Домой Главные новости “Безнең якташ героебыз”

“Безнең якташ героебыз”

0
“Безнең якташ героебыз”

Сугыш …Нинди куркыныч сүз
Йөрәкне тетрәндерә, көйдерә.
Күпме гомер киселә, өмет өзелә
Кайгы килә илгә, гаиләгә.
Авыл музее барлыкка килгәч, иң элек “Дан “ залын эшләдек. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмәт җыя башлагач, соңга калганбыз икән дигән, үкенү хисләре йөрәкне биләде. Чөнки, сугышның иң авыр елларын күтәргән авылдашлар, бу дөньядан киткән иде инде. Әйе, 80 елга якын гомер узды шул. Сугыш геройларының фотолары да сакланмаган, нәсел тамыры да өзелгән.
Афган, Чечня сугышлары күпме балаларның гомерен өзде. Безнең авылдан 16 егет – Афган, 8 егет -Чечня җирле сугышта катнашты. Бер гаиләдән икешәр бала сугышта булган. Ананың йөрәге ничек түзде икән? Егетләр аналары янына исән кайттылар, әмма физик һәм әхлакый яктан җимерелгән, йөрәкләре яралы, тормышка күңелләре сүрелгән иде. Өч егет яшьли килеш гүр иясе булды. Һәр елны 15 нче февраль көнне алар белән очрашу оештырабыз. Афган һәм Чечня сугышын узган егетләр аз сүзле, тыйнак, сабыр. Сугышта күргәннәрен сөйләмәскә, андагы булган кичерешләрне яңартмаска тырышалар. Авыл һәм мәктәп музеенда аларга багышланган стендлар, альбомнар бар.
Рәхәт дөньяга ияләнеп, матур хыялларны тормышка ашырып, изге гамәлләр кылып яшәү чоры җитте дигәндә, тагын ачы сугыш җилләре килеп җитте. Украина… Илебезгә, халкыбызга куркыныч янаганда, безнең халык битараф була алмый, ир-егетләр мәҗбүри кулларына корал алды. Авыр сынау чоры башланды.
Бу сугышта авылдан 12 егет катнаша. Мәктәп музеенда мәгълүмәт стенд барлыкка килде. Укучылар өчен төрле чаралар үткәрелә. Мәктәптә укыган, белем, тәрбия алган егетләр ил өчен, тыныч, матур тормыш дәвам итсен өчен көрәшә. Авыл халкы, укучылар гуманитар ярдәм җыеп озата, җирле хакимият гаиләләренә ярдәм кулы суза. Мәчет, мәдрәсәләрдә намаз саен, сугыш бетүен теләп, дога кылына.
Мин язмамны, бер ата-анадан туып, ятимлекнең ачысын-төчесен тәтеп үскән, сынмаган, сыгылмаган ике егетебезгә багышлыйсым килә. Менә алар: Калимуллин Рамил Рафаил улы, 1985 нче, һәм, Калимуллин Ринат Рафаил улы, 1986 нче елгы. Рамил һәм Рафаил сабый вакытларында ук әниләрен югалттылар. Әниләре фаҗигале үлем белән, ике сабыен ятим итеп, бу дөнья белән хушлашкач, әтиләренең әнисе Хөсникамал әбиләре, оныкларын үз канат астына алып, тәрбияләп үстерде. Алты баласын тормыш юлына бастырган әби, ике сабыйга яхшы тәрбия бирер өчен бар көчен куйды. Урыны белән кырыс та, бик тәлапчан да булгандыр. Ир балалар бит. Аралары бер яшь артык кына булганга күрә, икесе дә бер сыйныфта укыдылар. Беренче укытучылары да, сыйныф җитәкчеләре дә Сания апалары булды. Бик сабыр, тыйнак, акыллы, йомшак күңелле мәрхүмә апалары (авыр чирдән Сания вафат булды) балаларның йөрәгенә юл тапты, бөтен күңел җылысын биреп тәрбия кылды. Яраткан әбиләренең һәм мәрхәмәтле мөгаллимә апаларының йогынтысы Рамил һәм Ринатка бик яхшы нәтиҗә бирде. Алар тәртипле, эш сөючән, уңган һәм җаваплы булып үстеләр. Спорт белән шөгылләнергә яраттылар. Төрле ярышларда катнаштылар. Бигрәк тә теләп греко-рим көрәше секциясенә йөрделәр, зур уңышларга ирештеләр. Һәр елны мәктәп, авыл Сабантуй көрәш ярышында катнашып, җиңү яуладылар. Эш белән тәрбияләнгән, спорт сөюче балалар физик яктан көчле, батыр, тырыш егет булып үстеләр.
Икесенең тормыш юллары бер дә аерылмады. Мәктәпне тәмамлагач, 2003-2004 нче елларны аэрокосмос лицеенда белем алдылар.16.12.2004-16.11.2006 нче елларда алар армия сафларында хезмәт иттеләр. Армиядән кайткач та, ОМОН ГУВДы га эшкә урнаштылар. Укуларын дәвам итеп, 2012 нче елны Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының юриспруденция факультетын тәмамладылар. Бер-берсенә терәк, ярдәмче булып яшиләр. Гаилә корып, балалар тәрбиялиләр. Ринат – ике, ә Рамиль бер малай үстерә.


Тормыш авырлыкларын күреп, чыныгып үскән балалар, ил өстенә килгән авыр һәм җаваплы вакытта, беренче булып сугыш кырларына киттеләр. Сугыш кырында, Ринат, кыйпылчык эләгеп, бик каты яралана, күп кан югалта. Иптәшләре көч-хәл белән коткарып калалар. Берничә ай Мәскәүдә госпитальдә дәвалана һәм яңадан сафка баса, хезмәтен дәвам итә.
Хөсникамал әбигә тиздән 97 яшь булачак. Әби күбрәк, әлбәттә, кызлары карамагында. Рамил һәм Ринат та әбиләрен бик хөрмәтлиләр, үзләренә алып тәрбиялиләр, озак-озак кунак итәләр.
Бу ике егеткә сокланып туймаслык! Тормыш юлын үзләре матур итеп салып баралар. Бер-берсен ташламыйлар. Гел бергә, гел янәшә. Ачысын-төчесен бергә тәтегән, барлык авырлыкларны бергә җиңеп чыккан егетләрне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Җиңү яулап кайтып, рәхәт тормышта яшәргә насыйп булсын, Әмин!

Шәйхетдинова Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы
Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы

“Солдат альбомы – 2024” бәйгесе