«Батыр» егетләре Самараны таныта

0
75

Самара өлкәсендә “Бердәмлек” газетасын, “Самар татарлары” журналын, татар сайтларын даими укып баручы якташларыбыз Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Батыр” көрәш мәктәбе егетләренең яңа җиңүләр яулавын яктырткан язмалар белән һәрдаим танышып торалар. Шушы мәкалә аша газета укучыларын чын батырлар әзерләүче мәктәпнең тормышы, ышанычлы дус та, тәҗрибәле мөгаллим дә була алган тренерлары, зур җиңүләргә ирешкән батырлары белән таныштырачакбыз.

Көрәш – татар халкының яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган киң таралган милли ярышларның берсе ул. Ул буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Татарлар күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә татар көрәше торган саен популярлаша бара, көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре ачыла.

“Эшче кыйммәт түгел, башчы кыйммәт”, дигән бик дөрес әйтем бар. Һәр эшнең башында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, авырлыклардан курыкмаган кешеләр булуы мөһим. Ә балалар белән эшләү өчен аларны чын күңелдән яратучы, киләчәкләре өчен янып-көеп йөрүче җитәкчеләр кирәк. Самара өлкәсендә көрәш батырлары әзерләүче “Батыр” спорт мәктәбенең баш тренеры Руслан ЙОСЫПОВ нәкъ менә шундый кеше.

– Руслан Наилевич, “Батыр” мәктәбе кайчан һәм кем инициативасы буенча оешты?

– Моннан ун еллар чамасы элек, без, көрәшчеләр һәм татар активистлары, Сабантуе уздырырга әзерләнеп йөргән вакытта, эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Минәхмәт Хәлиуллов Самарада көрәшчеләр мәктәбе ачу тәкъдиме белән чыкты. Бу идея СССРның спорт мастеры, СССР Кубогы иясе булган халыкара ярышлар призеры, Бөтенроссия категориясендәге хөкемдар, гомумән, спортта да, тормышта да хөрмәт иясе булып танылган Рәшит Утешев тарафыннан да хупланды, миңа да кызыклы булып тоелды. Билгеле инде, без шунда ук “Яктылык” мәктәбе директорына юнәлдек. Радик Рәвгатович та идеябезне хуплап, безгә мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсен бирде һәм шунда шөгыльләнә башладык.

Шулай итеп, мин дә “Яктылык” мәктәбенә физкультура укытучысы булып килдем. Ул вакытта профессиональ спортчы, грек-рим көрәше һәм милли көрәш буенча спорт мастеры булуыма карамастан, бөтенләй башка юнәлештә эшли идем. Тренерлык юлына бастырганы өчен Рәшит Садыйковичка бик рәхмәтлемен.

– Сез “Яктылык” мәктәбе укучылары белән генә шөгыльләнәсезме, әллә спортчыларны читтән дә аласызмы?

– Беренче төркемнәр “Яктылык” укучыларыннан гына җыелган иде. Бераздан Рәшит Садыйкович эшләгән “Виктория” спорт мәктәбе белән хезмәттәшлек итә башладык. Анда татар балалары күп йөри. Тора-бара алар да “Яктылык” мәктәбе тирәсендә җыелдылар. Аннан Безымянкада яшәүче башка милләт балалары да мөрәҗәгать итә башладылар.

– “Батыр” клубында шөгыльләнү түләүлеме?

– Бушлай. Безнең спорт мәктәбенә күбесенчә уртача керемле гаиләләрдән чыккан, яисә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар килә. Алар спортка омтылалар, ә түләүле секцияләр өчен түләргә мөмкинлекләре юк. Ничек ул баланы кире борып җибәрәсең инде?

– Руслан Наилевич, сезнең спорт мәктәбендә ничә яшьтән башлап шөгыльләнергә мөмкин?

– Бүгенге көндә иң яшь төркем бәләкәчләренә 4 – 6 яшь. Бу Радик Рәвгатович тәкъдиме белән оештырылган төркем. Анда башлыча “Яктылык” мәктәбенең әзерлек сыйныфына йөрүче балалар шөгыльләнәләр.

– Шушы 10 ел эчендә сезнең мәктәп күпме көрәшче үстерде?

– Төгәл генә әйтә дә алмыйм инде. Бик күп. Хәзерге вакытта гына да 120ләп бала йөри.

– Сезнең кул астында тәрбияләнүчеләр арасында профессиональ спортны сайлаучылар бармы?

– Бар, әлбәттә. Бүгенге көндә ике егетебез – Камил Әхмәтвәлиев һәм Абдекәрим Шералиев Россиянең спорт мастерлары. Шулай ук Илмаз Мәзгутов, Дамир Хилялов, Александр Измалкин, Ленар Сафин да спорт мастерына кандидатлар.

– Димәк, алар да тиздән спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешәчәкләр?

– Кызганычка, көрәштә бер нәрсәне дә алдан фаразлап булмый. Имгәнүләр дә, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.

– “Батыр” көрәшчеләре катнашкан иң беренче ярышларны хәтерлисезме?

– Бик яхшы хәтерлим. Ялгышмасам, 2014 ел иде бугай. Без, Владимир шәһәрендә узган Россия беренчелегендә катнашып, бик уңышлы чыгыш ясаган идек: беренче һәм ике өченче урынны алып кайттык. Шуннан соң, безнең уңышлар турында ишетеп белүчеләр, “Батыр”га тартыла башладылар, бүлмәбездә урын җитми башлады. Бүген без, директор рөхсәте белән, мәктәпнең зур спорт залында ярышларга әзерләнәбез. Бик зур рәхмәт аңа. Залда ремонт ясадык, көрәш спорты өчен махсус келәм сатып алдык. Чөнки уңышларга ирешү өчен укучыларга тиешле шартлар да булдырырга кирәк бит.

