Домой Жизнь татар Безнең бәхеткә туган

Безнең бәхеткә туган

0
Безнең бәхеткә туган

Самара Җәмигъ мә­чете төзелешендә актив катна­шу­чылар­ның берсе булган Исмәгыйль Фәткулловка шушы көннәрдә 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның тормыш иптәше Нурания апа һәм кече улы Ринат белән очрашып, әңгәмә кордык.

Бу дөньяга бер кеше дә ялгыш кына килми, һәркай­сыбызның үз юлы, үз максаты бар. Кайбер кешеләр үзләренең эш-гамәлләре белән хәтта шәһәр, өлкә халкы тормышына үзгәреш кертә ала. Андый шәхесләрне бакыйлыкка күчкәч тә онытмыйлар, рәхмәт сүзләре белән искә алып сөйлиләр. Исмәгыйль Бәдретдин улы Фәткуллов нәкъ шундыйлардан.

Ул 1945 елның 28 августында Бәдретдин һәм Әкълимә Фәткуллов­лар (тумышлары белән Ел­ховка районының Мул­­ла авылыннан) гаи­ләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Мәк­тәптән соң Куйбышев энергетика техникумын тәмамлый, күп еллар “Керамзит” фәнни-тикшеренү институтында гидрогеолог булып эшли. Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән гүзәл Нурания белән тормыш кора. Аз сүзле, тырыш, әйткән сүзендә тора белгән егетнең ышанычлы тормыш иптәше булачагын кыз күңеле белән сизеп ала һәм гомерлек дусты итеп сайлый.

– Исмәгыйльнең артык туры сүзле булуы, бәлки, барысына да ошап та бетмәгәндер. Әмма ул бик ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Акыллы, төпле фикер йөртә белгән Исмәгыйль янына дуслары һәм таныш-белешләре киңәшкә килгәннәрен хәтерлим. Ят кешене беренче караштан бәяли белүе күпләрне гаҗәпләндерә иде, – дип искә ала Нурания апа.

Балалары тугач, Исмәгыйль абый шәһәрнең 1 санлы яшелчә базасында инженер булып эшли башлый. “Уңганлыгы да, үҗәтлеге дә бар иде. Бик иртә тора, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Яшелчә базасында, белгечләр табып, бөтен техникасын, котельныйларын төзекләндерде. Шу­ңа җитәкче һәм эшчеләр алдында да абруе зур булды”, – дип сөйли Нурания ханым.

Туксанынчы еллар башында Самара шәһәренең мөселман җәмгыяте рәисе Вагыйз хәзрәт Яруллин Ис­мәгыйль абыйга, мөселман җәмгыяте рәисе сыйфатында, мәчет төзү эшләрен җи­тәкләргә тәкъдим итә. Монда Исмәгыйль абыйның да, Нурания апаның да әти-әниләре динле ке­шеләр булуын әй­теп үтәргә кирәктер – Бәдретдин һәм Әкъ­лимә Фәткулловлар да, Нурлыгата һәм Нур­лыгыйлем Әсә­дул­лин­нар да ихлас кү­ңелле мөселманнар иде.

…Җәмигъ мәчетен төзү эшләрен башлап җибәрү, әл­бәттә, җиңел булмый. “Әти һәр башлаган эшенең нәтиҗәсен алдан ук күрә белә торган кеше иде. Мәчет төзегәндә дә шулай булгандыр. Татар-мөселман җәмгыяте, өлкә хөкүмәте, татар байлары һәм гади халык садакалары белән Стара Загора урамындагы буш урында мәһабәт гыйбадәтханә барлыкка килүенә бөтен күңеле белән ышангандыр ул, дип уйлыйм.

Чөнки шундый эш башлап җибәрү бөтен катнашучылардан да зур гайрәт һәм үз-үзен аямыйча эшли белү сәләте таләп итә. Аның урынында күпләр: “Булмас бу!” дип, кулын селтәп киткән булыр иде. Хәтта миңа да кайчакта ул бер урында таптана төсле тоела иде. Ләкин  әти, зур кыенлыклар белән булса да, башлаган эшеннән тайпылмады”, – дип горурланып сөйли Фәт­кулловларның кече уллары Наиль.

Исмәгыйль Бәдретдин улы яшелчә базасында эшләгәндә күп татарлар белән таныша, күбесенә ярдәм итә ул. Мәчет төзелә башлагач, киресенчә, алар аңа ярдәм итә башлыйлар. Кемдер техника белән ярдәм итә, икенчеләре төзү материаллары китерә, ә кемдер буш вакытында килеп эшли. “Моңа кадәр төрле сәбәпләр белән Җәмигъ мәчетен төзү эшләре берничә тапкыр кичектерелгән иде. Бу юлы да төзелеш башланып китүенә халык бик ышанып бетмәде бугай, ярдәм кулы сузучылар бик аз иде. Шуңадыр, нигез салу эшләре аеруча авыр барды. Фундаментны салып бетергәннән соң бәйрәм кебегрәк чара оештырылды, пылау пешерелде, күп кеше килде. Монда чынлап та эш бара икән, дип халык күтәрелде, иганәчеләр килеп чыкты”, – дип сөйли Нурания Нурлыгата кызы.

Ә мәчет төзелеп бетеп, ишекләре ачылган көн Ис­мәгыйль абый өчен аеруча зур бәйрәм була. Аннан соң да әле ул берничә ел мәхәллә рәисе вазифаларын башкарып килә. Ә 2005 елда, өлкә мөфтие карары белән, Исмәгыйль Фәт­куллов Самараның Тарихи мәчете бинасын төзекләндерү буенча мәхәллә рәисе һәм төзүче инженер вазифасына куела һәм соңгы көненә кадәр шунда эшли. Җәмигъ мәчете төзелешендә Исмәгыйль ага белән иңгә-иң эшләгән дини һәм милли хәрәкәт активисты Ринат Садыйков, Самараның Тарихи мәчете советы рәисе Усман Илингин аны: “Бик акыллы, ышанычлы кеше иде ул. Һәр сүзен үлчәп әйтә, эшен уйлап башкара иде”, – дип искә алалар.

Исмәгыйль Бәдретдин улы Фәткуллов 2011 елның 8 ноябрендә йөрәк авыруыннан бакыйлыкка күчә. Бу югалтуны аның туганнары да, өлкә мө­сел­маннары да бик авыр кичерәләр.

Бүген өлкән малае Сө­ләйман белән бер йортта, балалары, киленнәре һәм оныклары хөрмәтенә төренеп яшәүче Нурания апа:

– Исмәгыйль – минем бә­хетемә туган кеше ул. Тик гомере генә кыска булды шул, бары тик 38 ел гына бергә яшәп калдык, – дип күз яшьләрен сөртә.

Ә уйлап карасаң, Исмәгыйль ага, гомумән, Самара мөсел­маннары бәхетенә туган кеше булгандыр. Күркәм эшләре белән ул милләттәшләре һәм дин кардәшләре  хәтерендә сак­ланачак.

*  *  *

Газетабызның киләсе сан­нарының берсендә Җәмигъ мәчете төзелешендә катнашкан  Самара татарларының иң актив эшлекле вәкилләре, шул очрактан Исмәгыйль Бәдретдин улы Фәткуллов турында тарихчы һәм журналист Шамил Галимовның күләмле мәкаләсе бастырылачак.

Алия Арсланова.

Бердэмлек