Биш көнлек укытуга күчәргәме, күчмәскәме?

0
114

Биш көнлек уку турында хыялланыргамы? Читтән торып укыган көннәрдә әти-әниләр моңа күбрәк өметләнә башлады. Ә биш көнлекнең файдасы бармы?

Бу сорау бүген генә килеп тумады. Соңгы вакытта әти-әниләрдән, балаларыбыз күп укып, төне буе өй эше әзерләп арый, ял итәргә вакытлары калмый, дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Уку атнасын кыскарту турында үтенечләрен әти-әниләр «ВКонтакте»да узган туры элемтәдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка да җиткерделәр.  

Быел республиканың 28 мәктәбендә 5 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы атнага биш көн генә укый. Азрак уку, күбрәк ял итү башкаларга да тәтерме?  

– Моның өчен республика мәктәпләре буенча бердәм имзалар җыярга кирәкми. Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә. Тик СанПиН таләпләре, уку сәгатьләре үтәлергә тиеш. Әмма бу сорауны бер калыпка салырга ярамый. Бер мөгаллим икенчесенә охшамаган, әти-әниләр дә шулай. Һәр мәктәпнең үз программасы бар, әти-әниләр дә уку йортын баласының мөмкинлекләреннән чыгып сайлый, – диде министр.  

Районнарда хәлләр ничек? Андагы әти-әниләр дә бу хакта уйланамы?  

– Без киләсе елдан биш көнлек укуны кертергә планлаштырган идек, ләкин әлегә кире уйладык. Бу – җиңел эш түгел. Сәгатьләр санын, уку программасын – барысын да җентекләп карарга кирәк. Кайдадыр кыскартырга туры киләчәк. Әти-әниләр фикерен дә исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә теләк белән генә булмый. Бездә бары коррекцион мәктәптә генә биш көн укытыла, – диде Зәй районы мәгариф бүлеге башлыгы Лилия Печина.  

Киләсе елдан Казан мәктәпләре дә биш көнлеккә күчмәгәе. Дистанцион укулар башлангач, башкала мэры Илсур Метшин бу хакта фикерен белдерде:  

– Без биш көнлек уку турында күптән хыялландык. Булган тәҗрибә белән бергә, барлык норматив документларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн укытуны берләштерә алачакбыз. Һичшиксез, дәресләрне һәм хәзерге вазгыятьнең барлык уңай якларын исәпкә алырга кирәк, – диде ул.  

Казан мэриясенең матбугат үзәгенә шалтыратып, башкалада биш көнлек укыту турында кызыксындык. Хәзерге вакытта бары 12 нче мәктәптә генә укучылар шулай укый. Бу – яһүд мәктәбе. Андагы биш көн уку тәртибе турында газетабызның моннан алдагы саннарында язып чыккан идек. Тагын ике мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының программасы биш көнлек. Башка мәктәпләрдә – гадәти 6 көн расписаниесе. Дистанцион укулар барганда да хәлләр үзгәрмәгән. Киләсе елдан ничә мәктәпнең мондый системага күчәргә җыенуы турында мәгълүмат юк. Бу бары августта гына билгеле булачак.  

– Сәламәтлек өчен һичшиксез, биш көнлек уку кирәк. Әмма моның башка ягы да бар. Без Россиядә БДИ шартларында яшибез, вузга кермәгән 18 яшьлек егетләр армиягә бара. Әти-әниләргә йә армияне, йә сәламәтлекне сайларга туры килә. Биш көнлек уку системасында бик оешкан балалар гына тирән белем алырга мөмкин, – ди Казандагы махсус олимпиадаларга әзерләүче фәнни үзәк директоры Павел Шмаков. – Тагын бер мөһим ягы турында әйтәсе килә. Биш көнлек уку кертелсә, Роспотребнадзор балаларның сәламәтлегенә зыян килмиме дип тикшерергә тотыначак. Шуннан инде физкультура, рәсем, татар теле дәресләрен кыскарта башлаячаклар. Кайбер фәннәр дистанцион укытылырга мөмкин. Россиядә барлык балаларның да өйләрендә компьютер булмавын, нинди кыенлыклар кичерүен беләбез. Биш көнлек уку җитеш тормышта яшәүче гаиләләр өчен бик яхшы. Алар балаларын акча түләп яки чит илләрдә укыта ала. Башлангыч сыйныф укучылары өчен биш көн укыту кирәк.  

Сәрия Мифтахова  

Фикер:

Роза Вәлиева, КФУдагы мәгариф һәм психология институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы:  

– Күп кенә илләрдә биш көнлек уку тәҗрибәсе бар. Көн буе эштә булган әти-әниләргә атна ахырында балалары белән ял итәргә җай чыга. Шуңа күрә биш көнлек укытуга каршы түгелмен. Бу очракта физкультура, татар теле кебек дәресләр кыскартылырга тиеш түгел. Стандарт буенча дәрес 45 минут үтә. Татар теле дә – башка фәннәр кебек мөһим фән. Мәктәпләрнең уку планы бар, ул бар нечкәлекләрне күздә тотып төзелергә тиеш.  

Мөнирә Садыйкова, укытучы:  

– Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: шимбә көнне бик күп бала дәрескә килми. Яңа тема үтеп булмый, контроль эшкә әзерләним дисәң дә, кайчак 30 процентлап бала юк. Бу әти-әниләрнең атна ахырында ял итүенә бәйледер дип уйлыйм. Әти-әниләрнең рәхәтләнеп йоклыйсы килә. Бала сәгать 8дә мәктәптә булсын өчен аны иртүк торып, ашатып-эчертеп, киендереп җибәрергә кирәк. Биш көнлек укытуга күчкәндә, татар теле сәгатьләре кимүе дә ихтимал. Шимбә көнне бала йокысын туйдырып, теләсә нишләп йөрсә, бер көн ким укудан ни файда? Шуңа күрә мәктәпкә йөрүне яхшыртырга кирәк дип саныйм.

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here