Домой Главные новости В области Без данлы татарлар!

Без данлы татарлар!

0
Без данлы татарлар!

Самара өлкәсендәяшәүче барлык татар халкына мөрәҗәгать.

14нче октябрьдән бер ай дәвамында Россия Федерациясендә халык санын исәпкә алу чарасы уздырыла. Бу-безнең илдә яшәуче халык өчен зур сәяси, милли һәм игътисади хәл диеп исәпләнсә, безнең татар милләте өчен-бигрәктә мөһим. Шуңа күрә без барыбыз да чарада актив катнашырга тиеш без.

Татарлар өчен мөһим булунның сәбәпләре нәрсәдә соң?

Беренчедән. Без Россиядә яшәуче милләтләр арасында руслардан соң сан буенча икенче урында торабыз һәм шул санны саклап калырга тиешбез. Безнең өчен бу горурлык булса, тормыш-көнкуреш татар булып яшәеш, туган телебезне саклап калу һәм үстереш ягыннан зур бурыч булып санала.

Икенчедән. Татар халкының тарихы гасырларга бәйле. Аның элеке дә уз дәуләте булган, хәзер дә аның Татарстан җирендә үз дәуләтчелеге бар. Ул дәуләтчелек Россия татарлары өчен генә түгел, бөтөндөнья татарлары өчен дә төп узәк булып санала. Татарстан Республикасы җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы татар милләтеңең үсешен яклап бик зур көч куялар, татар халкының бердәм булулары өчен ярдәмнәрен туктатмыйлар.

Татар теле сүз байлыгы белән дә дөнья күләмендә бай телләрдән санала. Бөтен төрки телләренең нигезендә безнең татар теле яши. Бу хәл үзе – төрки халкының бердәм булуына бер дәлил булып күренә.

Татар халкының гасырлар буе иҗат ителгән әдәбияты, сәнгате шигрият дөньясы, җыр – моңнары бай. Аларны өйрәнер өчен, үзләштерер өчен безгә туган телебезне, татар телен белерге кирек, белмәгәннәребезгә – өйрәнергә кирәк. Болар барысыда да безнен милли байлыгыбыз, үткәннәребез, бүгенгебез, киләчәгәбез!

Өченчедән. Халык санын исәпкә алу агымында анкеталарда язылган сорауларның безнең өчен ике иң мөһимнәре бар: Ваша национальность и Ваш родной язык. Ответ должен быть таким: татар и татарский. Әгәрь син ислам динендә булмасаңда, синең милләтен татар икән – син «татар» диеп язылырга тиеш, ә инде әлегә татарча сөйли, укый, яза белмәсәңдә, родной язык — татарский диеп язарга тиешсең, чөнки синең әти-әниләреннең , әби – бабайларыңның туган теле – татар теле булган. Ә индә катнаш гаиләләрдә я әтиең, я әниең татар булсалар, бердә икеләнмичә, «мин татар» диеп языл.

Дүртенчедән. Татар милләтенең халык саны саклана икәң, үсә икән, димәк, безнең хәзерге көнебез, киләчегебез бар. Димәк, Русия хөкүмәте тарафыннан да татарларга карашлары әһәмиятлерәк булыр: Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларга мәктәпләр ачу, аларны укытучылар белән, дәреслекләр белән тәэмин иту шартлары да, укыту программаларына татар телендә дәресләр сәгатьләрен арттыру мөмкинлекләре арту һәм башка чаралар да булу ихтималы артачак.

Татар халкы гасырлар дәвамында Россияне төзүче һәм яклаучы халыкларның беренче сафта торучылар булып яшәде. Татар халкы – данлы халык, ышанычлы халык, халыкара дуслыкны ныгытучы халык Татар милләтенең саны арту- ул Россия халкы өчен дә зур байлык!

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,
Бәтендөнья татар конгрессы «Милли җыен» әгъзасы, «Дуслык» Самара өлкәсе татарларының иҗтимагый, иҗади оешмасының президенты.