«Бурдан клоун булдым»: «Песиләр театры» хуҗасы Юрий Куклачев уңышка ирешү серен ача

0
15
Абдул Фархан

Россиянең халык артисты, клоун Юрий Куклачев инде күп еллар «Песиләр театры»н җитәкли. Алты тапкыр училищега алынмаган артист ничек клоун булган? 40 яшьтә карт булмас өчен нишләргә? Песиләрне өйрәтеп буламы? Болар турында ул остаханәсендә сөйләде. «Ярдәм» мәчетендә үткән остаханәдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина

«Үземне һаман 35 яшьлек дип хис итәм»

Формада калырга һәм сәхнәгә чыгарга артистка йөгерү һәм отжимание күнегүләрен ясау ярдәм итә икән. «Үземне һаман да 35 яшьлек итеп хис итәм, әмма теләсәң-теләмәсәң дә, организм чикләүләр кертә», — ди артист.

Хәер, цирк йолдызы физик күнегүләрдән тыш, башка файда турында да сөйләде. Аның фикеренчә, сәламәт тормыш алып барыр өчен үз алдыбызга һәрвакыт яңа максатлар куярга кирәк.

Артист фикеренчә, яшь — шартлы күрсәткеч, ул кешенең эчке кәефеннән тора. «Истә тотыгыз, бернинди, хәтта сексуаль чикләүләр дә юк. „Мин бүтән булдыра алмыйм“, — дип баш мие генә команда бирә. 40 яшьтә инде карт бабайга әйләнә аласыз. Максатың юк икән, син — карт кеше, ә идея булмаганда — син, гомумән, борынгы бабай, син гомер дәвамыннан мәхрүм ителгән кеше», — дип саный артист.

«Цирк училищесына алты тапкыр кереп карадым — алмадылар»

— Хәзерге заманда яшәү авыр, пандемия, диләр. Мин сугыштан соң туган бала. Анда ашарга бернәрсә дә юк иде — бөтен нәрсә җимерек. Без, гаиләдә биш кеше, 15 квадрат метрда яшәдек. Мин генә түгел, бөтен кеше шулай яшәде, – дип башлады ул сүзен. – Тормыш шундый иде.

Кешеләр түзде, көне-төне эштә кайнаштылар. Бервакыт безгә кунакка Вася абый килде:

— Юра, син бу дөньяга нәрсәгә тудың? — дип сорашты ул миннән.

— Яшәү өчен, — дип сәерсенеп карап җавап бирдем мин аңа.

— Яшәү нәрсә була соң ул? — дип каршы сорау бирде ул.

— Шатлану, уку, ашау, йоклау! — дидем.

— Юра, киләчәктә кем булачагыңны уйла. Иртәгәсе көн турында бүген уйламасаң, иртәгә бушлык була, — диде Вася абый.

Шуннан соң мин бу тормышта нәрсә белән шөгыльләнәчәгем турында уйлана-эзләнә башладым. Ул вакытта миңа нибары җиде яшь иде.

Сигез яшемдә мин клоун булам дигән карарга килдем. «Синнән нинди клоун чыксын инде? Юкны сөйләмә», — дип шыркылдап көләләр иде миннән. Ә мин хыялыма ышана бирдем. Хыялыгызны табып, шуңа омтылырга кирәк. Мин дә омтылдым. Цирк училищесына алты тапкыр кереп карадым — алмадылар.

Цирк училищесына дүртенче сыйныфтан соң укырга кереп була иде. Ел да барып карыйм, юк бит, кабул итмиләр. Сигезенче класска җиттем. «Алар миннән мәсхәрәләп көлделәр», — дип үпкәләп кайтып кердем өйгә. Ә эчтән кемдер: «Язмышың белән ризалаш», — дип пышылдый кебек иде. Чыраем калмады. Эчемдә — бушлык.

Әти эшеннән кайтты да:

— Кабул иттеләрме? — дип сорады.

Әти, миңа беркем дә ышанмый. Беркем дә! — дип кырт кистем.

Әти, кулларын җилкәләремә куеп:

— Улым, ә мин сиңа ышанган кешене беләм!

— Кем ул?

— Мин, синең әтиең!

Әтинең бу сүзләре миндә яшәү дәртен яңадан кабызып җибәрде. Беркемнең дә ышанырга теләмәвен үзем уйлап чыгарганмын икән бит. Миңа ышанучы кеше бар икән! Бер кеше булса да, ул инде көч!

«Хыялыгыз туды икән, йокламагыз!»

Әти өйгә телевизор алып кайтты. Без төрле телепрограммалар карадык, шуларның берсе Чарли Чаплин катнашында иде. Шуны карап, туктый алмыйча көлдем. «Авызың ерык та, үзең шулай эшли беләсеңме соң?» — дип сорадылар. Торып бастым да, Чарли Чаплин булып йөреп киттем. Өйдәгеләрнең мине карап эчләре катты, ә мин шуннан ләззәт кичердем. Шунсыз минем тормышымның мәгънәсе дә юк икән бит! Нәкъ шул көнне мин үземнең һөнәремне сайладым. Йокларга яткан саен цирк аренасы төшкә керә иде.

