Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Булат Бәйрәмов: “Кызыбызга 5 яшь тулды инде. Көтәбез. Чиратта 4500 нче булып торабыз”

Булат Бәйрәмов: “Кызыбызга 5 яшь тулды инде. Көтәбез. Чиратта 4500 нче булып торабыз”

0
Булат Бәйрәмов: “Кызыбызга 5 яшь тулды инде. Көтәбез. Чиратта 4500 нче булып торабыз”

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп биреләчәк, дигән законны күпләр шатланып кабул иткән иде. Тик бу сөенеч озакка бармады кебек. Вәгъдә ителгән җирләрне кайберәүләр 7 шәр ел көтә. Ул арада олы балаңа 18 яшь тулып, күп балалы статусын югалтсаң, кишәрлексез калуың да бар. Шуңа да күпләр үзләренә тиешле җирне алу өчен җитәкчелеккә хатлар яза, суд юлын таптый… Булат БӘЙРӘМОВ, алып баручы, җырчы: — Өченче кызыбызга 5 яшь тулды инде. Безгә җир бирмәделәр әле. Көтәбез. Чиратта 4500 нче булып торабыз. Шәхси йортны сатып алдык. Күп балалыларга бушлай җир бүлеп бирелү әйбәт программа анысы. Әмма, нияте изге булса да, бездә ахыргача уйлап бетермәү дигән нәрсә бар. Ул җирләрнең күбесенә коммуникацияләр үткәрүдә тоткарлыклар күзәтелә. Аннары өч һәм аннан да күбрәк бала табучылар да артты. Ничек барысына да җир тапшырып бетерәсең? Баланы җир, акча өчен тапмыйсың бит инде. Безгә тиеш дип, дәүләттән ярдәм көтеп утыру да дөрес түгел. Уйлап карасаң, халык өчен иң файдалысы Ана капиталы программасы булгандыр, мөгаен. Ул акчага торак та алдылар, баланы укырга да керттеләр. Җир урынына акча бирсәләр, бәлки, отышлырак булыр иде.