Домой Ислам Ислам в области Бергәләшеп яклап калдык

Бергәләшеп яклап калдык

0
Бергәләшеп яклап калдык

Сызран администрациясенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъваны суд кире какты

2021 ел ахырында Сызран шәһәре администрациясе, өлкә арбитраж судына “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткәч, Россия мөселманнары тетрәнү хисләре кичерделәр, массакүләм мәгълүмат чараларында мәчетне яклау буенча күпсанлы язмалар басылып чыкты. Сызранның милли-мәдәни автономиясе рәисе, белгечлеге буенча юрист Ринад Шәрәфетдинов шәһәр администрациясе кылган кискен чараларның сәбәбен болай аңлатты: дәгъвачылар 445 квадрат метрлы мәчетнең шәхси йорт җирендә төзелүенә, участок чикләре бозылуына ризасызлык белдергәннәр.

Исегезгә төшереп үтәбез: “Фәйзулла” мәчете 2016 елда имам Фәйзулла Бәширов дини җәмгыятькә тапшырган җир кишәрлегендә, өлкә һәм шәһәр хөкүмәте ярдәменнән башка, халык һәм җирле эшкуарлар акчасына төзелгән. Йортта иске генә өй дә булган. Аны баштан ук кеше яшәми торган (нежилое) статусына күчергәннәр һәм 1998 елда үзгәртеп кору өчен рөхсәт алганнар. Ә менә җир статусы, элеккеге шәһәр башлыгы В.Г.Янинның постановлениесе булуга карамастан, никтер үзгәртелмичә калган.

Еллар узгач, шәһәр администрациясенең төзелеш һәм архитектура комитеты дини оешмага төзелеш рәвешен үзгәртергә рөхсәт бирмә-гәнлектән, мәчетне законлаштыру да мөмкин булмый инде. Шулай ук мэрия чиновникларында мәчеткә йөрүчеләрнең куркынычсызлыгы да борчу тудыра.

Сызран мэриясе аңлатуынча, судка мөрәҗәгать итүнең сәбәбе, беренче чиратта, корылманы законлаштыру белән бәйле. Шәһәр хакимияте үз алдына дин йортын җимерү максатын куймый, киресенчә, бергәләшеп бу мәсьәләне чишү һәм мәчет бинасын законлаштыру юлын эзли икән.

Моны Ринад Шәрәфетдинов та раслый. Ул түрәләрнең документларны әзерләүдә һәм экспертиза үткәрүдә бик теләп булышулары, җавапка тартылучыларны мораль яктан хуплап торуларын билгеләп үтә.

8 февральдә узган Самара өлкәсенең Арбитраж суды Сызран мэриясенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъвасын дөрес түгел, дип тапкан. Дөрес, суд мәчетнең “самострой” булуын раслаган, ләкин ул кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә янамый. Шунысы да бар: 2030 елга кадәр Россия кануннары дини оешмалар рөхсәтсез төзегән дин йортларыннан кулланырга рөхсәт итә.

Ринад Шәрәфетдиновның сүзләренә караганда, шундый зур резонанс тудырган әлеге вакыйгада “Фәйзулла” мәчетенең иҗтимагый советының да гаебе бар. Алар вакытында тиешле документларны тәртипкә китереп, корылманы законлаштырган булсалар, бу хәл килеп чыкмаган да булыр иде. Ләкин Аллаһ йортын сүтеп ташлау турында кискен карар чыгару – бернинди тәртәгә дә сыярлык гамәл түгел. Арбитраж суды чыгарган карар – беренче җиңү, ләкин проблеманы хәл итү дигән сүз түгел. “Фәйзулла” мәчете законлы рәвештә Аллаһыга һәм халыкка хезмәт итә башласын өчен, әле тагын берничә суд утырышы да булырга мөмкин.

Ә шулай да, “Фәйзулла” мәчетен саклап калу – көчле адвокат корпусының, Засызран мөселман мәхәлләсенең, җирле татар автономиясенең һәм, гомумән, Самара регионының зур җиңүе ул.

Данияр СӘЙФИЕВ