Домой Главные новости В области Бергә булганда, без тагын да көчлерәк

Бергә булганда, без тагын да көчлерәк

0

закиров и миннехановРөстәм Миңнеханов (уңнан сулга) һәм Ринат Закиров пленар утырышта.

Казанда авыл эшмәкәрләре җыены булып узды. Аның эшендә катнашырга Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләре кил­гән иде. Самара өлкәсеннән дә кырыклап кеше булып, араларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә, кырчылык һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Күбрәк Похвистнево районыннан килүчеләр күзгә ташланды. Атаклы Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев үзе белән авылның алдынгы крестьян-фермер ху­җалыклары баш­лыкларын – Камил Исхаковны һәм Халит Йосыповны алып килгән. Ә менә Сәйфулла Маннанов сәүдә тармагында эшли икән.

Похвистнево районында, Галидәге кебек үк, соңгы вакыт­ларда авыл хуҗа­лыгында уңышлы гына эшләүче эшмә­кәрләребез Иске Мәчәләй авылында да үсеп чыккан. Элеккеге колхоз нигезендә яңадан үзгәртелеп корылган “Восток” авыл хуҗалыгы пред­приятиесеннән җыенга килгән вәкилләрнең берсе – инженер-механик, икенчесе – үстерелгән ашлыкны, өченчесе – көнбагыш сату белән шөгыльләнә. Бире­дәге крестьян-фермер хуҗа­лыкларын тәҗрибәле, югары һәм урта белемле белгечләр җитәкли.

Өлкәбездә бердәнбер та­тар районы булып саналган Камышлы төбәгеннән дә җыенда катнашучыларның бу­луы куандыра. Элеккеге ел­ларда үткәрелгәннәрендә алар бик аз күренәләр иде кебек. Әнә районның вәкилләр җыелышы рәисе Фаил Шәй­марданов инвесторлар тара­фыннан Балыклы авылында оештырылган “Раздоль­ное” авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесен җитәкләргә үзе алынган һәм хуҗалыкның берен­че ясаган адымнары да өметле күренә кебек.

IMG_9863

Самарада “Ярмарка” сәүдә ширкәте ачкан Ринат һәм Равилә Әюповлар (сулдан уңга), Ринат Рәфыйков.

Шулай ук җыен эшендә кат­нашкан Самара өлкәсенең татар эш­мәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясе идарәсе рәисе Ильяс Шәкүровның әйтүенчә, элеккеге биш мәр­тәбә үткәрелгәннәре белән чагыш­тырганда быел­гысы җит­меш процентка яңа кешеләр белән тулылан­дырылган. Шунысы игътибарга лаек, самаралылар ара­сында да форумда татар авыл­лары вәкилләре генә булмыйча, шәһәрләрдән дә җитештерелгән продукцияне сатып алу, эшкәртү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бар иде. Шундыйлардан Ринат һәм Дамир Әюповларның “Ярмарка”, “Спутник” җәмгыятьләрен бил­геләп үтәргә кирәктер.

Беренче көнне, 9 мартның икен­че яртысында, җыенга килү­челәр өч бәхәсләшү мәйдан­чык­ларына бү­ленеп, анда кырчылык, терлекчелек, агро­сәнәгать һәм халык кәсепләре продукцияләрен чит илләргә чыгару проблемаларына ка­гылышлы мәсьә­ләләр турында фикер алышуда катнаштылар. Са­маралылар да биредә үзләре өчен күп файдалы фикерләр ишеткәннәр, дип уйлыйсы килә.

Ә инде икенче көнне татар авыллары эшмәкәрләре җые­нында катнашучы делегатлар һәм кунаклар Арча һәм Балтач районнарындагы хуҗа­лыкларда булып, биредәге эшмәкәрләрнең эш­чәнлеге һәм татар авылларының комп­лекслы үсеш тәҗрибәсе белән та­ныштылар. Самаралылар да бу кызыклы сә­фәрләрдә күп рәхәт мизгелләр ки­чер­гәннәрдер, мө­гаен.

