Домой Пресса Безнең заман геройлары

Безнең заман геройлары

0

      Самараның Журналистлар йорты быел ундүртенче тапкыр Самара губернасының 160 еллыгына багышланган “Намуслылык” («Благородство») акциясен әзерләп үткәрде. Лауреатларны, һәрвакыттагыча, А.С. Пушкин исемендәге тимерьюлчылар Мәдәният йортында бүләкләделәр.
Россия Журналистлар союзының Самара өлкәсе бүлеге һәм Иҗади союзлар ассоциациясе оештырган бу чараны уздыруда өлкә мәдәният министрлыгының да ярдәме зурдан. Шулай ук Журналистлар йорты акцияне уздыруда ярдәм күрсәткән партнерларына – «Русфинанс банк»ка, «Жигули» финанс компаниясенә, «Россия» шоколад фабрикасына, Самараның икмәк-кондитер комбинатына, «Вера Глухова» бакча үзәгенә, «Культурная инициатива» җәмгыятенә һәм башкаларга рәхмәтен белдерә.      Акциянең максаты – кеше кайгысына битараф булмаган, намуслы гамәлләр белән танылган кешеләрнең исемнәрен, эшләрен халыкка күрсәтү иде.
Лауреатлар «Волонтерлар», «Коткаручылар», «Хезмәт кешеләре», «Меценатлар», «Кайгырту һәм шәфкатьлелек» номинацияләре буенча бүләкләнделәр.
Номинантларны халык үзе сайлады. Оештыру комитетына өлкәбезнең 8 шәһәреннән һәм 13 районыннан 147 гариза килгән. Иҗтимагый совет әгъзалары шулар арасыннан 28 лауреатны сайлап алганнар.
Лауреатлар арасында милләттәшләребез дә бар. Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Шамил Әгътәс улы НУРИЕВ «Коткаручылар» номинациясендә бүләкләнде. Ул язгы ташу вакытында бозлы суда батучы баланы коткарган. Малайның тын алмавын күргәч, коткаручы югалып калмый, аны күтәреп ала һәм үз өенә йөгерә. Алар әнисе белән бергә баланы хушына китерәләр. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәндә, бала инде сөйләшә алырлык була.
– Тагын шундый хәл була калса, кабат бозлы суга сикерер идеңме? – дигән сорауга:
– Әлбәттә, андый очракта үзең турында уйлап торырга вакыт булмый бит, – дип җавап кайтара кыю егет.
Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Кадимә Ибраһим кызы ШӘЙМӘРДӘНОВА «Кайгырту һәм шәфкатьлелек» номинациясендә лауреат булды. Ул 14 ел буе өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны караучы социаль хезмәткәр булып эшли. Аңа авыр хәлдәге ялгыз пенсионерларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хәләл җефетләрен карарга туры килә. Ул шуларның һәркайсы өчен җылы сүз таба, кайгысын уртаклаша, мәрхәмәтле була белә һәм бөтен эшләрен дә җиренә җиткереп эшләп бара.
Кадимә ханым Шәймәрдәнова беренчеләрдән булып үз гаиләсенә, өе янганнан соң мунчада яшәп калган, 87 яшьлек Минхаят карчыкны, ялгыз, авыру Сөләйман картны һәм яше туксаннан узган кайнатасын алып тәрбияли. Кадимә апа үзе дә инде олыгаеп бара, берничә тапкыр инфаркт та кичергән, ире дә инвалид. Шуңа да карамастан, ул олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итүдән ниндидер тәм таба. Кадимә апаның йөрәге биниһая зур, чөнки аңа кемнең дә сыкранулары һәм сызланулары сыя.
«Волонтерлар» номинациясендә Кинел шәһәрендә яшәүче 71 яшьлек Земфира Җәмил кызы БИККИНИНА бүләкләнде. Ул авыл хуҗалыгы академиясе музеенда эшли. 25 ел элек «Поиск» волонтерлар отрядын туплап, Земфира ханым Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның каберләрен эзли башлый. Куйбышев шәһәрендә формалашкан 2нче армия эзләре буйлап йөргәндә, “Отвага” газеты хәбәрчесе булып өлкән политрук Муса Җәлил эшләгән редакция урыннарына тап булганнар. Эзләнүләр Новгород шәһәре янындагы Мясной урманына алып килгән. Бу җирләрдә волонтерлар 3898 солдат кабереннән 73 медальон табып алганнар. Димәк, тагын 73 кешенең исеме һәм кабере билгеле булган…
Олы яшенә карамастан, Земфира Җәмилевна әле дә җәй җитү белән экспедициягә чыгып китә.
