«Без әнкәйнең биш баласы идек»…

0
45

1936 елның чәчәкле язында Әминә апа белән Гата ага Шәймәрдановлар гаиләсе күгендә тагын бер йолдыз кабына – икенче бала булып кызлары якты дөньяга аваз сала. Сабыйга Әнисә дип исем куштыралар. Тулы гаилә булып бәхетле генә яшәп ятканда, 1941 елгы сугыш башлана. Канлы күз яшьләре түгеп, гаилә башлыгын сугышка озаталар.

Өч балага да әниләренең кул астына бик иртә керергә туры килә. Алар эшкә ярый башлагач, Әминә апага да җиңелрәк булып китә, әлбәттә. Әнисәсе дә бик тырышып кер-идәннәр юа, сеңлесен карарга, башак жыярга ярдәм итә.

Ниһаять, башыннан азагына кадәр дәһшәтле сугыш юлларын үткән Гата ага, яралы булса да, Яңа Ярмәгенә, гаиләсе янына әйләнеп кайта.

Гата Балыклы МТСна эшкә урнаша һәм гаиләсе белән шунда күченеп китә. Комбайнчы булып эшләгән әтисе янында 16 яшьлек Әнисә дә бөтерелә, бераздан аны әтисе янында штурвалчы итеп билгелиләр.

Көне-төне эштә булган кыз өлгереп җиткәнлеген сизми дә кала. Шулай да табигать үзенекен итә: кышын аулак өйләргә, кич утыруларга йөри башлый. Ниһаять, беренче мәхәббәтен – Мөхтәбәрне очрата. Озын-озакка сузмыйча, җиләкле җәйнең матур бер көнендә гашыйклар кушылырга сүз куешалар. Чәчләрен-чәчкә бәйләп, никах укытып, матур гына гаилә корып җибәрәләр.

Көн артыннан көн туа, айлар, еллар үтә. Әнисә белән Мөхтәбәрнең мәхәббәт җимешләре – биш балалары: Сания, Мәҗит, Дания, Рәмзия, Мөхтәр якты дөньяга аваз салалар. Шулай матур гына яшәп ятканда, Мөхтәбәр ага 37 яшендә фаҗигале рәвештә мәңгелеккә якты дөнья белән хушлаша. Биш нарасыен кочаклап, күз яшьләре коя-коя, Әнисә тол кала. Бәхетенә, әти-әнисе сау-сәламәт була әле. Алар, кызларына терәк булып, биш оныкларын үстерергә булышалар.

Сугыштан соңгы юклык елларында биш бала үстерүе никадәр кыен булганын һәркем белә. Ул вакытларда кием-салым да, тегү, кер юу машиналары да юк иде. Башта су ташырга, аннары түгәргә, кышкы салкын көннәрдә чишмәгә барып кер чайкарга кирәк иде. Балаларны мәктәпкә озатканчы, иртән-иртүк мич ягарга, юктан бар ясап, ашарга пешерергә, малларга салырга һәм колхоз эшенә торып чабарга…

Көндезләрен биш бала анасы колхоз станнарында пешекче булып эшли. Пенсионер комбайнчылар бүген дә Әнисә апа пешергән тәмле ашларны, шифалы чәйләрне искә алып, сагынып сөйлиләр.

Кичләрен ул колхоз правлениесен җыештырган, идәннәрен юган. Биш баланы аякка бастырырга – киендерергә, ашатырга, бишесенә дә мәктәп формасы кидереп, букчаларын тутырып, ипи кисәге куеп, мәктәпкә озатырга…

Әнисә апа үзе беркайчан да укымаган. Шуңа күрә балаларын укытып, белемле итү турында хыялланган. Ходайдан кешелекле, бәхетле, укымышлы, озын гомерле булып үссеннәр дип сораган. Һәм, Аллаһыга шөкер, теләкләре кабул булган да. Ике кызы – Сания белән Рәмзия, университет тәмамлап, физика-математика белгечлеге буенча дипломнар алганнар. Саниясе хезмәт юлын укытучы булып башлаган, ләкин, өч ел укытканнан соң, милициягә күчкән, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә озак еллар хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсендә тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Алай да бер генә минут та тик тормый. Бөтен район халкына юридик ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бик белемле, тәҗрибәле белгеч. Гаиләсе дә бәхетле. Тормыш иптәше Нәҗип – аның ышанычы һәм таянычы. Улы Замир, килене Гүзәл, оныгы Дамир да әнекәйләрен-әбекәйләрен шатландырып торалар.

Улы Мәҗит, кызганычка, фаҗигале рәвештә вафат булды, бик күп еллар инде жир куенында. Аның тормыш иптәше Зөһрә, балалары Алисә белән Альберт әбиләре, туганнары белән аралашып, тату яшиләр.

Рәмзия кызы, гаиләсе белән, Байтуган авылында яши. Тормыш иптәше Тәлгать белән өч бала үстерделәр – Илдар, Илнар һәм Алия. Алар Байтуган мәктәбендә укытучы булып эшлиләр. Өч баласы да тәртипле, үз гаиләләре бар.

Даниясе бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, ПУ-40 училещесында хисапчы вазифасын башкара. Тормыш иптәше Фидаил ага белән ике баласына да – Ләйлә белән Рамилгә, югары белем бирделәр. Әмма ире 55 яшендә бик авыр чирдән үлеп китте. Ә Дания бер дә тик тормый. Туып-үскән өендә әнисе белән бергә очрашулар оештыралар, тәм-томнар, сый-хөрмәтләр әзерләп, барлык туганнарын бергә җыеп, самавырдан шифалы чәйләр эчереп, бер-берсенең шатлыкларын, куанычларын уртаклашып утырырга яраталар. Туган-тумачаларга, кода-кодагыйларга – һәрвакыт якты йөз, ачык ишек.

Ә Рәмзия – минем якын дустым. Шул ишле гаилә арасына мин дә сыйдым. Каникулларда кунакка килә идем. Ачык йөз белән каршы алып, капка төбенә кадәр чыгып, озатып калалар иде. Әнисә апа – биш баласына да, авыл халкына да үрнәк. Төпчек улы Мөхтәр ДЭУда шофер булып эшли. Әнисенең ныклы терәге булып, үз гаиләсе белән авылда яши.

Әнисә апа! Син акыллы, уңган-булган, зиһенле, укымышлы, математик балалар үстергәнсең. Барлык балаларың сиңа зур рәхмәтләрен белдерәләр. Ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар, әниләр бәйрәме белән котлыйм. Иман байлыгы телим. Укыган догаларың, намазларың, тоткан уразаларың кабул булсын. Ходай биргән гомерләрне тагын да шулай үрнәк ана булып яшәргә насыйп булсын.

Жәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Фотода: Рәмзия (сулдан уңга), Әнисә апа, Сания һәм Дания

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here