Домой "Ак калфак" Бөек җиңү бәйрәменә багышлап

Бөек җиңү бәйрәменә багышлап

0
Бөек җиңү бәйрәменә багышлап

Кинель купере

…Нинди кеше булып сакланырбыз
Исәннәрнең тирән хәтерендә
Гакыйль Сагыйров.

Аның яшелле- каралы яулыгы астыннан көмештәй чал чәченең бертекләре күренә. Йозендә- буразналар, картлыкныкы гына түгел, ә авыр тормыш, сагыш, кайгы- хәсрәтләр салган бураназлардыр, мөгаен. Ул үзенең күзләрен ызба тәрәзәсеннән ерак офыкка текәп, уй-хыяллары белән яшьлеген хәтерлидер, әллә инде авылларыннан ерак төньяк көнбатыш юнәлешендәге Ленинград фронтындагы сугыш елларының аңа да тигән ачы җилләрен исенә тешерәдер. Безнең каршыбызда туксан дүртенче елын тутырып баручы Бөек Ватан сугышы ветераны мөхтәрәм Мәрьям апа Мирсәит кызы Канюкаева. Самара өлкәсе Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында туып үскән бер олы шәхес ул. Алар авылдан өч кыз:Зәкия Рахматуллина, Хәтимә Әпкалимова һәмМәрьям Канюкаева үз теләкләре белән сугыш башлангач кулларына корал алып фронтка Мәчәләйдән китүчеләр. Илне фашистлардан якларга 367 кеше киткән, аларның 164 яу кырында хәләк булып калганнар. Ә исән булып кайтучылар кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, барысыда җан җәрәхәте белән кайтучылар- инде күбесе мәңгелектә.
Мәрьям апа хәзер Иске Мәчәләй авылыннан ерак түгел Пример исемле авылда яши. Мин аның белән беренче булып узган елның февраль аенда очрашкан идем. Бертөркем ярдәмчеләрем белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Иске Мәчәләй фронт сугышчылары һәм тыл хезмәткәрләре турында “Подвиг огненных лет” исемле китапка материаллар тупланган көннәренең берсендә иде бу очрашу. Тыйнак кына өй түрендә өстәлдә самавар кайнап утыра, милли ризыклар. Тәмле чәй эчкәннән соң Мәрьям апа үзенең сакланып калган фотоларын күрсәтә, сугыш һәм хезмәт медальләрен өстәлгә куя. Алар арасында “За оборону Ленинграда” дигән медаль дә бар. Мин Мәрьям ападан “нинди җилләр сезне ул якларга илтте соң” дигән сорауга, ашыкмыйча гына, салмак кына тавышы белән сөйләп бирде:- Бу, улым, сугыш җиле. Без авыл кызлары, авыл мәктәбен тәмамланганнан соң, югары уку йортында белем алырга дип хыялланып йөри идек. Ә соңыннан, кем белә бит, бәлки берәр акыллы егет очраса, гаилә тормышы да насыйб булган булыр иде. Әммә ләкин безнең асыл хыялларыбызны, корган планнарыбызны явыз дошман башлап җибәргән сугыш юкка чыгарды…
1942 ел. Немец фашистлары Идел тирәсендә Сталининградны яулап алырга сугышалар. Дошманнан саклану чараларының берсе- Идел буйларында окоплар, траншеялар казыттыралар. 18 яшьлек Мәрьям Канюкаеваны да шул максат белән Сызран шәһәре тирәсенә җибәрәләр. Аннан соң ул Куйбышев шәһәренә кайтып хәрби самолетлар чыгара торган авиация заводына эшкә керә. Ләкин яшь кызның теләге- корал тотып дошманга каршы сугышу. Ул хәрби комиссариатка барып үзенең теләген белдерә һәм аны 1942 елда Иске Әмәнәктә (Похвистнево районы) урнашкан авыр машиналар йөртүче шоферлыкка укыталар һәм курслардан соң Ленинград фронтына Выборг шәһәренә җибәрәләр.
Кызыл Армия дошманга коточкыч куркыту тудыручы кызлар исемен йөрткән “Катюша”лар белән туплана. Ул реактив минометлар Америкадан җибәрелгән “Студебеккер” авыр машиналарга урнаштырган була Мәрьям Канюкаева нәкъ шул студебеккерны йөртүче итеп билгеләнә дә инде. -Ул студебеккеларны йөртү бик авыр иде, – ди Мәрьям апа. – Залп белән аткан вакытта без, машина йөртүчеләр, кабинадан чыгып, колакларыбызны томалап, берәр ышык җайга посып тора идек, чөнки снарядлар атылган чакта чыннан да искиткеч көчле тавыш чыгаралар иде. Залп биргәннән соң тиз генә машинага утыра идек тә, йөз-йөзилле метр ераклыкка күчә идек. Ун- үнбер минуттан фашистлар безнең “Катюшалар” баскан элеккеге урынга туп аталар иде,- диеп сүзен тәмамлый Мәрьям апа.
