«Булат батыр» — беренче татар фильмы

0
34

1927 елда төшерелгән «Булат батыр» дигән тарихи боевикны беренче татар фильмы дип карыйлар. Чынлап та, атамасы татарчага охшаган, эчтәлеге дә Казан белән бәйле. Ул заманда кинолар әле тавышсыз була, шуңа татар телендә түгел, дип бәйләнеп тә булмый. Русча субтитрлар арасында «Айдагыз Казанга», «качкыннар», «хайваннар» дигән сүзләр дә күренгәли. Татарча ич бу.

НИБАРЫ ИКЕ КИНОТАСМА

Фильмның төп герое Булат батыр түгел, ә аның улы — Әсфән. Шуңа күрә киноның исеме «Әсфән» булса, дөресрәк булыр иде дә… Ләкин Әсфән бик күркәм холыклы булса да, патша офицеры бит әле. Шуңа күрә аны герой итеп күрсәтү инкыйлабтан соң төшерелгән фильмга бер дә килешмәс иде. Кинодагы вакыйгаларга килсәк, алар Пугач явы чоры белән бәйле. Монда ялганлап, үзен патша дип игълан иткән, башлык та, иярчәннәре дә, алар арасында йөргән Булат батыр да, нибары ун ел элек булган Октябрь инкыйлабы һәм Гражданнар сугышына ишарәлиләр.

Нинди генә идеологик нигез булмасын, «Булат батыр» — татар тормышына багышланган, татар геройлары очраган беренче фильм. Әгәр совет киноматографиясен барласак, татарлар турында нибары ике кинотасма искә төшә — «Булат батыр» (1927) һәм «Возвращение чувств» (1979).

Ә бит татар зыялылары 1917 елга кадәр үк халкыбызның үз киносы кирәк дип хыялланган: татар артистлары катнашында, татар психологиясен күзаллап төшерелсен ул, дип теләгәннәр. Заманына күрә бу юнәлештә бераз көч тә тупланган була. Тавышсыз кинода татар театр артистлары уйный алырлар иде ич. Әлбәттә, Татар автономиясе төзелгәч, бу хыял-омтылышлар тагын да көчәя. Ниһаять, 1926 елда «Татаркино», татар тормышы буенча язылган киносценарийга бәйге игълан итә.

ТАТАР ФИЛЬМЫН ТАТАРЛАРСЫЗ ГЫНА

Киләсе елда «Совкино» татар киносын төшерә дә башлый. Әмма «Булат батыр» фильмын татарларсыз төшергәннәр дисәк, ялгыш булмас. Әлбәттә, сценарий өчен Абдрахман Шакировның әсәрен кулланалар. Әгерҗедә яшәгән партия эшлеклесе «Таткино» конкурсы җиңүчесе була. Ул язган әсәрне сценарист Натан Зархи һәм режиссер Юрий Тарич шактый шомарталар. Кино төшерүдә катнашучы бердәнбер татар кешесе — Каюм Поздняков — режиссер ярдәмчесе. Аңа ул чорда 30 яшь була, соңрак ул үзен кинодокументалистика юлында таба, шул юнәлештәге режиссерга әйләнә. Каюм Поздняков чыгышы белән Тамбов губернасыннан. Шунысы кызык, 1917 елга кадәр татар җырчылары арасында Нәфисә Пуснякова (Позднякова) дигән ханым бик популяр була. Бәлки алар туганнардыр да.

«Булат батыр» киносын төшергәндә, әлбәттә, күмәк күренешләр өчен, массовка дип, җирле халыкны, татарларны да җәлеп иткәннәр. Ә менә төп рольләрне уйнарга фильм авторлары Мәскәү артистларын чакырганнар.

Василий Ярославцев, Ада Войцик, Иван Клюквин, Сергей Борисов, Николай Витовтов, Эдуард Кульганек, Наум Рогожин, Галина Кравченко (Казанда туып үскән артистка), Иван Арканов, Александр Жуков, Борис Юрцев, Мстислав Котельников кебек артистларның күбесен йөз-кыяфәтләре белән бераз татарларга тартым булсын дип сайлаганнары күренеп тора.

