Безнең Галимҗан Хөсәенов

0
41

27 июньдә танылган футболчы, Куйбышевның “Динамо”, “Крылья Советов” футбол клубларында канат чыгарып, Мәскәүнең “Спартак” клубында ныгыган, данлы карьерасыннан соң балалар тренеры булып эшләгән Галимҗан Хөсәеновның тууына 85 ел тула. Аста тәкъдим ителгән мәкалә газетабызда 5 ел элек, тууына 80 яшь тулган көнне басылып чыккан иде. Бу юбилеенда да, бераз гына үзгәртеп, Татарстан һәм Самара татарлары журналисты Минвагыйз абый Зәйнетдиновның язмасын тәкъдим итәбез.

Хәтерне яңартырга, үткәнне искә төшерергә сәбәп булды бу сәфәрем. Җәй башында эш белән Самарага баргач, өлкә радиосыннан бер хәбәр колакка керде. Шәһәр үзәгендәге «Самара-Космос» музеенда 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына һәм «Крылья Советов» клубының 75 еллыгына багышланган күргәзмә ачылуы турында иде ул. Шунда кылт итеп данлы якташыбыз Галимҗан Хөсәенов искә төште бит. Кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле һәм җиңел сөякле егетебезнең ил стадионнарында ут уйнатуын, көндәшләре капкасына һич көтмәгән тарафтан туп кертүен бик күпләр хәтерлидер әле.

Татарстанның Нурлат районы, Яңа Иглай авылында туган Галимҗанның шактый гомере Куйбышев (Самара) шәһәрендә үткән. Бала, яшүсмер чакта ук күңеле футболга тартыла аның, башта яшүсмерләрнең «Динамо», аннан «Крылья Советов» командаларында уйный. Галимҗанның җитезлегенә һәм осталыгына бик күпләрнең исе китә, аны илнең төрле командалары үзләренә кодалый башлый. Ул Мәскәүнең «Спартак» клубын сайлый. Шунда аның бөтен таланты ачыла – команда составында ике тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр СССР Кубогына, бер мәртәбә Европа Кубогының көмеш призына ия була. Дөньякүләм уеннарда да катнаша. «СССРның атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы исем дә ала якташыбыз. Ул сигез тапкыр СССРның иң яхшы футболчылары исемлегенә дә кертелә. Шулай ук «Спартак»ның ул вакыттагы җитәкчесе Николай Петрович Старостинның футболчы-һөҗүмче, соңрак яшьләрне тәрбияләүче тренер Галимҗан Хөсәенов турында «Кечкенә булса да, эче тулы төш кенә» («Мал золотник, да дорог») дип рас әйткән мәгънәле сүзләре дә истә әле. Без, якташлары, Галимҗан белән чиксез горурланабыз, аны онытмыйбыз. «Рубин»да да, «Крылья Советов»та да шундый һөҗүмчеләр күбрәк булсын иде.

Яңа Иглайның Төбәкне өйрәнү музеенда аңа багышланган почмак-экспозиция бар. Анда футболчының фоторәсемнәре, шәхси әйберләре куелган. Ә Нурлатның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Галимҗан Хөсәенов исемен йөртә, районда аның истәлегенә ярышлар үткәрелә.Самарада да аны үз кешесе итеп саныйлар. (Дөрес, өлкәдә туып-үскән Равил Аряпов, Илдар Шабаев кебек «Крылья Советов»тан чыккан танылган татар футболчылар да бар). Мин бу калада, Галимҗан Хөсәенов эзләреннән йөргәндә, моңа чынлап ышандым. Әлеге күргәзмәдә дә, «Крылья Советов» клубы базасында да миңа ихластан якташыбыз турында белгәннәрен җылы итеп сөйләделәр, материаллар белән таныштырдылар. Ә биредә яшәүче татарларыбыз аны онытмыйлар да онытмыйлар инде. «Бердәмлек» өлкә татар газетасы уртак горурлыгыбыз турында әледән-әле язып тора. Дөнья чемпионаты алдыннан «Самара Арена» стадионында якташыбызның бюсты куелган, ә ул 1938 – 1959 елларда Ленинградская урамы, 73 адресы буенча яшәгән өй диварына 2014 елда ук мемориаль такта эленгән икән. Мәшһүр футболчылар аллеясыннан үткәндә һәр кеше Галимҗан Хөсәенов бюст-һәйкәленә дә чәчәкләр салыр, аны кабат искә алыр, хатирәләрен яңартыр, дип уйлыйм.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here