– Нинди ярышлар көрәшчеләр өчен иң мөһим?

– Һәрбер спортчы өчен Олимпия уеннарында катнашу – спортның иң югары ноктасы инде ул. Үткән гасырның 60нчы елларында Самара өлкәсеннән Олимпия уеннарында якташыбыз, атказанган спорт мастеры Наил Гәрәев катнашкан иде. Без аның белән бик горурланабыз. Әлегә безнең укучылар андый үрләр турында хыялланалар гына. Әмма шактый зур уңышларга ирешкән көрәшчеләребез бар. Мәсәлән, 4 – 7 апрельдә Сургут шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында Камил Әхмәтвәлиев – икенче, Кәрим Әхмәтвәлиев һәм Айдар Галимов өченче урыннарны яуладылар. Март азагында Идрис Сапуков Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүгә иреште. Ул Уфада узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак. Шушы көннәрдә Абдекәрим Шералиев һәм Камил Әхмәтвәлиев Владивостокта узучы Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнәләр.

– Сез Россиянең төрле төбәкләрендә узган ярышларда бик еш катнашасыз. Юл чыгымнарын кем түли?

– Бу иң катлаулы сорауларның берседер, мөгаен, – дип авыр сулап куйды Руслан Наилевич. – Көрәш мәктәбен ачып җибәрергә Минәхмәт Хәлиуллов ярдәм итте. Спорт залы мәсьәләсен Радик Рәвгатович хәл итте. Ә калганын үз көчебез белән алып барабыз. Кайвакыт минем дусларым, танышларым булыша, вак-төяк кирәк-яраклар белән ата-аналар ярдәм итә. Мәсәлән, моннан 7 еллар элек махсус келәм сатып алу өчен бик озак акча җыйдык. Ахырда җитмәгән сумманы Илшат Алмасович Бикташев өстәде. Бик зур рәхмәт аңа. Шуннан соң мин үзем Мәскәүгә барып, келәмне алып кайттым. Искә ала башласаң, маҗараларым хикәя язарлык. Хәзер ул келәм дә таушалды инде, яңасын алу өчен каян акча алырга, кемнән сорарга, дип баш ватам әле менә. Бәяләр дә үсеп тора, җитмәсә.

Ә юл чыгымнарына килгәндә, бусы бераз җиңелрәк дисәм дә була. Чөнки “Батыр”да шөгыльләнүче көрәшчеләрнең күпчелеге өлкә җыелма командасы составына керәләр һәм шәһәрнең төрле спорт мәктәпләрендә исәптә торалар. Шуңа күрә ярышларда катнашу чыгымнары шул спорт мәктәпләре бюджыннан түләнә. Шулай да, өстәмә чыганаклардан башка гына спорт мәктәбе яши алмый. Шуңа күрә ярдәм итүче һәрбер якташыбызга рәхмәтле булыр идек.

– Әгәр дәресләрне түләүле ясасагыз, җиңелрәк булмасмы?

– “Батыр”ның идеологиясе акча алып эшләү түгел, яшь буын спортчыларын лаеклы итеп тәрбияләүне күздә тота. Балалар киләчәктә мөстәкыйль булсыннар, начар гадәтләр, тәртипсезлекләр ымсындырмасыннар, дип тырышабыз. Безнең уйларыбызны хуплаучы, бу изге эштә катнашырга теләүчеләр күбрәк булса, әлбәттә, бик шат булыр идек. Самарада безнеке кебек бушлай эшләүче спорт секцияләре башка юк бит.

– Руслан Наилевич, ә сез “Батыр”да бердәнбер тренермы?

– Юк, безнең мәктәптә тагын бер тренер бар. Равил ага Фәйзуллов бик тәҗрибәле профессиональ көрәшче. Гомере буе хәрби кеше булган, хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырырга яратмый, яшьләргә тәрбия бирүдә катнаша, һөнәри осталыгы белән уртаклаша. Безнең көрәшчеләр гаиләсендә ул иң олы һәм иң мөхтәрәм кеше. Безгә ул әти дә, бабай да. Көрәшчеләр арасында олыларга карата ихтирам күрсәтү төп төшенчә булып тора. Шуңа күрә Равил абый безнең өчен дус та, тәнкыйтьче дә, ярдәмче дә. Ул һәрвакыт безнең белән бергә.

Гомумән, көрәшчеләрнең берәрсе авыр хәлгә очраса, ике дә уйламыйча, ярдәмгә ташланабыз. Мәсәлән, чит шәһәргә баргач, кунарга урын тапмасаң, син үзең кебек көрәшчеләр ярдәменә таяна аласың. Бу – беркая да язылмаган канун, һәм ул көрәшчеләрне эчке тәртип дигән нәрсәгә өйрәтә. Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәтле булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Җиңүгә ирешү өчен дөрес туклану, саф һавада йөрү, алкоголь, тәмәке кулланмау, физик эш белән шөгыльләнү, көн саен күнекмәләр ясау, үзеңне чыныктыру гына да җитми. Иң беренче чиратта ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында югалып калмау. Шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Мактанып әйтүем түгел: теләк булганда, безнең кебек 16 квадрат метрлы класс бүлмәсендә шөгыльләнеп тә, Россия чемпионы булып була. Мондый спорт мәктәпләре тагын берәр кайда күргәнегез бармы? Минемчә, безнең “Батыр” беренче шундый клуб, – дип тәмамлады сүзен дистәләгән көрәшчеләрне зур җиңүләргә илткән тренер.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here