«Безнең өчен зур югалту»: Башкортстанда шагыйрә Зөһрә Фәйзуллина белән хушлашалар

0
90

Уфада 74 яшендә шагыйрә, драматург, журналист, үзешчән композитор Зөһрә Фәйзуллина вафат булды. «Интертат» Зөһрә Хәдитовна турында аның белән якыннан таныш булган кешеләрдән истәлекләр туплады.


27 октябрьдә Уфада язучы Зөһрә Фәйзуллина вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» язып чыккан иде. Ул хастаханәдә вируслы пневмониядән дәваланган һәм хәтта ясалма сулыш алу аппаратына да тоташтырылган булган, диелә хәбәрдә. Зөһрә Фәйзуллинаның хезмәттәшләре, дуслары һәм гаиләсе аның турында истәлекләре белән бүлеште.

Светлана Буранбаева, Башкортстанның атказанган укытучысы, иң якын дусты:
Без Зөһрә белән яшь чактан ук ахирәтләр идек. Сибай педагогия көллиятендә бергә эшләдек. Ул башкорт теле һәм әдәбиятын укытты. Искиткеч талантлы кеше иде. Шигърияттә үзенең зур эзен калдырды. Аның бик күп җыентыклары бар. Музыка укытучысы Әлфия Зиннурова белән бергә алар балалар өчен җыр китабы чыгардылар. Халык аның җырларын бик яратып кабул итте.

Башкортстанның атказанган укытучысы ул. Үзенең дәресләрен яңа методик алымнар белән алып барды. Моны аның күп кенә дәресләрендә булган кеше, җитәкче буларак әйтәм. Традицион булмаган дәресләр үткәрә һәм иҗади биремнәр белән эшли иде, укучыларына бик игътибарлы булды. Класстан тыш үткәрелгән чаралары да искиткеч булды. Безнең Башкортстан өчен бик күп эшләде. Филармониянең, төрле артистларның, җырчыларның юбилей кичәләренә сценарийлар язды. Яшь җырчыларны ярдәменнән ташламады.

Нурия Биушкинаның шәхси архивыннан


Зөһрә журналист буларак тирән эз калдырды. Ул РСФСРның һәм Башкортстанның журналистлар союзы әгъзасы, безнең төбәк «Атайсал» газетасының баш мөхәррире булып эшләде.

Ахирәтем, дустым Зөһрә искиткеч кеше. Без җан дуслар идек. Аның, гомумән, якын кешеләре күп булды. Гаиләләребез дус, сүзләребез бер, серләребез уртак иде. Сәгатьләр буе җырлар җырлау, сөйләшеп утырулар, кич табигатькә чыгып йөрүләр — шул тиклем күңелемә уелып калды. Мин бүген зур югалту кичереп утырам. Хәзер озакламый аны үзенең туган җиренә — Әбзәлил районы Казмаш авылына озатырга юлга чыгачакбыз.

Тәнзилә Әхмәтова, хезмәттәше:

Зөһрә Хәдитовна белән Сибай пединституты ачылганнан бирле танышбыз. Без аның белән бергә абитуриентлардан имтиханнар кабул итү комиссиясендә эшләдек. Бик игътибарлы, ачык, мөлаем хатын-кыз иде. Аның җырлары, моңлы тавышы да колакта әле һаман чыңлап тора…

Минзәлә Шагаюпова, Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы, шагыйрә:

Зөһрә апа — минем каләмдәшем, рухташым, фикердәшем. Мин аны талантлы шагыйрә, композитор, режиссер-сценарист буларак ихтирам итәм һәм яратам. Ул заманында Учалыда уздырылган зур чараларга сценарий язды. Искитмәле рухлы, матур апаны югалттык.

Лилия Ишемьярова, җырчы:

Зөһрә апаны иҗатымны яңа гына башлаган вакыттан бирле беләм. Ул миңа бик күп җырлар иҗат итте: «Тоз салма яраларга», «Килмә», «Теләк» һәм башкалар. Нинди генә темага җыр кирәк булмасын, Зөһрә апа янына барабыз да, шунда ук язып та бирә, икенче көнгә көен дә җибәрә иде. Искитмәле кеше булды! Бик яраттык, хөрмәт иттек. Көтелмәгән хәл булды бу.

Нурия Биушкина, гаилә дусты:

Зөһрә Хәдитовнаны үсмер чагымнан ук беләм. Алар минем әни белән дуслар иде. Күршеләр үк булгач, тагын да тыгызрак аралаша башладык. Ул бик яхшы, игелекле, киң күңелле, талантлы, позитив кеше. Бөтен туганнарына да булыша иде. Фәйзуллиннар гаиләсендә бик еш кына Әбзәлил районыннан Сибайга укырга килгән студентлар туктала иде.

Аңа теләсә нинди серне дә ышанып тапшырырга була. Зөһрә Хәдитовна бик күп еллар уку-укыту өлкәсендә балалар белән эшләде. Балалар өчен бик матур пьеса, әкиятләр язды. Аларны «Чулпан» балалар театрында куйдылар. Мин үзем «Чулпылар» балалар бакчасы мөдире булып эшлим. 2012 елдагы ачылышка сценарий һәм безнең бакчабызга гимн язып бирде. Зөһрә апаның күңел матурлыгы бөтен кешене үзенә тартып торды, яшьләр аны бигрәк тә яратты. 2011 елда Зөһрә апалар Уфага күченгәндә без аларның йортын сатып алдык. Безнең йортта хәзер аның аурасы яши. Концерттан калган афишасы әле хәзер дә тора, махсус калдырдым, тимим. Безнең ишегалдында Зөһрә Хәдитовна һәм ире Вәкил Сафеевич утырткан чыршы үсә. Зөһрә апа бик яхшы хатын, әни һәм дәү әни дә. Аларның 4 оныклары бар. Безнең өчен бик зур югалту бу. Ул позитив кәефе белән һәрвакыт безнең күңелне күтәрә иде.