1927 ЕЛГЫ КИНО ШИКЕЛЛЕ

Әлбәттә, егерменче елларда Татарстанда һәм Казанда әле инкыйлабка кадәрге чорга хас күп нәрсә сакланып калган (мәсәлән, Иске Татар бистәсендәге йортлар, Казан кирмәне һәм башкалар), кешеләре дә ун ел эчендә әллә ни үзгәрмәгәндер. «Булат батыр» менә шул фактурасы белән кыйммәтле. Фильмны Казанда гына түгел, ә авылда да төшергәннәрен әйтеп узарга кирәк. Чын Сабан туе һәм татар авыл халкы эләккән ул кадрларга. ХVIII гасырда Сабан туе булганмы, юкмы — анысы икенче мәсьәлә. Шулай да совет киносына крестьян бәйрәме буларак кертелгән ул. Бәлки шуның өчендер, «Булат батыр»ны 1775 елгы вакыйгалар сәхифәсе дип түгел, ә 1927 елгы кино кебек карыйсың. Инкыйлаб давылы астында югалган чорның кайтавазы шикелле ул. Хәтта Пугачев гаскәриләренең Казан кирмәнендәге ике башлы бөркеткә төбәгән утлы тубы да, асылда, Җаек казаклары ниятен күрсәтми, ә 1917 елгы патша символларын бетерү парадын искә төшереп уза. Пугачев дәвере турындагы «тарихи боевик», әлбәттә, үзе дә тарихи, әммә башка чорны чагылдыра.

ГЕНЕТИК ХӘТЕР ӨСТЕНРӘК!

Шунысы кызык, кинокартина авторлары фильмның бәхетле финалын тарихи чынбарлык белән бозып тормаган. Төп геройлар — яшьләр Әсфән һәм Әсма — баш күтәрүчеләрнең атышларына карамыйча, бәхетле килеш кадрдан «чыгып китәләр». Кинохикәяне бик кирәкле урында туктатканнар. Тормышта исә Әсфәнне, дәүләткә хыянәт итүче булгач, каты җәза көтәр иде. Ә Әсманы яратмаган кешесенә кияүгә бирерләр иде, дип фаразларга була. Гомумән, Әсфән бу фильмда иң кызыклы герой. Балачакта аны туган гаиләсеннән аералар, хәрбиләр тәрбиясе белән үсә. Русча белем ала, офицер Әсфәндияров дәрәҗәсенә җитә. Унбиш ел үтә. Әмма шул вакыт эчендә рус мохитендә үскән татар баласы үз телен дә онытмый, христианлык хисләре дә әллә ни ныгымый. Татар чыгышын искә төшерү һәм качкын Булат батырның улы икәнен аңлау өчен аңа нибары татар кызы Әсмага гыйшык булу җитә. Менә, егерменче елдагы иҗат кешеләре фикеренчә, милли үзаңның иң мөһим шарты — үз халкың кешесе белән гаилә тормышы корырга омтылу икән. Шул күзлектән чыгып карасак, «Булат батыр», хәтта ки «күзләр ачарга» антлар биргән хәзерге кинолар белән чагыштырганда да, чын татар фильмы булырлык. Бәлки, 1927 елгы фильм авторлары ул замандагы татар менталитетын ныграк аңлаганнардыр? Ул чорда байлар һәм ярлылар, сыйныфлар бәрелеше дип, күп нәрсәдән баш тартырга әзер кешеләр очрагандыр? Әмма гаилә мәсьәләсен күпчелек татарлар кадими рәвештә хәл итүне мәслихәт дип күргәннәр. Кино бит ул массакүләм тамаша, ә «Булат батыр» — яңа совет хөкүмәте карашларын тарату, пропагандалау өчен бик җайлы инструмент булып торган. Әлбәттә, бу шартларда һәркемнең хисләрен күзаллап, бик сак кына эш итәргә кирәк булгандыр. Һәм бу мәсьәләне Мәскәү кино осталары җайлап кына җиренә җиткергән.

Лилия Габдрафикова

idel-tat.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here