Бердәмлек булмаса, чирне җиңеп булмый

0
38
pub-ini.ru

8 октябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында губернатор Дмитрий АЗАРОВ инициативасы белән оештырылган видеоконференция үтте. Чара өлкәдә COVID-19 вирусының гаять күп таралуына һәм саклану чараларына багышланган иде.

– Медицина оешмаларының егәрлеге чиксез түгел. Авыручылар саны тәүлегенә 700дән артып китте. Өлкәнең иң зур госпитальләрендә дә авыруларны кабул итү өчен урыннар, дарулар, кислород, табиблар һәм медперсонал җитешми. Безгә яңадан-яңа инфекция бүлекләре ачарга, планлы операцияләрне, коронавирусы булмаган авыруларны кабул итүне туктатып торырга туры килә, – дип хәбәр итте Середавин исемендәге хастаханә инфекционисты Елена Стребкова.

Аның сүзләренә караганда, авыручылар саны кискен рәвештә артып киткән, кислородка мохтаҗ булучылар саны гына да 4 меңнән артык. Һәр авыру кислородка тоташтырылган, ә кислородтан башка алар яши алмыйлар.

Әлеге конференциядә Linde Group һәм ПАО «КуйбышевАзот» компанияләре вәкиле Виталий Браун катнашты. “Пандемия башланганнан бирле безнең оешма өлкәне тулысынча кислород белән тәэмин итеп тора иде, – дип белдерде ул. – Пандемиягә кадәр көненә 40 тонна кислород җитеп торган булса, хәзерге вакытта 90 тонна җитештерелә, һәм ул да аз, кайчакта башка регионнардан китерергә туры килә”.

Регионның җитештерү сәнәгате җитәкчесе Андрей Шамин өстәмә кислород бүлеп бирү турында кайгыртырга вәгъдә итте, ләкин медперсоналга кислородны саклабрак куллану кирәклеген аңлату турында искәртте.

Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Светлана Архипова да хәлнең мөшкел булуына басым ясады.

– Үткән елның шушы вакыты белән чагыштырганда, авыручылар саны 4,7 тапкыр артып китте. Тулаем Россия буенча алганда, безнең өлкәдә авыручылар иң күбе. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында авыручылар саны арта баруы борчый. Төркем-төркем булып чирләмәсеннәр өчен, сәүдә үзәкләренә, кино-концертларга йөрүне туктатырга, төркемнәргә җыелмаска, битлек киеп йөрергә, кулларны гел эшкәртеп торырга кирәк. 18 яшьтән олыракларга вакцина ясатудан куркырга кирәкми. Кемнең мөмкинлеге бар, яисә температура, ютәл булган очракта, шундук изоляциягә китәргә кирәк.

Шуны аңлагыз, тик вакцина гына сезне коткарачак. Табибларның 80 проценты прививка ясатты инде. Халыкның да 80 проценты прививка ясатса, авыру чигенер иде. Ләкин юк, хастаханәләргә авыр хәлдә эләгүчеләрнең 90 проценты вакцинация үт-мәгән. Ә ясаткан булсалар, җиңелрәк авырырлар һәм күпчелеге исән калыр иде. COVID-19 озакка килде һәм аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк булачак.

Балаларның инфекция хастаханәсенең баш табибы Сергей Китайчик COVID-19ның үзгәрүгә сәләтле булуын билгеләп үтте. “Элек балалар бик сирәк авырган булсалар, хәзер 7 – 15 яшьтәге яшүсмерләр дә бик каты авырыйлар һәм үлем-китү очраклары да ешая бара, – дип сөйләде ул. – Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы зыян күрә. Зинһарлап сорыйм, үзегезгә дә, яшүсмер балаларыгызга да прививка ясатыгыз!”

Социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министры Марина Антимонова да прививкаларга кагылышлы мисал китерде:

– 2020 елда пансионатлардан һәм олылар йортларынннан авыручыларны ашыгыч ярдәм машиналары пачкалап төяп китәләр иде. Ә хәзер аларның барысына да прививка ясатылган һәм авыручылар саны анда 1 проценттан да кимрәк. Әгәр барыбыз да прививка ясатсак, чир болай азып китмәгән булыр иде. Киреләнеп, яисә социаль челтәрләрдә таратыла торган ялганга ышанып, якыннарыгызны югалтасыз бит! Табиблар да сугыш вакытындагы кебек ялсыз-йокысыз эшлиләр, жәлләсәгез иде бераз үзләрен. Медперсонал җитмәгәнлектән студентлар эшли бит инде больницаларда, аңлагыз шуны! – дип ачынып сөйләде. – Әйе, теләмәгән кешене ничек тә сәламәтләндереп булмый. Үзегез үк, коронавирус белән санлашмыйча, авыру таратып йөрисез, ә авыргач, ашыгыч ярдәм машинасын көтеп ала алмыйча вафат буласыз…

Ахырда сүз алган Дмитрий Азаров социаль челтәрләрдә, халык арасында прививкаларның зыяны турында сөйләп йөрүчеләрне, антипропаганда алып баручыларны махсус исәпкә алырга кирәклеге турында әйтеп үтте:

– Авыру бик тә катлаулы. Хастаханәдән чыккач та әле озак вакыт реабилитация үтәргә, кайчакта инвалид булып калырга да мөмкин. Авыру башланганда, вакцина сорап хатлар яздыгыз, ә хәзер, прививка булдырылгач, ясатмыйча үзегезнең дә, гаиләгезнең дә тормышын куркыныч астына куясыз. Барыгызны да үзегез өчен дә, җәмгыять өчен дә җаваплы булырга өндибез. Прививка ясатмасак һәм бердәм булмасак, бу чирне җиңә алмаячакбыз!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here