Домой Главные новости В стране и мире Башкортстаннан хәзрәт: Мөселманнарны Татарстан, Башкортстанныкы дип бүләргә ярамый

Башкортстаннан хәзрәт: Мөселманнарны Татарстан, Башкортстанныкы дип бүләргә ярамый

0
Башкортстаннан хәзрәт: Мөселманнарны Татарстан, Башкортстанныкы дип бүләргә ярамый

«Диндә милләтчелек булырга тиеш түгел», — ди дин әһеле.

XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Башкортстаннан килгән Фиркать хәзрәт Шакиров фикеренчә, Ислам динендәгеләрне Башкорстан, Татарстан мөселманнары дип бүләргә ярамый.

«Дин турында сөйләшкәндә, милләтне искә алалар. „Башкортстан, Татарстан мөселманнары бар“, — диләр. Дөрес түгел бу. Динебездә милләт дигән әйбер булырга тиеш түгел. Динебез бер бит безнең. Татар, башкорт мөселманнары дип бүләргә кирәкми, ярамый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фиркать хәзрәт әйтүенчә, татар һәм башкорт халкына берләшергә кирәк

«Динне яхшы алып барсак, диндә милләтчелек булмавын күрсәтсәк, ике республика арасындагы аңлашылмаучанлыклар бетәр. Берләшергә тиешбез. Без — тугандаш халыклар бит, тамырларыбыз, динебез бер», — диде ул.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов