Домой Главные новости В стране и мире Буген Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак

Буген Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак

0
Буген Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак

24 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышында чыгыш ясаячак.

Чара 10:00дә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уза. Аннан теле- һәм радиотрансляция оештырылачак.

Утырышка Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы, республика Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятие җитәкчеләре, Иҗтимагый палата, Халыклар ассамблеясе, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр, яшьләр, спорт оешмалары вәкилләре — барлыгы 770 кеше чакырылган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясаган иде

vatantat.ru