Домой Жизнь татар Батырларның батырлары Биектауда очрашты

Батырларның батырлары Биектауда очрашты

0
Батырларның батырлары Биектауда очрашты

Узган ял көннәрендә Биектауда каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә чираттагы көрәш турниры узды. “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган бәйге быел да колач җәеп каршы алды.

50дән артык команда, 400дән артык көрәшче, тулы ике көн дәвамында барган көрәш… – Муса Җәлил (көрәшчеләр теле белән әйткәндә) бәйгесенең беркем аңлатып бирә алмый торган әнә шундый дәрәҗәсе бар. Дөресен әйтергә кирәк, татарча көрәш буенча иң саллы, иң абруйлы ярыш бу. Аның белән хәтта Татарстан чемпионаты да исәпләшә алмыйдыр. Халык та ярата бу бәйгене, көрәшчеләр дә үз итә. Тамашачылар турында әйтеп тә торасы юк. Күз алдына китерегез: турнирның беренче көне иртәнге тугыздан башлап, кичке тугызларга кадәр дәвам итте. 12 сәгать дәвамында “Биектау” спорткомплексы гөр килеп торды, халык таралмады, көрәшчеләр арымады. Оештыручыларга исә “Алла ярдәм бирсен!” дип телисе генә калды.

Әйе, көрәшчеләр дә бу турнирны ярата. Ачык статуска ия булгангадыр бәлки. Шуңа да әнә Биектауга Оренбург, Мари Иле, Чувашстан, Башкортстан кебек якын-тирә төбәкләрдән генә түгел, хәтта Себердән – Төмән өлкәсеннән дә бик көчле батырлар килгән. “Манзара” премиясендә күрергә хыялланган Турал Азимов та әнә Биектауга килми булдыра алмаган (килеп кенә калмыйча, Муса Галләмовка гына оттырып, икенче урынны да яулады бит әле). Дөрес, читтән килгән көрәшчеләрнең барысы да диярлек биредә Татарстан районнары өчен бил алышты. Теләче, Балык Бистәсе, Чистай районнары өчен. Составында дөнья чемпионнары булган егетләр чыгыш ясаган, Татарстан бәйгеләренә үз көрәшчеләрен алып килә алмаган Чистай командасы әнә турнир таблицасында 14нче урынга ук менеп кунаклады. Көрәш дөньясыннан артарак калган кеше: “Чистай техникумында Данил Галиев, Ильяс Галимов һаман көрәшә дә, Мәгаз Сәхабетдиновлар һаман остазлык итәме әллә”, – дип уйлап куяр, билләһи.

Командалар беренчелегендә дә кискен көрәш барды бу ике көндә. Беренче өчлеккә керү өчен Теләче, Әлмәт, Зәй командалары җан тартышты. Ахыр чиктә шул тәртиптә урнаштылар да. Ун мөмкинлектән биш алтын яулаган Теләчеләрнең нәтиҗәсе сокланырлык, әлбәттә. Бу очракта аларның чемпион калган ике көрәшчесенең генә Теләчедә тууын истә тоту да кирәкмидер, безгә калса.

Һәр турнирның үз каһарманнары була. Быел андыйлар исәбенә Балтачның данлыклы көрәшчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы (әйе, көрәшебездә андый исемнәр дә бирелә иде) Ринат Хәйретдиновны да, бишенче тапкыр рәттән Муса Җәлил турнирын откан Ренас Кәлимуллинны да, бу ярышларда тугызынчы җиңүен яулаган Биектау батыры Раил Нургалиевны да кертергә мөмкин. Хәер, бәлки аерым алып атарга кирәкмидер. Келәмгә чыккан һәр батыр – барысы да үз егетләребез, үз каһарманнарыбыз.

Муса Җәлил истәлегенә уздырылган бәйгенең 2020 елдагы батырлары:
60 кг. – Ришат Исхаков (Чаллы)
65 кг. – Илнар Закиров (Алексеевск)
70 кг. – Динар Кәримуллин (Теләче)
75 кг. – Артур Зөлкәрнәев (Теләче)
80 кг. – Ренас Кәлимуллин (Теләче)
85 кг. – Ранис Галимуллин (Теләче)
90 кг. – Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы)
100 кг. – Раил Нургалиев (Биектау)
130 кг – Муса Галләмов (Теләче)
Авыр үлчәү – Сергей Павлик (Зәй).

Командалар беренчелеге:
1.    Теләче
2.    Әлмәт
3.    Зәй
4.    Чаллы
5.    Биектау
6.    Арча
7.    Түбән Кама
8.    Лаеш
9.    Актаныш
10.     Авиатөзелеш-Яңа Савин

Р.S. Ярышларны ачу тантанасында узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы көрәшчеләрне, тренерларны һәм журналистларны бүләкләделәр. Каләм осталары номинациядә “Шәһри Казан” газетасыннан бер юлы ике журналист – Радик Сабиров белән Фәрит Салихов бүләкләнде. Муса Җәлилдә безнекеләр дә каһарманнар арасына керде димәк!

shahrikazan