Бөек Җиңү көнен Мәрьям апа Ленинградта автомобиль заводында эшләгән вакытта каршы ала. Заводта бер ел эшләгәннән соң, 1946 елның көзендә отпуск алып үзенең туган авылына Мәчәләйгә кайта һәм аның тормыш юлы көтмәгәндә генә үзгәреп китә: алар авылдашы Сәүбән Сарач улы Сөләйманов белән никахлашалар һәм гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Сәүбән ага 1939 елдан Кызыл Армия сафында хезмәт итә. Сугыш юлларын 1945 елда Болгариядә тәмамлаганнан соң, аны японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Алары да җиңеп кайткач, Сәүбән Сөләйманов үзенә тигән “көмешен”, Мәрьямын алып Урта Азиягә китәләр, ә инде 1960 елда туган якларына кайтып, Примерда тормыш итә башлыйлар, дүрт балаларын тәрбияләп үстерәләр. Моннан 15 ел элек инде Сәүбән ага Сөләйманов Мәрьям хәләлен калдырып мәңгелеккә китә.
Мәрьям апа бүген дә исән, сәләмәтлеге картларча. Ул үзенең кызы тәрбиясендә яши, хөкүмәт тарафыннан да анарга зур хөрмәт күрсәтелә. Мәрьям апа йөртына бик еш кына мәктәп укучылары килеп сугыш ветеранының хәлен беләләр, сугыш турында сорашалар, аның хәрби һәм хезмәт бүләкләренең тарихларын сорашалар. Шундый очрашуларның берсендә Мәчәләйдә яшәүче мөхтәрәм Таһир кызы Таһирә Абусиманова Мәрьям апа турында әйткән бик җылы сүзләрдән соң, болай дигән иде:
-Безнең буын Бөек Ватан сугышы турындагы хәлләрне Мәрьям апа һәм башка сугышта катнашкан ветераннарыбыз сөйләвеннән, кино- китаплардан гына беләбез. Миңа сугыш турында әбием Хөршидә Газизова- Субеева һәм әнием Рәшидә Хасанова-Газизова сөйлиләр иде. Сугыш юллары минем Валиулла бабам Газизовны да Ленинград фронтына, Мәрьям апа сугышкан якларга илтеп ташлый. Ләкин анарга туган якларына исән кайтырга насыйб булмый: ул 1942 елның 24 июнендә җәрәхәтләнеп сугышта вафат була. Әбием өч бала белән кала. Ленинград блокадасыннан Мәчәләйгә кайткан тагын дүрт балалы гаиләне дә үз өстенә алып, ачлык, ялангачлыкка карамастан туганнарча яшиләр. Әниемә сугыш башланганда 11 яшь булган. Аның әтисен, яисә минем бабамны, 1941 елның июнь аенда, башка авылдашлары белән бергә фронтка озата баралар. Сугышка китүчеләрне Подбельск военкаматы кырында туплыйлар.Хатын- кызлар, балалар арбаларга төялеп, үзләренең улларын, әтиләрен, бабаларын, ирләрен Зур Кинель елгасы аша салынган күпер төбенә кадәр озата баралар. Шунда минем бабам әниемне кулына күтәреп ала да, үзенә кысып кочып “елама, кызым, без немецләрне җиңеп, тиздән әйләнеп кайтырбыз”,- диеп тынычландырырга тырыша. Ләкин, бу күрешүнең сонгысы була, бабам сугышта батырларча хәләк була. Әнием, мәрхүм, әйтә иде: “Кинель елгасы күпере безне икегә бүлде- аның бер ярында тыныч тормыш, ә аръягында явыз сугыш сыман тоела иде”.
Һәрвакыт шул күперне узган саен әниемнең сүзләре искә төшә, авылдашларымның сугышка киткән вакыйгалары күз алдыма килә дә, үземне дә озатучылар арасында булган сыман хис итәм, – ди Таһира ханым Абусиманова.
Бөек ватан сугышы чоры батырлары һәм тылда Җиңүне якынлаштыруда көчләрен җәлләмәгән каһарманнарыбыз мәңге онытылмасын иде!

Сохраненное изображение 2016-4-11_16-29-25.234Канюкаева Марьям

samay1

Идеал Гәләветдин,
хәрби хезмәт ветераны,
отставкадагы полковник,
китаплар авторы.
Самара шәһәре.