Зөһрә Фәйзуллинаның оныгы Тимур:

Тормышымның беренче көннәреннән үк өләсәй (дәү әни) минем янымда булды. Ул гади дәү әни булмады. Еш кына җырлый, әкиятләр, башкорт баһадирлары турында легендалар сөйли, филармониягә концертларга йөртә иде мине. Нәкъ менә ул башкорт традицияләренә мәхәббәт тәрбияләде.

Берсендә өстәл артында дәү әнием башка оныкларына (без дүртәү) үзенең бер генә дә башкорт оныгы булмавына зарланып утыра иде, чөнки беребез дә башкортча сөйләшә белми идек. Шулвакыт минем энем Илнур: «Юк, синең башкорт оныгың бар. Ул — Тимур!» — диде. Бу вакыйганы дәү әни һәрвакыт яратып искә алып сөйли иде. Иң яратканым ул дәү әни пешергән юаса (башкорт милли ризыгы). Аның энергиясе ташып тора иде, ул һәрвакыт бик эмоциональ булды. Безне барыбызны да бертигез яратты, тик безнең арада башка төрле бер элемтә бар иде, мин аның беренче оныгы булгангамы икән, белмим. Телевизордан, радиодан аның «Мәктәп вальсы”н ишетеп бик горурланам. Ул минем киңәшчем, дустым иде. Күңелемдә дәү әнием һәрвакыт минем белән булачак.

Зөһрә Фәйзуллина оныклары белән


Нәфисә Тулыбаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

Зөһрә апа кебек киң колачлы шәхесләр белән бергә эшләү бик рәхәт булды. Зөһрә апаны 80нче еллардан алып, әле Сибай каласында педагогия көллиятендә башкорт теле һәм әдәбияты укыткан чагыннан ук хәтерлим, беләм. Һәрвакыт күңел киңлеге, рух бөеклеге белән аерылып торды. Үзе үтә мәхәббәтле, сөйкемле, ихлас күңелле кеше булды. «Мин авылда сугыштан соң туган бердәнбер бала, шуңа мине өйдән өйгә йөртеп, яратып үстергәннәр», — дип сөйли иде ул. Хәзер аның ни өчен драматург, шагыйрә, мәртәбәле укытучы, фидакарь хезмәткәр, ил сөяр, тел сөяр, олы шәхес буларак танылу яулаганын аңлыйбыз.

Ул төпле рухлы иҗатчы иде: халык белән бергә булды, халыкның үзеннән ут алды. Шуларны бераз да түкми-чәчми кире халыкка кайтарды. Ул башкорт телен аңлаган бөтен кеше өчен дә «Зөһрә апай» булгандыр.

«Кичер мине җан сөйгәнем, яннарыңда була алмадым.

Синең авыр чакларыңда, иңнәремне куя алмадым», — дип халык кичерешләрен үзенеке кебек кабул иткән кеше генә яза аладыр.

Кешеләрне теле, җыры, сүзе белән генә түгел, имләп тә дәвалый, өшкереп тә җибәрә белә иде. Аның җырлары, догалары мәңге истә калыр. Бүген олы шәхесебезне мәңгелек дөньяга озатабыз, аның турында хатирәләр белән бүлешеп утыру җиңел түгел… Авыр туфрагы җиңел булсын.

Алсу Бәхтиева, җырчы:

Әле генә Зөһрә апаны озатып кайттык. Мондый кешене югалту бик авыр. Мин һәрвакыт аңа таяндым. Сибайда педагогия көллиятендә укыганда ук аның җырларын җырлый идек. Инде 35 ел буена аның «Мәктәп вальсы» белән укучылар мәктәпне тәмамлый. Мин дә шушы җыр белән сәхнәгә күтәрелдем. Башка матур җырларын да башкардым.

Нинди генә авырлык килсә дә, Зөһрә апа янына бара идем. Ул миңа таяныч, тормышымда маяк булып торды. Йөрәгемнең бер өлеше ул минем.

Әле соңгы айда гына балама әкият язып бирде. Бүген инде менә аны озаттык. Зөһрә апага соңгы тапкыр шалтыратканда, тын алу авыр булуына зарланган иде. «Сез миңа дога кылыгыз», — диде. Ул безнең соңгы сөйләшү булды. Бик авыр, аңлата алмаслык авыр, — диде Алсу ханым.

Зөһрә Фәйзуллина — драматург, журналист һәм җырлар авторы. Башкортстанның, Россиянең Язучылар берлеге һәм журналистлар союзы әгъзасы, Башкортстанның атказанган укытучысы.

Ул 1946 елда Башкортстанның Әбзәлил районы Казмаш авылында туган. 1980 елда Сибай педагогия көллиятендә укыткан. 1996-2001 елларда «Атайсал» төбәкара газетасының баш мөхәррире була. 2005-2012 елларда Сибай башкорт «Чулпан» балалар театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли.

Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар, төрле сценарийлар яза. Зөһрә Фәйзуллина балалар һәм өлкәннәр өчен дә төрле жанрларда иҗат итә.

Ләйсән Рәхмәтуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here