Домой Пресса Бергә-бергә гомер иткән чакта…

Бергә-бергә гомер иткән чакта…

0
Бергә-бергә гомер иткән чакта…

Бу мәкаләне газетабызның 2022 елгы беренче санының беренче битенә куярга теләгән идем. Ләкин кулым бармады. Чөнки бөтен дөнья шат авазлар, якты өметләр белән Яңа елны каршылаганда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырасы килмәде. Ә Матбугат көне – ул 13 январьга туры килә. Саны да бит нинди ямьсез. Димәк, бу көнне тормыш гаделсезлегенә зарланып алырга да була.

Хәер, зарланырлыгым юк та бугай. 1992 елда, Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллинның чакыруы буенча Фрунзе ура-мындагы редакциягә килеп кергәндә, миңа нибары 35 кенә яшь иде. Бәлки, яшьлек беләнме, әллә әдәбиятка күңелем тарту нәтиҗәсендәме, махсус белемем булмаса да, машинисткадан башланган карьера баскычлары буйлап бик тиз күтәрелә башладым – верстка һәм дизайн, җаваплы сәркатип, корреспондент, бүлек мөдире… Ә инде беренче баш мөхәрриребез вафат булганнан соң, 2018 елда, баш мөхәррир вазифаларын да үз өстемә алырга туры килде.

Моны мин ни өчен язам, дисезме? Юк, мактану өчен түгел. Газета эшләп чыгаруның бөтен этапларын да үттем, бөтен нечкәлекләрен дә беләм, дип әйтүем генә. Шушы утыз ел эчендә “Самарская газета”, “Телесемь”, “Жизнь”, “Азан” газеталарында эшләп тә тәҗрибә тупларга насыйп булды. Аннары, Рәфгать Нәбиулловичның чакыруы буенча кабат кайткач, бай тәҗрибәмне “Бердәмлек” газетасы белән генә түгел, Халыклар дуслыгы йортында чыгып килүче күпсанлы милли басмалар: украиннарның – “Проминь”, казахларның – “Ак жол”, азәрбайҗаннарның “Очаг” газеталары белән дә бүлешергә мөмкинлек ачылды. Кирәк булганда, татар телендә сыйфатлы китаплар да бастырып чыгара башладык.

Рәхәтләнеп эшләгән ваемсыз елларым Рәфгать Нәбиуллович вафат булгач тәмамланды. Ул үзе дә буйсынмаучы кеше буларак, мине дә кемгәдер ярый белергә өйрәтмәде. Киресенчә, үз калыбына сыймаган кешеләрне ачуланып, ду китереп кабинетыннан куып чыгарган чакларны да хәтерлим әле. Ул да, мин дә Советлар Союзында тугангамы, ялагайлану, бай-лардан, хөкүмәттән һәм оешмалардан, үзебез өчен түгел, газета өчен акча соранып йөрү күңелгә ятмый торган иң начар сыйфатыбыз булып чыкты. Дөрес, редакциядә бөтенләй акча булмаган вакытларда Рәфгать абыебыз, түбәтәен салып, байлардан акча сорарга чыгып китә иде. Күп вакытта күңеле төшеп, ир башы белән елардай булып кайтып керә дә, беркем белән дә сөйләшмичә, көннәр буе хөкүмәткә хатлар яза иде. Алар әле дә сейфында саклана. “Безне, мескен бер татар газетасын, хөкүмәт бюджетына алыгызчы, күп тә кирәкми, елына 1 миллион сум гына биреп торсагыз да, эшли алабыз”, – дип, түбәнсенеп язган хатларын укыган саен йөрәгем кысып куя. Без, халык саны буенча илдә икенче урында торган татарлар, эшләп торып, налогларыбызны түләп тә, хөкүмәт акчасына үз газетабызны чыгара алмыйбызмени?

Дөрес, өлкә хөкүмәтеннән ярдәм юк дип тә әйтә алмыйбыз. Халыклар дуслыгы йортында бушлай өч бүлмә бирелде, телефон, интернет та бушлай, аз булса да, субсидия алып торабыз. Ел ахырына кадәр безгә 300 мең сум җитмәде, киләсе ел акчасыннан алып торырга туры килде. Ун сумы гына җитмәсә дә, исәп-хисап барып чыкмый, моны һәр бухгалтер да әйтә ала.

