Домой Главные новости «Бишле» алучыга – бүләк, «икеле» куелмый һәм серле спикер

«Бишле» алучыга – бүләк, «икеле» куелмый һәм серле спикер

0
«Бишле» алучыга – бүләк, «икеле» куелмый һәм серле спикер

Бүген, 19 октябрьдә, бөтен Җир шары татарлары дүртенче мәртәбә “Татарча диктант” акциясендә катнашалар. Самара өлкәсе дә бу чарадан читтә калмады, әлбәттә. Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Каню-каев үткәргән җыелышта бу турыда тәфсилле сөйләшү булды. Үткән елда Самара өлкәсендә Татарча диктант язучылар саны 500ләп кеше булса, быел катнашучылар саны 1500дән дә ким булырга тиеш түгел, дип белдерде оештыручы.

Шулай итеп бүген, 19 октябрьдә, Самараның “Яктылык” мәктәбендә, Халыклар дуслыгы йортында, Җәмигъ мәчетендә, Ленин урамындагы Шашкачылар йортында, өлкәнең татар авыллары мәктәп-ләрендә Татарча диктант языла. Әле бу хәбәрне ишетмәгән, ләкин диктант язарга теләгән кешеләр өчен Самара өлкәсендәге акцияне оештыручыларның берсе булган Винер Нурмөхәмитовның теле-фонын хәбәр итәбез – 8-927-748-73-27.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, КФУ доценты, филолог Гөлназ Мөгътәсимова акциягә багышланган матбугат конференциясендә быелгы акциянең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

– Диктантның идеологиясе буенча шуны әйтәсе килә: кеше чит телдә хаталы язса, грамотасыз яза, дип түбәнсетеп карыйбыз. Ә туган телендә дөрес язмаса, без аңа гел ташлама бирәбез. Андый күренеш нормага кермәсен иде. Чөнки тел – ул сөйләшү өчен генә түгел, көндәлек тормыштан башлап фәнни язмаларга кадәр татарча дөрес язу да, – диде Ленария Мөслимова.

Аның әйтүенчә, 2016 елдан бирле «Татарча диктант»ны ел саен 50гә якын төбәктә язалар. Быел тагын дүрт ил Татарча диктант акциясенә кушылган: Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия. Төркия диктант язу мәйданчыклары санын бишкә кадәр арттырган, Казанда – дүрт, Мәскәүдә 5 мәйданчык оештырылган.

– Татарстанда Татарча диктант акциясендә ел саен мәктәпләр актив катнаша. Шулай ук яшьләр оешмалары да читтә калмый. Шундый оешмаларның берсе быел “Түбәтәй” кафесында җыелачак. Яшьләр мәктәпләрдә, кәһвәханәләрдә дә белемнәрен сынап караячаклар, – диде ул.

Диктант текстларына килгәндә, быел Татарстан өчен Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәреннән өзек, ә Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестеннән өзек сайланган.

– Былтыр текст озын иде, кыскарак кирәк, диючеләр булды. Быел уртак бер фикергә килеп, аны кыскарак итәргә тырыштык, – диде КФУ доценты, филолог Гөлназ Мөгътәсимова.

Текстларны атказанган сәнгать эшлеклеләре, язучылар, танылган шәхесләр укыячак. Мәсәлән, Италиядә төп укучы – опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина булачак. Казанда төп диктант язу мәйданчыгы булган КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында кем укыячагы әлегә игълан ителми. Серле спикерның Камал театры артисты икәне генә билгеле.

Диктантны кечкенәләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә яза ала. Аларга аерым текстлар тәкъдим ителә.

– Диктант язучы: “Мин бу текстны яза алдым!” – дип шатланырга тиеш. Шуңа да көндәлек тормышта кулланыла торган текстларны сайларга тырыштык. Искергән архаик сүзләр, гарәп, фарсы алынмалары күп булмаган текстларга игътибар иттек, – диде Гөлназ Мөгътәсимова.

Татарча диктант язу акциясен оештыручылар сайтта теркәлде, анда диктант тексты, билге кую критерийлары, махсус бланклар куелды.

– Һәр мәйданчык өчен җаваплы кеше, әлеге сайтка кереп, мәгълүматларны карый ала. Билгеләрне диктант язылганнан соң 30 көн дәвамында сайтка теркәргә ярый. Диктант язучы үзенең билгесен сайттан карап белә, сертификат бастыра ала. Сертификатка һәр оешма үз мөһерен куя. Кайбер төбәкләрдә бу бәйрәмгә әверелә. Диктантны башкарып чыккан кеше киләчәктә татар хәрәкәтенә битараф кала алмый, башка проектларга да кушылып китә, – диде Ленария.

Гөлназ Мөгътәсимова әйтүенчә, Татарча диктант язу татар телен үстерә, хатасыз яза белүне популярлаштыра. Хәтта күпчелек халык белмәгән хаталар ачыкланып, алга таба бу сүзләр дөрес языла башлый икән.

– Мәсәлән, чәкчәк сүзе сызыкча аша язылмый. Мин күзәтеп барам, соңгы елларда газета-журналларда бу сүзне кушып яза башладылар. Димәк, диктантның файдасы бар, – дип сөйләде ул.

– Уйлап карагыз әле, 19 октябрь көнне бөтен Җир шары Татарча диктант язарга утыра. Бу бит бик көчле энергетика. Үзегезне шушы акциянең бер өлеше итеп хис итәргә өндәр идем, – диде Ленария Мөслимова.

Быел татарча диктантны бишле билгесенә язучыларга “Татарча яз” дигән значоклар биреләчәк. Диктант язу мәйданчыкларын, башка файдалы мәгълүматны http://diktant.tatar/ сайтыннан карарга була.

– Бу, гомумән, күңелле вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә, икелеләр куелмый. Иң мөһиме – татар китапларын күп уку. Әгәр кеше укымаса, хатасыз яза алмаячак, – диде Гөлназ Мөгътәсимова.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге Башкарма комитеты, Та-тарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.

Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

(“Интертат”)

Бердэмлек