Домой Культура Без татарча сөйләшәбез

Без татарча сөйләшәбез

0
Без татарча сөйләшәбез

Менә инде 11 ел дәвамында Камышлы район китапханәсе хезмәткәрләре «Мин татарча сөйләшәм» бөтендөнья акциясендә катнашалар. Татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, авылларда татар мәдәниятен үстерү максатыннан уздырылган чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

Ел саен 26 апрельдә район урамнарында татар телендә шигырьләр һәм җырлар яңгырый, туган телне белү дәрәҗәсе турында сораштырулар уза. Бу чара Камышлы халкы өчен гадәти күренешкә әверелде. Быел без акцияне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышладык.

Зөлфия ЯРУЛЛИНА,
китапханә хезмәткәре.