Домой Жизнь татар Татары в регионе «Бердәмлек»нең ышанычлы терәге

«Бердәмлек»нең ышанычлы терәге

0
«Бердәмлек»нең ышанычлы терәге

Ун елдан артык «Бердәм­лек» газетасында баш хисапчы булып Әминә Якуб кызы Мортазина хезмәт итә. Ул гаҗәеп тыйнак, сизгер һәм динле кеше. Газетаның беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһ­лиулин аны, беренче чиратта, һөнәри осталыгы һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен хөрмәт итә иде. «Ниһаять, безгә дә бәхет елмайды», – дия иде ул. Рәфгать Нәбиулла улы вафат булганнан соң, Әминә ханым шулай ук газетаның яңа җитәкчесе Эльмира Варфоломееваның да ышанычлы терәге булды. Аның тәҗрибәсе һәм зирәклеге һәрвакыт ярдәмгә килә.

Газета Әминә ханымның төп эш урыны түгел. Инде егерме ел ул Самара өлкәсе мөсел­маннары Диния нәзарәтенең дә хисапчысы булып тора. Аны биредә дә профессиональлеге һәм кешелеклелеге өчен хөрмәтлиләр һәм югары бәялиләр. Аның сүзләренә колак салалар, еш кына киңәш сорап киләләр.

Шушы көннәрдә Әминә ханым үзенең юбилеен – 60 яшен билгеләп үтте. Бу нәтиҗәләр ясый һәм киләчәккә ышаныч белән карый торган чор. Әминә апа, чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз! Сә­ламәтлек һәм иминлек телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт! Сезнең белән бик ышанычлы һәм күңелле! Тагын күп еллар бергә булырбыз, дип ышанабыз.

“Бердәмлек” редакциясе коллективы һәм

Тәнзилә Әһлиуллина.

Бердэмлек