Шуңа күрә бүгенге көндә инде миңа баш иеп, кул сузып акча сорап йөрергә туры килә. Шушы өч ел эчендә кемгә генә мөрәҗәгать итәргә, кемнән генә акча сорап хатлар язарга туры килмәде! Быел, мәсәлән, дәүләт депутаты Александр Хинштейнга, Федерация Советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшинга, өлкә губернаторы Дмитрий Азаровка хатлар яздым, милли татар иҗтимагый оешмалары белән берничә мәртәбә очрашып, акча юнәтү турында сөйләштек, Казанда уздырылган татар журналистлары белән очрашу вакытында проблемабызны бөтен дөньяга ишеттердем, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, өметләндереп, хат язарга кушкач, анда да җибәрдем. Ләкин аннан да ярдәм булмагач, ахыр чиктә, халыкка мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Әбекәйләрем-бабакайларым – газетабызның тугры дуслары, чын күңелемнән рәхмәт әйтәм Сезгә! 10 – 15 мең сум пенсия алып яшәүче әби-бабайларыбыз, кем – 100, кем – 500 – 1000 сум җибәреп, 70 мең сум акча җыйдылар.

Тартып-сузып булса да, типографиягә түләргә җитте әле ул. Шуннан татар газетасының кемгә кирәк булуын аңладык та инде – тик халыкка гына! Байларга да, хөкүмәткә дә, хәтта милли оешмаларга да әллә ни кирәгебез юк икән.

Шуңа күрә, һәр яңа елны каршылаганда, күзләребезне тутырып, тираж санын күзәтәбез. Күпкә төшеп киткән булса, чарасын күрергә туры киләчәк. Ябылуын ябылмабыз, Аллаһы теләсә һәм халык язылса. Әмма газета битләрен киметү яисә аена 1 – 2 номер чыгарып тору куркынычы да юк түгел.

Шулай да өмет белән яши кеше. Коронавирус, битарафлык чорларын югалтуларсыз үтеп, авыр чакта акча белән дә, яхшы сүз белән дә ярдәм иткән эчкерсез милләттәшләребез өчен тагын да матуррак, төсле һәм бай эчтәлекле “Бердәмлек”не даими чыгарып тору турында хыялланабыз. Ә бүгенге көндә безнең 1825 язылучыбыз бар. Башка регионнардагы татар газеталары белән чагыштырганда, тираж буенча без уртада барабыз. Менә карагыз: бу яртыеллыкта Ульян татарларының “Өмет” газетасы – 4700, Төмәннең “Яңарыш” газетасы – 2410, Түбән Новгородның “Туган як” газетасы – 2240, Оренбургның “Яңа вакыт” газетасы – 1105, Чувашиянең “Вакыт” газетасы 590 данә тираж белән чыгачак. Шулай булгач, без бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел әле, ләкин үсәргә дә урын бар. Кабатлап әйтәм, бөтен өметебез Сезгә, кадерле әбүнәчеләребез! Үзегез дә язылыгыз, башкаларны да үгетләгез. Без, “Бердәмлек” га-зетасының өч кешедән торган коллективы, авылларга барып йөри алмыйбыз инде. Шуңа күрә, яңалыкларыгыз булса, оялып тормагыз, кыскача язып, электрон почта адресыбызга җибәрегез. Тема кызыклы булса, без элемтәгә чыгарбыз һәм, матур гына мәкалә язып, бастырырбыз. Шулай булганда гына элемтә икеяклы – сезгә дә, безгә дә файдалы булачак. Сез булсагыз, газета ябылмас. Ә газетасы булган милләт бердәм яши.

Матбугат көне уңаеннан йөрәгемнән кайнап чыккан моң-зарларымны Фирдәүсә Кәримова язган түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:

Раббем Аллам, сакла

ялгышлардан,

Аралый күр әче сагышлардан.

Усал сүздән, яман күздән

сакла,

Рәнҗешләрдән, кара

каргышлардан.

Бергә-бергә гомер иткән

чакта

Дус дип йөргән

дошманнардан сакла.

Бәндәчелек белән белеп

кылган,

Белми кылган гөнаһлардан

якла!

Мохтаҗларга ярдәм итәр

өчен,

Бир син миңа юмартлыкның

зурын.

Савап гамәл кылыр өчен

җирдә,

Күңелләргә сал син иман

нурын.

Раббем Аллам, тигез гомер

бир син,

Хәләл ашар өчен, бир

исәнлек.

Күп сорамыйм малын, зәкать

биреп,

Тыныч күңел белән көн

итәрлек!..

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.