— Әти, мин тырышлыгым белән барысын да шаккаттырачакмын әле! — дидем дә халык циркына киттем.

Ике ел дәвамында көненә ундүртешәр сәгать шөгыльләнүнең, ниһаять, нәтиҗәсе булды. Сәнгать үзешчәннәре смотрында катнашырга булдым. Ул вакытта уналты яшь иде миңа. Һәм, ышанасызмы-юкмы, миңа беренче урын бирделәр. Минем талантымны күреп алдылар! Мин Советлар союзының беренче клоуны исемен алдым.

Шуны истә калдырыгыз: хыялыгыз туды икән, йокламагыз! Үз өстеңдә эшләүдән туктамаска кирәк. Аяк чалучылар бик күп булыр. Бернәрсә дә болай гына барып чыкмый. Юлыңдагы киртәне маңгаең белән җимерергә тырышудан файда юк. Аны узып китеп, сикереп үтеп була. Барысы да кешенең ышанычыннан һәм омтылышыннан тора. Мин тормышта моны булдыра алам дип, үз-үзегезгә ышаныгыз.

 «Нәрсәдер алгансың икән, бүлеш»

Җиде яшемдә мин дә, башка шаян-шук малайлар кебек үк, урлагфп йөрдем. Миңа абый шариклы ручка бүләк иткән иде. Пәлтә кесәсенә салып куйдым да, карасам, кемдер алган — ручкам юк! Ул вакытта яңалык бит инде, сирәк әйбер. Бер сагызны бөтен класс чәйнәп чыкканны әйтеп тә тормыйм.

…Ручкамны урладыгызмы, ә мин аны сезнең кесәләрдән эзлим хәзер дип, бөтен кешенең кесәләрен актарып, әйберләрен җыйдым. Өйгә кайткач актарып чыксам — ручкам юк. Һәр көн урлый торган булдым. Өйгә бер өем әйбер төяп алып кайта башладым, үземә дә ошап китте. Һәр нәрсәнең чиге була — чираттагы урлау операциясендә бер кесәгә кулымны тыкканда кемдер тотып алды.

Пәлтәләр арасыннан өлкән сыйныф укучысын күреп алдым. Ул миңа нәфрәтле карашы белән кызарынып, усалланып карап тора иде. Котым алынды, хәзер директорга алып барып, орышырлар инде, исемемне бөтен мәктәпкә яңгыратырлар инде, дидем. Бәхеткә, ул мине беркая да алып бармады. Аның «карак син!» — дип әйтүе йөрәккә очлы әйбер белән чәнчегәндәй булды…

«Йә Аллам, мин бит карак түгел. Нишләдем мин?» — дип оятымнан кая качарга белмичә өйгә кайтып киттем. Юлда барганда үземне шулкадәр тиргәдем. Һәр күзәнәгем, һәр чәч бөртегем белән үземнән үткәннәрне кичердем. «Кулны киссәгез дә, беркайчан да урламаячакмын!» — дидем.

Ул чакта миңа – 7, хәзер 72 яшь — шул вакыйгадан соң мин бервакытта да кеше әйберен алмадым. Куллардагы сөялне күрәсезме? Бу хезмәтнең нәтиҗәсе. Мин кешеләрне сөендерер өчен эшлим. Тормышта иң мөһиме — нәрсә белән булса да бүлешү. Нәрсәдер алгансың икән, бүлеш. Башка кеше сөенгәнне күреп, миндә ул хис икеләтә арта.

Бүлешү дигәндә, ул елмаю, алкышлап алу, кул кысу һ.б. була ала.

«Үз йөрәгегезне тыңларга өйрәнегез»

Без берничә секунд кына яшибез. Мин җиде секунд яшим. Бер секундта — ун ел. Әле яшисе дә яшисе дип уйламагыз. 60-70 яшьлек кеше янына барып: «Тормышыгыз ничек үтте?» — дип сорагыз. «Бер мизгел кебек», — дип җавап бирер.

Хөкүмәттә булган кешеләр тегене-моны урлап бөтен байлыкны үзләре белән алып китәрбез, дип уйлый. Юк, бөтенесе дә җирдә череп калачак. Кешенең тормышы үлгәннән соң да дәвам итә, Коръәнне укыгыз. Тәнең монда череп кала, ә җаның беркая да китми.

Дусларыгыз, танышларыгызның йөрәген түгел, үз йөрәгегезне тыңларга өйрәнегез. Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәр хәзер җиһад башлана дигәч, «Дингә ышанмаучыларны үтерергә кирәк, андыйлар кайда?» — ди кешеләр. «Үзегездә», — ди пәйгамбәр. Моңа көнчелек, усаллык, үпкә, хөсетлек керә. Менә шушы сыйфатларны булдырмаска тырышыгыз.

