Ростов өлкәсендә бер ханым яңа туган оныгын чиләктәге суга батырып үтергән. Әлеге хәл 4 гыйнварда булган. 47 яшьлек ханым 23 яшьлек кызының баласын өйдә таптырган.
Бала тугач, хатын сабыйны чиләктәге суга салган. Бала яшәү билгесе күрсәтми башлагач, аны пакетка төреп, йорт артында күмеп куйган.
Баланың әбисенә карата җинаять эше кузгатылган. Хатын гаебен таныган. Ул сак астына алынган.
Фото: pixabay.com
Шәһри Казан
matbugat