Домой Жизнь татар Без мәктәпкә әзер! Ә мәктәп әзерме?

Без мәктәпкә әзер! Ә мәктәп әзерме?

0
Без мәктәпкә әзер! Ә мәктәп әзерме?

Гадәттә август укучылар һәм ата-аналар өчен кызу ай була иде. Быелгы коронавирус исә балаларны мәктәпкә әзерләү мәшәкатенә дә үзгәрешләр кертте. Мәгариф министрлыгы: “Яңа уку елында гадәти режимда укыячакбыз”, – дип хәбәр итсә дә, ата-аналарның күбесе кабат дистанцион укуга күчәргә туры килмәгәе, дип борчыла. Шуңа алмашка аяк киеме, спорт костюмы кебек әйберләрне сатып алырга ашыкмыйлар.

Шулай да, соңгы арада дәфтәр, каләм ише вак-төяк сатып алучылар саны сизелерлек арткан. Бүген укучыга кирәк булган канцелярия кирәк-яраклары уртача 721 сумга төшә, ди белгечләр. Бер ел элек бу сумма 55 процентка арзанрак булган. Шушы вакыт эчендә сатылган канцелярия товарлары күләме дә 10 процентка арткан.

Без ата-аналардан балаларны мәктәпкә әзерләү, дистанцион формада уку турында сораштыру үткәрдек.

Рузалия Каһирова,

Ка­мышлы районының

Яңа Ярмәк авылы:

– 1 сентябрьне дулкынланып көтәбез, чөнки улым Ранил беренче сыйныфка укырга керә. Барлык кирәк-яракларны сатып алдык, букчаны тутырып куйдык инде.

Баланы мәктәпкә җыю өчен күпме акча сарыф ите­лүе гаилә бюджетыннан  то­ра. Мин Ранилне мәктәпкә җыю өчен 15 – 18 мең сумга якын акча тотканмындыр. Букча, мәктәп формасы һәм аяк киемнәре озаккарак җитсен дип, кыйммәт булса да, сыйфатлырагын алырга тырыштым. “Беренче сыйныф укучысы җыелмасы” (эш дәфтәрләре, китаплар) гына да 1600 сум тора.

Дистанцион укуга кил­гән­дә, без аңа әзер түгел! Гомумән, беренче сыйныф баласын ничек итеп читтән торып укырга өйрәтергә була инде?! Аларның күбесе дөрес итеп ручка да тота белми бит әле. Укытучы белән күзгә-күз эшләгән чакта гына балалар теманы ныграк аңлый.

Ранил мәктәпкә укырга керүнең зур вакыйга булуын аңлый һәм түземсезлек белән көтә. Дистанцион рәвештә укыт­салар, укудан күңеле кайтмасын иде, дип борчылам.

Гөлшат Хәкимова,

Толь­ятти шәһәре:

– Кызыбыз Ай­гөл башлангыч мәктәпне тәмамлады, быел бишенче сый­ныфка укыр­га бара. Яшүсмер балалар тиз үсә, кызыбызның да кием-салымын тулысынча яңар­тырга туры килде. Ике блузка (1000әр сумнан), аяк киеме (1700 сум) һәм букча (2000 сум) сатып алдык. Ә канцтовар­лар 1000 сумга төште. Әле чалбар кирәк, ул да мең сумнан ким булмас, дип уйлыйм.

Яңа уку елын, кызыма караганда да, үзем зарыгып көтәм. Мин Айгөл укыган 40 санлы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Укучыларымны бик сагындым! Узган уку елының икенче яртысында алар (беренче сыйныф иде) белән компьютер аша гына аралаштык бит. Әлбәттә, дистанцион белем бирү балаларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да зур сынау булды. Беренчедән, башлангыч сыйныф баласы компьютер белән эшли белми, белем бирү платформасына керү өчен янәшәдә бер өлкән кеше булырга тиеш. Икенчедән, күп гаиләләрнең яшәү шартлары бу формада белем алу өчен яраклы түгел. Мәсәлән, бер бүлмәле фатирда яшәүче зур гаиләдә балага тыныч кына “дәрестә” утырырга мөмкинлек юк. Өченчедән, укытучыны бернинди компьютер да, программа да алыштыра алмый. Үзем дә: “Ярый әле пандемия Яңа елдан соң гына башланды, укучыларымны укырга өйрәтергә өлгердем”, – дип куанып бетә алмыйм. Быелгы уку елы андый сынаулар бирмәсен иде!

Роза СЕРАЯ (Бахитова),

Самара шәһәре:

– Быел улыбыз Ильяс 90 санлы мәктәпнең 11 сыйныфына бара. Шуңа Белем көнен аеруча дулкынланып көтәбез.

Мәктәп кирәк-яраклары ба­рысы дә әзер инде.  Кием­нәрдән ике күлмәк, чалбар сатып алдык. Һәр кибеттә диярлек хәзер ташламалар бар,  шуңа әйберләр артыннан базарга йөрмибез.

Берничә аяк киеме кирәк булачак. Бәйрәмнәргә, кичәләргә – ботинка, мәктәп эчендә кияргә – уңайлы  туфли, физкультура дәресенә кеды һәм кроссовкалар алырга туры киләчәк.

Быелгы уку елы безнең өчен аеруча мөһим – алда БДИ көтә. Шуңа дистанцион уку булмасын иде инде.

Чынлап та, быел коронавирус пандемиясе мәктәпнең һәм  укытучыларның кадерен белергә өйрәтте. Озак аерылышудан соң укучылар остазларын, сыйныфташларын нык сагынганнар. Шуңа быелгы Белем бәйрәмен аеруча зарыгып көтәләр. Без дә, яңа уку елы хәере белән килеп, балаларыбыз исән-сау булып, яхшы билгеләр белән сөендерергә язсын иде, дигән теләктә калабыз.

Әминә Шиһапова.

Бердэмлек