Домой Главные новости “Бердәмлег”егезне югалтмагыз…

“Бердәмлег”егезне югалтмагыз…

0
“Бердәмлег”егезне  югалтмагыз…

Вакыт дигән нәрсә шулкадәр тиз үтә ки, сизмисең дә. Әле кичә генә татар халкының күренекле җырчысы, композиторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Газиз Айдарскийның кызы, заманында танылган балерина, бик тере һәм иҗат утында янып яшәүче Әлфия Айдарская “Бердәмлек” редакциясендә кунакта булып киткән иде. Очрашуда “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, Са-мараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары, Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы активистлары катнашкан иде. Әлфия ханым әнисенең һәм әтисенең иҗатын барлау һәм саклау турында сөйләде, кызыксындырган сорауларыбызга җавап бирде, киләчәккә планнары белән та-ныштырды. Ул үзе язган китапларын, композиторның “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар җыентыгын бүләк иткән иде.

Менә Әлфия апа кабат Самарада. Бу юлы ул кайгылы миссия белән килгән. Тәүге очрашуда алар Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин белән бик нык дуслашып киткәннәр иде. Аның вафаты турындагы хәбәр Әлфия Газиз кызына бик нык тәэсир иткән. Чакыру алгач, ул беренче редакторыбызның елына ашкынып килеп җиткән.

Әлбәттә, Казан кунагы өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары, редакция хезмәткәрләре һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары белән кабат очрашырга да ризалыгын белдерде. Чара өлкә Халыклар дуслыгы йортында, дустанә атмосферада узды. Әлфия Газиз кызы аны бик тә җылы каршы алган самаралыларга рәхмәтен белдерде һәм яңа гына табадан төшкән “Мәңгелек юлында…” китабын бүләк итте. Басмада Сара Садыйкова турында газета-журналларда төрле елларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Анда Рәф-гать Әһлиуллиның да язмасы кергән.

– Рәфгать әфәнде белән танышып калганыма мин бик шатмын. Кызганыч, ул вакытсыз арабыздан китте. Милли җанлы, газета өчен янып-көеп яшәгән кеше иде. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, язучы-прозаик Нурислам Хәсәнов та Рәфгать әфәнде турында бик җылы сүзләр әйтеп, сезгә сәламнәрен юлладылар.

“Бердәмлек”нең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул Самара өлкәсендә яшәүче татарларны берләштерә. Бүген безнең халыкка берләшергә, милли проблемаларны бергәләшеп хәл итәргә кирәк.

Ә Рәфгать Нәбиулла улы башлап җибәргән эшне дәвам итүләре өчен редакциянең бүгенге хезмәткәрләренә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм, – дип Әлфия Айдарская “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Эльмира Варфоломеевага “Мәңгелек юлында…” китабын бүләк итте. Шундый ук бүләк өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюповага да тапшырылды.

Рәфгать абыебызның тормыш иптәше, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Фатыйма ханым: “Әлфия Айдарская әтисенең һәм әнисенең иҗатларын пропагандалау, исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Сара Садыйкова истәлегенә Казанда һәм Мәскәүдә концертлар, очрашулар оештыра. Шундыйларның берсенә быел мине дә чакырган иде, – дип сөйләде.

– Миннән еш кына, ни өчен концертларга билетларны түләүле ясамыйсыз, дип сорыйлар. Андыйларга, Сара Садыйкова иҗаты сатылмый, дип җавап бирәм. Гомумән, сәнгать халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип саныйм, – дип сөйләде Әлфия Газиз кызы.

Очрашуга килгән өлкә “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Асия Шәймарданова яшьлегендә Сара Садыйкованың тере тавышын ишетергә насыйп булуы турында хатирәләре белән уртаклашты. “Бу 1959 ел иде. Мин Куйбышев филармониясенә Сара Садыйкованың концертына эләктем. Ап-ак күлмәктән, рояль янына басып, “Көтәм сине” җырын башкаруы бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта 8 сыйныф укучысы гына булсам да, бу җыр миндә нык тәэсир калдырды”.

Чара истәлекләргә үрелеп барды. Ә Әлфия ханым Айдарская, юк-юк та, сүзне “Бердәмлек” газетасы проблемаларына, беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга борды. Редакциянең күптәнге дусты Разия Әюпова да: “Киләсе елга яраткан газетабызның 30 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан Рәфгать Нәбиулла улына, соң булса да, “Камышлы районының Мактаулы гражданины” исемен биреп булмасмы?” – дип сорап куйды. Эльмира Варфоломеева һәм чарада катнашучылар: “Бик яхшы тәкъдим бу”, – дип аның сүзләрен хупладылар.

Ахырда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова чарада катнашучыларны чәй өстәле артына чакырды. Анда да сүз Сара Садыйкованың иҗаты турында барды, җырлары яңгырады. Разия апа Әюпова мөхтәрәм кунакның җилкәсенә матур чәчәкле шәл-яулык япкач, Әлфия Айдарскаяның йөзе тагын да матураеп, яктырып киткәндәй булды. Аңа әллә нигә дә 94 яшь бирмәссең! Әлфия ханым самаралыларга, бу очрашуны оештырган өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюповага һәм оешма активисты Фатыйма Әһлиуллинага зур рәхмәтен белдерде.

Алия АРСЛАНОВА.

Әлфия АЙДАРСКАЯ (алгы рәттә сулдан өченче) белән очрашуда катнашучылар

Бердэмлек