«Сезне яраткан һәм кадерегезне белгән кешене очрату — мең бәхет!»

Училищеда укыганда клоун булып чыгыш ясап йөрдем. Бер имтихан вакытында чыгыш ясаганда берсе миннән чыркылдап көлә башлады. Карасам, бер почмакта сары чәчле бер кыз шырык-шырык көлә икән. Ачу чыкты. Сәхнә артына чыктым да, бу кызны очратып: «Нәрсәгә көлдең син, ә?» — дидем ачуланып. Ул миңа: «Гомеремдә мондый клоунны очратканым булмады. Көлүдән туктый алмадым», — диде.

Менә шул кыз минем хатыным булды. Бергә торуыбызга да илле ел үтеп киткән. Бөтен кешенең дә шундый кызны очратуларын телим. Хәзер бит яшьләр «гражданский брак» белән тора, берсен очрата, аннан икенчесенә күчә… Мондый алдануларга бармасыннар иде. Сезне яраткан һәм кадерегезне белгән кешене очрату — мең бәхет!

Язылышканда безгә 21 яшь кенә иде әле. Әби-бабайлар шулчак илле ел бергә торганнарын бәйрәм итте. Ничек илле ел бергә торып була икән дип гаҗәпләнә идем. Була икән ул! Хатыным бер генә көн янымда булмадымы — күңелгә ул җитми.

«Үлемнән догалар уку һәм фикерләп яту коткарды»

Мин максат куярга кирәклеген аңладым. 50 яшьтә үземнең «Игелек мәктәбе”н («Школа доброты») булдырдым. Максат куйдым һәм булдырдым. Миңа җитди операция ясадылар, 50 яшемдә теге дөньяга китә яздым. Күптән түгел коронавирус йоктырып, 90 процент үпкәләрем зарарланып, шулай ук чак кына үлемнән калдым. Минем халәттә булганнар барысы да китеп барды.

Күрәсең, гомерем бетмәгән булгандыр. Догалар уку һәм фикерләү коткарды. Фикер белән эшли белергә — үзеңне балачакка кайтара белергә кирәк. Өч яшьтән тугыз яшькә кадәр баланың максат кую рефлексы үсә. Аны вакытында формалаштыру мөһим. Үзегезне уйларда гына булса да, шул чорга кайтарыгыз, шул халәттә тагын бер кат яшәп карый белегез.

Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә бертөрле карый: хәйриячегә дә, җинаятьчегә дә. Ул сайлап тормый. Сезнең белән нәрсәдер була икән, сезне кемдер түгел, ә үз-үзегез җәзалагансыз булып чыга. Организмның һәр күзәнәге начар сүз, көнчелекне сизә һәм күзәнәкләр бер-берсеннән аерыла башлый. Үз-үзегез начар хәлгә калдырасыз.

Әйе, үз хатаңны танырга, тәүбә итәргә була. Яшь булганда тәүбә итәргә вакытыгыз бар әле. Аны кемгәдер әйтеп йөрисе түгел, үз эчеңнән генә эшлисе.

«Песиләр театры» турында: «Без аларны өйрәтмибез, ә тәрбиялибез»
Песиләр безнең театрга төрле юллар белән килеп эләгә. Театрда барлыгы ике йөзләп песи бар.

Мәсәлән, урамнан барганда очраклы гына бер песи баласын күреп алдым. Пычранып беткән йоннары төрле якка тырпаеп тора иде. Бер күзе шешкән, эренләгән. Ул миңа ярдәм сорап мияулаган булды. Куеныма алдым да өйгә алып кайттым.

Песи баласын юындыргач, ул чистарынды, җылынды. Тәлинкәгә салынган сөтне күз ачып йомганчы ашап бетерде, соңыннан келәм буйлап йөгереп йөри башлады.

Бер песиебез элек Үзәк базарда цирк янында яши иде. Ачтан үлмәс өчен, аңа базардагы ризыкны урлап көн күрергә туры килә. Мин базарда йөргәндә шул песинең артыннан халык чабыша иде. Авызында — ит кисәге, ә үзе җитез-җитез генә базарның икенче катына менеп китте. Шуннан мин бу песинең чын артист икәнен белеп алдым. Озак та үтмәде, ул безнең циркның йолдызы булды.

Хәзер ул бервакытта да чит әйберне алмый, чөнки аны хөрмәт иткәннәрен белә. Песиләр үпкәчел, куркак. Уйнарга яраталар. Уйнаган вакытта аларның сәләтләре ачыла. Песиләрне тәрбияләү алымы шундый: без аларны өйрәтмибез, ә тәрбиялибез.

Игелек булмаса, мәхәббәт тә була алмый. Бар нәрсәне — мөнәсәбәт, тормыш, дөньяны мәхәббәт кенә тотып тора. Рухи ризыкны кеше үзенә үзе генә әзерли. Игелек кылудан оялмагыз.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here