Самара студенткасы 800 меңнән артык сумлык грант отты
Яшьләр көне алдыннан «Росмолодежь. Гранты» конкурсының 1 нче сезонына йомгак ясалды.
Самара өлкәсенең 13 проекты җиңүчеләр исемлегенә керде һәм төбәгебездә барлыгы 8 миллион сумлык грантлар гамәлгә ашырылачак.
Отучылар арасында Самара дәүләт социаль-педагогик университетының дүртенче курс студенткасы Динара Аделшина Динара Адельшина да бар. Аның иҗади инициативаларга һәм мәдәни-мәгариф мохитне үстерүгә юнәлдерелгән «Көлү целинасы» округ фестивале» проекты «#вдохновляй» номинациясендә җиңде һәм 822 000 сум акча отты.
– Бу сумма Идел буе федераль округы яшьләрен команда иҗатына җәлеп итү һәм студентлар отрядлары вәкилләре һәм эшләүче яшьләр арасында КВН хәрәкәтен үстерүгә тотылачак. Проект ике этаптан тора: читтән торып һәм турыдан-туры Идел буе федераль округы студентлар отрядларының Самарада узган слётында катнашу. Анда 14 төбәктән 16 – 35 яшьлек 150 кеше җыелачак.
Беренче этапта сайлап алу үтәчәк һәм нәтиҗәдә чараның оффлайн форматына барлыгы 10 команда (50 кеше) чакырылачак. Проектның партнеры – “Идел буе федераль округының Россия студентлар отрядлары” оешмасы.
Без 2026 елның июленнән 2027 елның февраленә кадәр бик зур күләмле эш башкарырга тиеш. Катнашучылар өчен “Сценарий осталыгы нигезләре”, “КВНда актерлык осталыгы”, “Реквизит белән эшләү”, “Музыкаль озата бару һәм отбивкалар” кебек дистанцион мастер-класслар, шулай ук командалар администраторлары өчен аерым вебинар үткәреләчәк. Гомумән, бик күп нәрсәләр эшлисе бар әле, – дип аңлата проектның җитәкчесе Динара.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, 2027 ел башында Идел буе федераль округының барлык командаларын чакырып, Самара өлкәсендә ел саен оештырыла торган ачык “Россия студентлар отрядының КВН лигасы”н булдыру буенча брифинг уздырылачак. Ә проектның нәтиҗәсе бу¬лып 150 катнашучының компетенцияләре үсүе һәм “Россия студентлар отрядының КВН лигасы”н регионара остазлык һәм редактура системасы буларак даими рәвештә эшләтеп җибәрү торачак.
Сызран кызы Динара инде мәктәптә укыганда ук төрле иҗтимагый эшләрдә актив катнаша башлый. Ә югары уку йортында белем алганда мөмкинлекләр тагын да арта. Шулай, мәкаләм герое 2024 елда – “Бөтендөнья яшьләр фестивале”, 2025 елда узган “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы кебек зур чараларны оештыруга зур өлеш кертә, өч елдан артык КВНда уйный. Бүгенге көндә “XXL” КВН командасы вәкиле булып тора. Алар – Оренбург рәсми лигасының ярымфиналчылары. 2025 елның декабрендә Динара Аделшина – “Ел студенты” Россия милли премиясе җиңүчесе исемен ала, ә күптән түгел “Татар кызы-2026” Халыкара бәйгесенең региональ этабында финалистка булды.

– Командадашларым белән бергә без слёт үткәрергә генә түгел, ә КВНга юл башлаучыларга читтән торып әзерләнергә ярдәм итәргә телибез. Бу проектның университетка һәм төбәккә генә түгел, ә бөтен округка файда китерәчәгенә шатмын, – дип тәмамлады сүзен активистка Динара.
автор: Эльмира Сәйфуллина
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”