Бергә булыйк!

0
Бергә булыйк!

Бер гасырлык олы тарихы булган «Сөембикә» журналы Сезгә, һичшиксез, таныштыр: аны әле «Азат хатын» (1991 елга кадәр журнал шушы исемдә дөнья күрде) чагында ук әбиегез, дәү әниегез, әниегез алдыргандыр, яратып укыгандыр. «Сөембикә» өегездә кадерле кунак булгандыр! Бүген дә шулай булсын иде ул! Чорлар алышына, илләр таркала, журналның исеме һәм тышкы кыяфәте үзгәрә, әмма аның җисеме һәм кыйбласы үзгәрешсез кала: милли рухны саклау, гаилә җылысын сүрелдермәү, бала тәрбияләү, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны яшәтү, әхлакый сафлыкны ныгыту, хак тарихыбызны барлау, хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, дөньяви офыкларын киңәйтү… Бу басманы һәр татар гаиләсенең өендә күрәсе килә.
Индексы – 73002
«Сөембикә» журналының яңартылган сайты өр-яңа мөмкинлекләр ача. Интернетта syuyumbike.ru адресы буенча урнашкан бу порталда татар хатын-кызлары өчен чыгучы бердәнбер басманың хәзинәсендә булган байлыклары белән танышудан тыш, өстәмә сервислар да булдырылды. Алар арасында – журналның электрон версиясенә язылу.
Журналны PDF-форматта алдыру арзангарак төшәчәк, чөнки моңа почта чыгымнары керми. Һәр яңа сан укучыга күпкә тизрәк тә барып җитә – чөнки язылучының компьютерына алар, урау юллар үтмичә, журналның басма варианты типографиядән чыгып өлгергәнче үк килеп ирешә. Электрон версиягә язылган очракта, яңа санны компьютерда, планшетларда, барлык мобиль җайланмаларда PDF форматта укырга була. Электрон версиягә язылу турында тулырак мәгълуматны «Сөембикә» журналының сайтыннан, «Язылу» бүлегеннән карагыз (www.syuyumbike.ru)
Бергә булыйк!