11 мартта “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды.

Иртән, чара башланганчы ук, фойеда Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күр­гәзмә-ярминкәсе эшләде. Биредә Киров, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән, Башкортостан, Татарстан авыллары эшмәкәрләре катнашты. Берничә төр казылыклар, как­лаган казлар, күмәчләр, чәкчәкләр, кымыз, бал, бозлап катырган өчпочмаклар, пил­мәннәр, юкәдән үрелгән кәрзин-чабаталар… Традиция буенча Хәләл индустриясе ассоциациясенә керүче шир­катьләр үзләре җитеш­тергән ризык әйберләрен тәкъ­дим иттеләр.

Икенче кат фойесында татар хал­кының декоратив-гамәли сәнгатенә караган кул эшләнмәләре күргәзмәсе җәел­дерелгән иде. Биредә Ырынбур шәлләре, хәтта шәл бәйләп утыручы әби дә, тал чыбыктан үрелгән бишекләр, кәвеш-читекләр, чигүле түбәтәйләр — күз явын алырдай матур иделәр.

Делегатларны һәм кунакларны җыен утырышы башланганда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.

– Татар авылының килә­чәге – ул милләтебез килә­чәге. Дөнья нинди якка гына үзгәрмәсен, татар авылы яшәргә тиеш. Бу безнең төп максат, – дип белдерде ул үзенең чыгышында. – Безнең форумнарның татар эшмәкәрләрендә ихлас кызыксыну уятуы, фикер алышулар, уй-теләкләрнең уртаклыгы барыбызга да дәрт өсти, яңа үрләр билгеләргә мөмкинлек бирә.

Бүген авылның һәр теләгән ке­шесенә үз эшен ачарга, үз мөм­кинлекләрен тормышка ашыру шартларын булдырырга кирәк. Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әверелә алмый икән, ул, әлбәттә, авылдан китү ягын караячак.

Ә алдынгы, уңышлы татар авылларында без бөтенләй икенче тормышны күрәбез. Әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чуашстан рес­публикасының Шыгырдан, Урмай авыларында ха­лыкның 50-60 проценты эшмәкәрлек белән көн күрә. Аларда гаилә фермалары, үз авылларында ук продукция эшкәртү белән шөгыльләнүче цехлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай булгач, җитештергән малны сатуда бернинди тоткарлык юк. Һәр җирдә сатып алу үзләре килешенгән бәяләр буенча оештырылган. Бу очракта  бәяләрне монополияләр билгели алмый. Чын-чынлап базар мөнәсәбәтләре урнаша, менә ул – конкуренция. Мондый мисаллар бүген җитәрлек, аларның тәҗрибәсен киңрәк таратырга гына кирәк. Андый авылларда соңгы елларда гына да яшь гаиләләрдән торган яңа урамнар калкып чыкты, аларда балалар бакчалары, мәктәпләр балалар белән тулган.

Авыл мохитын яшәтүдә Ислам диненең дә үз урыны бар, күмәк көч белән салынган мәчетләр буш тормый. Шушы авыллардагы эшмәкәрләр белән сөйләшә башласаң, бер нәрсә ачыклана, аларда эшмәкәрләргә административ басымның аз булуын аңлыйсың. Бу авылларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә беркем комачауламый, булган административ чикләүләр бары тик закон нигезендә каралган, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең капризлары белән бәйләнмәгән.

