Безнең кызлар булдыра!

0
72

Бөтендөнья татар конгрессы составындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы чит илләрдәге, регионнардагы бүлек әгъзалары белән намазлык, сөлге чигү, дисбе ясау буенча күпкырлы эш алып бара.

2013 елда калфак һәм изү эшләү, татар халык ашлары пешерү буенча Казан­да өйрәтү дәресләре оештырган иделәр. Ә аннары кулъяулык чигү, калфак тегү буенча күргәзмәгә эшләр кабул итә башлыйлар. Узган ел чигелгән сөлгеләр кабул итсәләр, быел чигүле намазлыклар, кулдан дисбеләр эшләүне максат итеп куйганнар. Апрель аенда оешманың VI форумы үтәчәк. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова шунда әлеге кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылачак дип хәбәр иткән иде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы кызлары да үз осталык­ларын күрсәтергә алынганнар. 107 нче балалар бакчасында эшләүче Гүзәл Шәехова чиккән намазлык иң матур эшләрнең берсе дип табыл­ган һәм ул әлеге күргәзмәдә урын алачак.

Гүзәл белән без икебез дә Нарат авылыннан. Бергә уйнап үстек, мәктәпкә дә бергә йөрдек. Кул эшләренә булган мәхәббәте кечкенәдән аның. “Әле мәктәптә укыганда ук чигәргә ярата идем. Чигү алымнарын да шул вакытта ук өйрәндем”, — ди сөйләде ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бу шөгыль бераз онытылып тора. “Бакчада эшли башлагач, нәни кызларны чигәргә өйрәтә башладым. Беренче тапкыр кулъяулыкка рәсем төшереп, чигеп карадылар. Барысы да үз эшләрен өйдә тәмамлап, әниләренә бүләк иттеләр”, — диде Гүзәл. Үзенең кызы Ралинаны да чигәргә өйрәтә икән. “Кызым кул эшләрен бик ярата, күп кенә чигү алымнарын белә”, — ди ул.

Соңрак намазлык чигәргә алынган. “Баш­­ка бик күп уйлар килде: шундый зур, җаваплы эшкә тотыныргамы? Башкарып чыга алырмынмы? “Ак калфак” оешмасы әгъзасы буларак, күп төрле форумнарда, җыеннарда катнашканым булды. Анда үткәрелгән күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән кул эшләренең матурлыгын күреп, сокланып кайта идем. Өлкән яшьтәге апаларыбыз башкарган ич бу эшләрне! Андый осталар безнең Удмуртия җирлегендә дә бар”, — дип сөйләде Гүзәл. Бар кыюлыгын җыеп, зур эшкә алынырга була. “Намазлык чигү берничә өлештән торды. Иң элек мин элеккеге һәм заманча намазлыкларны чагыштырып карадым. Моның өчен каенанамның кибеттән алган һәм аның әнисенең кулдан чигелгән намазлыгын (сандыкта саклана) кулландым. Чигәсе рәсемне сайлаганда, милли бизәкләргә өстенлек бирдем. Аларны китаплардан, ә ошаган бизәкне тукымага төшерүнең бөтен нечкәлекләрен Интернеттан карадым. Соңыннан җепләр, эш коралларын әзерләдем. Барысы да әзер булгач, бисмиллаһ әйтеп, эшкә тотындым”, — дип сөйләде Гүзәл.

Бу эшне башкарып чыгу өчен бер ай вакыт кирәк булган аңа. “Хәзер мин декрет ялында, улыма 5 ай. Ул йоклаган арада көн саен чиктем. Эш барган вакытта кызым да намазлык турында күп нәрсәләр белде. Төрле сораулар бирде. Аңа элек әбиләребезнең чигү чигеп, бәйләм бәйләп кич утырулары турында сөйләдем. Әбиләр, әниләр мендәр тышлары, чаршаулар чиксәләр, яшь кызлар кулъяулык чигеп, сөйгән ярларына бүләк иткәннәр. Кызганыч, хәзер яшьләр генә түгел, өлкәннәрнең күбесе замана белән бергә атлый. Кул эш­ләре дә, борынгы йолалар да онытыла. Шуңа күрә балаларыбыз боларны белсен иде дип телим. Милли гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру – безнең бурыч”, — ди Гүзәл.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасына быел 5 ел тула. 107 нче балалар бакчасында эшләүче кызларның барысы да чигү эшләрендә катнаша икән. Алар башкарган кул эшләрен: намазлык­лар, сөлгеләр, кулъяулыкларны төрле күр­гәзмәләрдә күрергә мөмкин.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here