– Эбонит гильзага яшерелгән фамилияле һәм адреслы кәгазь кисәгенә тап булуымны беркайчан да онытмам. Анда: «Токаренко Лаврентий Яковлевич, Кутузов районы» дип язылган иде. Ул кеше безнең якташ булып чыкты, чөнки 1941нче елда Кошки районы шулай дип аталган. Солдатлар гильзаларга немец листовкаларын, өйдән килгән хатларны, анкеталарны да яшерә булганнар. Дошман тараткан листовкаларда басып алынган территорияләрдә «оҗмах» булачагы турында хәбәр ителә, – дип сөйли Земфира ханым.
«Поиск» отряды аша 1100 студент үткән. Земфира Җәмилевна җитәкчелегендә алар Мәскәү, Тула, Ленинград, Воронеж, Калуга кебек төбәкләрдә эзләнү эшләре алып барганнар.
Волонтерлар төркеменең җитәкчесе Россиядә беренчеләрдән булып, генерал Власов армиясе сугышчыларының сатлык җан булмавын раслап, аларны реабилитацияләүгә тәүге адымнарны ясаган.
– Җәмгыятьтә эшебезне төрлечә бәялиләр. Берәүләр: «Күпме еллар үткәч, тарихны актарырга кирәкмидер», – дип кул селтәсәләр, икенчеләре һәлак булган туганнары, якыннары турында нинди хәбәргә дә шатланып, рәхмәт хисләрен әйтеп бетерә алмыйлар. «Ник сез шул медальоннарны эзлисез? Алар әллә алтынмы?» – диючеләр дә бар. Мин аларга: «Юк, медальоннар алтыннан да кыйммәтрәк, чөнки аларда кеше язмышы», – дип җавап кайтарам. Без һәр табылган сугышчы мәетенә саклык белән кагылабыз: «Туганкаебыз, гафу итә күр инде, син безне бик озак көткәнсеңдер, дибез», – дип сөйләде Земфира ханым.
Волонтерлар һәр экспедициядән бай видеоязмалар алып кайталар, үзләре монтаж ясап, кызыклы фильмнар иҗат итәләр.
«Меценат» номинациясендә ике милләттәшебез – Камышлы авылындагы шәхси “Рустома” стоматология клиникасы хуҗасы, теш табибы Рөстәм Әхсән улы ХИСМӘТОВ һәм Самара өлкәсендәге «Алияфарм» даруханәләр челтәре, өлкә татар «Дуслык» иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев бүләкләнделәр.
Рөстәм әфәнде Хисмәтов Камышлы районында үткәрелә торган барлык мәдәни чараларның спонсоры. Меценат – дүрт малай әтисе, дүрт онык бабасы да әле. Ураза ае ахырында ул тормыш иптәше Гөлсинә белән мохтаҗ гаиләләрдәге укучы балаларга яңа киемнәр алып бирә. Мәсәлән, Алия Дәүләтшинаның өч баласына яхшы сыйфатлы кием-салым, җылы курткалар, аяк киемнәре, барлык уку әсбаплары бүләк иткәннәр.
– Кемгә ничектер, ә мин мохтаҗ кешегә ярдәм итүне һәркемнең бурычы дип саныйм. Балаларның йөзендә куаныч күрүдән дә тирәнрәк хисләр буламы икән дөньяда? – дип сөйли Рөстәм әфәнде.
Татар милли хәрәкәте активисты, милли бәйрәмнәребезнең спонсоры Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев татар яшьләре оешмасы да булдырып, алар белән актив эш алып баручы буларак бәяләнде. Фәхретдин Бәдретдинович турында без киләсе саннарыбызның берсендә тәфсилле язма урнаштырырга уйлыйбыз.
Беркемне дә битараф калдырмаган тагын бер номинант турында әйтеп үтмичә булдыра алмыйм. Быел “Намуслы гамәлләрнең пропискасы була алмый”, – дип, Самара “Намуслылык” акциясенең лауреатлар исемлегенә Ярославльнең «Локомотив» хоккей командасы капитаны Иван Ткаченконы да керткәннәр. Һәлак булган номинант исән чагында масштаблы хәйрия эше алып барган. Ул, исемен белгертмичә, соңгы 4 елда рак белән авыручы балалар счетына 10 миллион сум акча күчергән. Һәлак булуына 15 минут каларак, ул авыру милләттәшебез Диана Ибраһимова счетына 500 мең сум акча җибәреп өлгергән һәм шулай кызны үлемнән коткарган. Ә үзе оҗмахтадыр инде хәзер…
ГТРК «Самара» телекомпаниясе, Ярославльдәге коллегалары белән берлектә, Иван турында видеоролик әзерләп күрсәттеләр. Зал аңа аягүрә басып кул чапты. Бу мизгелдә күпләрнең күзләре яшь белән тулган иде.
Лауреат бүләге хоккеистның Ярославльдәге музеена тапшырылачак.
Гомумән, акциянең барлык номинантлары да эчкерсез, намуслы булулары белән хөрмәт казанган шәхесләр. Аларның гражданлык батырлыгы барыбызны да таң калдырды.
Мондый чаралар намуслы, эчкерсез кешеләрнең булуын раслап, оптимистик рух уята. Бар икән әле безнең заман геройлары!

 Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 51 | 17.12.2011