Домой Главные новости В области Булышучылар бар әле.

Булышучылар бар әле.

0
Булышучылар бар әле.

Безнең  Мәчәләй авылында кибет һәм “Үзәк” мәчет тирәсендә зур зыератыбыз бар. Ул борынгы зыерат , ә һаман да күмәргә урыннар табылып тора. Яңа коймалар  куйганда безнең авылдашыбыз мәрхум-мәрхүмә Мөгалим бабай Субеев, үтенеп соралды: “Сез бу кибет ягындагы койманы алмаштырмагыз инде, ул минем үз көчем белән , малайларым белән ясаган нәрсә. Кызым да-Нурсина шушында яшли китеп ята- тыныч йокласын”. Еллар үтте, агач баганалары череп җимерелделәр, бик авыр хәлгә калды ауган коймалар.

Әдәм баласы тумыштан ук яхшы һәм начар сыйфатларга ия була. Бәндә шулай яралтылгач, якын кылган гамәлләре, эшләгән эшләре теркәлеп барырга тиеш. Шушындый бәндәләр безнең Мәчәләй авылында күбәя бара. Имам Галиулла бабай белән киңәштек тә, “Восток” җитәкчесенә Ренат Искандаровка барып бу хәлне сөйләдек, ярдәм сорадык. Берсүзсез машинасына утырып бу хәлне барып карады һәм булышырга вәгдә бирде. Трубалар 10- баганалык бирермен, шебенка китертермен, тагын нәрсә  кирәксә, телефоннан хабәр бирерсез дип әйтте. Аллаһының сөекле бәндәсе , аның биргән вәгдәсе бик зур файда китерде, очракта, биргән сүзендә торды. Икенче көнне үзе безнең белән трубаларны ташышты, Исмагил Халиулла улы Газизов белән, трубаларны кисеп, баганалар хәзерләп, арбага тияп куйдык. Эш эшләгәндә дискыларыбыз бетте, тиз генә кибеткә бардым. Кибет хуҗалары – Абдулла һәм Хәлидә Хасановлар, берсүзсез бушлайга дискылар бирделәр, дога кыйлырсыз дип, изге эшебездә уңышлар теләп калдылар. Бу эштә бик тырышып багана базлары хәзерләп, аларны утыртырга булышты безнең Наил малае Рамил Рахматуллин. Шебенка да трактор белән килеп җитте, анысын китерде Хәйдәр Сапуков.

Бу эшләр Аллаһы Тәгалә кушканча артлы-артлы, бертуктаусыз бик җиңел килеп чыкты. Сварка эшләрен үзем , булдыралганча ясадым- бик әйбәт килеп чыкты. Мөгалим  бабайның да истәлеген саклап калдык, ул куйган коймаларны тимер  баганаларга ябыштырдык.

Безнең вазыйфабыз- ошбу дөнияда күбрә игелек кылу, гөнаһтан , харамнан мөмкин кадәр саклану, хисап көнендә гаҗиз булып калмау өчен әхләкле тормыш алып бару. Һәм “Аллаһым, хисабымны җиңеләйт”-дип, Җәнәбел Хакка ялвару.

Бик зур рәхмәтләр әйтәсе килә безнең актив Мәчәләй халкына, “Восток” эшчеләренә һәм җитәкчеләренә. Иң зур шатлык безнең тормышыбызда—булышучылар бар әле, актив кешеләр дә арта баралар.

  Шамил Мамышев. Мәчәләй. 15.10.2020-ел.