси газеты Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең ата-бабалары башкорт дип язып чыкты.

“Архив документларына ярашлы, Хәния Фәрхинең ата-бабалары Башкортстандагы Себер юлы, Танып волосте Кайпан түбәсе Бүлегарт-Кайпан авылыннан асаба башкортлар булган” диелгән басмада.

Хәния Фәрхи үзе Тәтешле районы Салаюа авылыннан. 2015 елда Уфада чыккан “Башкорт ырулары тарихы. Танып” (“История башкирских родов Танып”) китабында да Хәния Фәрхинең нәселе башкорт дип язылган иде. Ул вакытта Хәния ханым Азатлыкка биргән әңгәмәдә моны кире какты.Күңелем белән чеп-чи татармын. Үземне чын татар саныйм

“Авылыбыз 15 ел элек юкка чыккан анысы. Тик анда башкортча сөйләшүче гомергә дә булмады. Дәү әнинең сөйләгәне истә: элек авыл икегә бүленгән булган, бер ягында – типтәрләр, икенче ягында мишәрләр яшәгән. Нәселемне тикшереп язганнар икән – нишлисең инде… Кешене мәҗбүр итеп теге яки бу милләт вәкиле итеп булмый шул. Көлке бит! Сүз дә юк, башкорт халкын бик яратам, хөрмәт итәм. Үзем исә күңелем белән чеп-чи татармын. Үземне чын татар саныйм. Әле тарихчы Альберт Борһановны авылыбызга алып кайтып, тарихны өйрәнергә исәп. Хәзер моңа вакытым бар”, дип сөйләгән иде Хәния Фәрхи.

2015 елда Хәния Фәрхи Омскидагы концерттан соң: “Тетрәндергән мизгелләр булды. Әтием-әнием сөйләвенә күрә, минем әтиемнең туганнан-туган абыйлары “кулак” тамгасы белән Себер ягына сөрелгән булган. Прокопьевски шәһәрендә Зөләйха исемле апаның елый-елый, 1931 елны аларны әтиләре алып килгәнен, вагон-вагон 50 меңләп кеше сөрелгән ул вакытта, күпме кешенең вакытсыз үлеп калганнарын сөйләве тетрәндерде. Залда исән калган иң көчлеләренең балалары, оныклары утырды бит инде, бәлки анда минем туганнарым да булгандыр”, диде Азатлыкка.

Хәния Фәрхи 2017 елда 57 яшендә вафат булды.

* * *

Русиядә апрель аенда халык санын алу узачак. Шушы җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру тырышлыгы көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Аларның теле дә башкорт теленең “төньяк-көнбатыш диалекты” дигән фикер алга сөрелә. Моны рәсми оешмалар да куллана. Башкорт галимнәренең татарларны башкорт дип исбатлаулары күп очракта шәҗәрәләргә таянып эшләнә.

azatliq

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here