Эшмәкәрлек ул кешегә мөс­тәкыйльлек бирә, андый кеше кем­нәндер нәрсәдер сорап йөрми, барысын үзе башкарып чыга. Күпме милләттәшләребез үз акчаларына туган авылларында мәчетләр корды. Инде араларында халкыбыз өчен мөһим булган башка проектларга алынучылар да күренә башлады. Әйтик, Пенза өлкәсеннән чыккан Ринат Әбүзәров үзенең туган авылында мәктәп, балалар бакчасы төзетте. Мондый мисаллар күбрәк булса, милләтебезнең яшәү көче артыр иде. Хатын-кызларыбыз да сынатмый. Әйтик, Уфадагы эшмәкәр Люция Вафина үз акчасына алты катлы “Татар-бизнес үзәге” төзеп куйды. Хәзер ул биредә милли тормыш кору белән мәшгуль. Ә чыгышы белән Самара өлкәсенең данлыклы Гали авылыннан Дания Тулова-Хәсәншина бер­ничә татар авылының үсе­шенә саллы өлешен кертте. Санкт-Петербург каласындагы милләттәшебез Абделбар Әлимов андагы татар тормышын җайга салу йөзеннән 1000 квадрат метр мәйданлы милли-мәдәни үзәк төзеде. Бу матур үрнәкләрне күреп, XXI гасырда милләттәшләребез арасында эшмәкәрләрнең яңа буыны барлыкка килер, тарихыбыздагы татар меценатлары салган традицияләр яшәр, алар үрнәгендә тулы бер хәрәкәт киң колач алыр, дип ышанам, – дип сүзен тәмамлады Ринат Закиров.

султан сафин“Түбәтәй” челтәре җитәкчесе, як­ташыбыз Солтан Сафин чыгыш ясый.

Җыенда чит өлкәләрдән килгән күп эшмәкәрләр чыгыш ясап, үзләренең эшләре турында сөйләделәр, эшмә­кәрлекне тагын да киңәйтү буенча фикерләрен һәм тәкъ­дим­нәрен әйттеләр. Безнең Самара деле­гатларының берсе дә чыгыш ясамаса да, Камышлы авылында туып үскән яшь милләттәшебез Солтан Сафинның ничек итеп Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә “Түбәтәй” дип аталган тиз ашату челтәре булдырулары турында сөйләве күпләргә бик тә кызыклы һәм файдалы булгандыр.

– Бүген безнең 14 сату ноктабыз бар инде. Алар Казанда гына түгел, Әлмәттә, Мәскәүдә, Самарада, Тө­мәндә, Екатеринбургта да ачылды һәм уңышлы эшләп киләләр. Алга таба да бу эшебезне дәвам итәргә, төрле яңа төбәкләргә чыгарга уйлыйбыз, – диде ул.

Утырыш ахырында Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Миң­неханов чыгыш ясады. Аның чыгышының төп фикере: “Татар авылы – татар халкын саклап торучы урын, аны үзен дә сакларга кирәк”, – дигән залдагы һәр кешенең күңелендәге уй-фикерләренә аваздаш булгандыр.

– Авылларыбыз бетсә, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән, милләтебезне саклау кыен булачак. Без шартлар тудырмасак, эш урыннары булдырмасак, авылда кеше калмаячак. Сезнең эшне оештыра белүегез, мәчетләрне, мәктәпләрне саклавыгыз – безнең өчен дә үрнәк. Бу җыеннар, аралашып торулар бик кирәк. Әлбәттә, авылны яшәтүнең нигезендә эшкуарлар тора. Сез, эшкуарлар, милләтебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш кертәсез. Без моны тоеп, күреп торабыз. Шуның өчен киләчәктә дә бергә булырга кирәк. Әгәр бергә булсак, бу авырлыкларны җиңәчәкбез. Бергә булганда, без тагын да көчлерәк. Без бит – Россия күләмендә икенче халык. Татар дигән исемне сакларга бүген бөтен мөмкинлек бар, – дип тәмамлады сүзен Татарстан президенты.

Чыгышыннан соң ул булдыклы берничә милләттәшебезне дәүләт бү­ләкләре белән бүләкләде.

предприниматели 1Рөстәм Миңнеханов якташыбыз Рания Тулова-Хәсәншинага бү­ләк тапшыра.

«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан медале татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга күп көч куйган, хәләл акчасын тоткан ике танылган шәхескә – Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиевкә һәм Самара өлкәсенең «Дуслык» җәмгыяте президиумы әгъзасы Дания Тулова-Хәсәншинага тапшырылды.

 

Винер Нурмөхәмитов,

Гөлфия Кәримова.

Самара – Казан – Самара.