Домой Ислам Быелгы республикакүләм ифтар: рекордлы сан һәм ризыкларны өйгә китерү

Быелгы республикакүләм ифтар: рекордлы сан һәм ризыкларны өйгә китерү

0
Быелгы республикакүләм ифтар: рекордлы сан һәм ризыкларны өйгә китерү

VIII республика күләм ифтар кысаларында 30 мең кешегә ярдәм күрсәтеләчәк.

Быелгы республикакүләм ифтар үзенчәлекләре

Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстанда VIII республикакүләм ифтар узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы үткәрәчәк. Ифтар ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

Быелгы ифтар «100 еллык ифтары» исеме белән узачак һәм җөмһүриятебез буенча 30 мең кешене колачлый алачак. Узган ел авыз ачуда берьюлы 15 мең кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстанда республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк. 2020 елның VIII Республикакүләм ифтар үзенчәлекләре турында оештыручылар журналистларга сөйләде.

Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, VIII республикакүләм ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Ифтар кысаларында халыкның бары тик мохтаҗ катлауларына гына ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, «100 еллык ифтары» узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләргә дә әлеге проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертүгә мөмкинлек бирә. Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

«Бер пакетта кайнар ризык, өчпочмак һәм баллы пирог булачак. Кайнар ризык үзгәреп торачак. Шулай ук су, чәкчәк, өрекләр китерәчәкбез. Атнаның бер көнендә балаларга бүләкләр дә ясаячакбыз. Ризыкның күбесе „Ак Барс Арена“ стадионында әзерләнәчәк, калган өлеше „Туган авылым“ комплексында пешереләчәк. Бер пакетның бәясе – өч йөз сум», — дип сөйләде «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов.

Көн саен бер мең кешегә ярдәм күрсәтеләчәк. Ризыклар «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм 1000 мохтаҗ кешегә җиткереләчәк. Ярдәм күрсәтү өчен ашамлыклар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Татарстан районнары мөхтәсибәтләренә, Казан мәчетләре имамнарына тапшырылачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Аллаһ боерса, яңа туган балалар сыман Гает көненә керергә язсын»

«Кызганыч, мәчетләребездә ифтарлар үткәрелмәячәк. Әмма моңа карамастан, Рамазан ае шул ук Рамазан булып кала. Иртәдән алып ахшам намазына кадәр ураза тотачакбыз. Пәйгамбәребез хәдисләрнең берсендә: „Кем Рамазан аенда ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер“, — ди. Аллаһыбыз тоткан уразаларыбызны кабул кылсын. Тәравих намазлары мәчетләрдә укылмаса да, аларны өйдә укыйк. Алар да кабул булсын. Аллаһ боерса, яңа туган балалар сыман Гает көненә керергә язсын», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әлегә ифтарга һәр район да кушылмаган. «Мөрәҗәгать итүчеләр булса, без калган районнар белән дә эшләргә риза. Теләк булса, без ярдәм күрсәтергә әзер. Ерактан килүчеләр ашамлыкларны җылыта ала», — дип сөйләде мөфти.

Әгәр пандемия тәмамланса, республикабыз мәчетләрендә ифтарлар үткәреләчәк. «Бүгенге вәзгыять үзгәрсен иде. Мәчетләребездә очрашырга насыйп итсен. Намазларыгызны өйдә укыгыз. Онлайн намазлар, хаҗлар, никахлар булалмый», — диде хәзрәт.

Камил хәзрәт пандемия белән бәйле рәвештә фәтва чыгарган иде. Әлеге фәтвада: «Әгәр коронавирустан үлүче булса, ул шәһит булып китәчәк», — диелгән.

«Шәһит ике төрле була: ахирәт һәм дөнья шәһите. Мәсәлән, илебезгә дошман килсә, ватаныбызны саклап, вафат булсак, без дөнья шәһите булабыз. Аны юмыйча күмәбез. Ә ахирәт шәһите бары бит ахирәттә генә билгеләнә. Шәһит булу бары тик мөселманнарга гына кагыла. Коронавирустан үләм дә шәһит булам дип яшәү, әлбәттә, дөрес түгел. Сәламәтлек — ул Раббыбызның әманәте. Аны сакларга кирәк. Әгәр мөселман сәламәтлеген сакламый икән, үзе гаепле була. „Берәр җирдә авыру таралса, анда кермәгез. Шунда булсагыз, чыкмагыз“, — диелә хәдисләрнең берсендә. Кеше үз-үзенә зарар китерергә тиеш түгел», — диде Камил хәзрәт.

Коронавирустан үлүче мөселманны табутта җирләячәкләр. Камил хәзрәт Сәмигуллинның җеназа намазын табутта җирләнгән мәет рухына укыганы юк.

Коронавирус авыруыннан сакланыр өчен, табиблар күбрәк су эчәргә тәкъдим итә. Ураза тотучы, билгеле булганча, су эчә алмый. Камил хәзрәт табибларның бу киңәшенә үз фикерен белдерде. «Авырган кеше ураза тотмаска мөмкин. Әмма сәламәт кеше уразаны ай дәвамында тотарга тиеш. Үлү ихтималы көн саен бар. Уразаны без, бар шартларын үтәп, тотарга тиеш. Ә табибларның сүзе — фикер генә. Ураза тоту авыр түгел. Раббыбызның мәрхәмәтенә карагыз. Урамда бер дә эссе түгел», — диде ул. 

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин пандемиянең кешеләрне берләштерүе турында да әйтеп үтте.

«Икенче Бөтендөнья сугышын гына алыйк. Аңа кадәр кулаклар булган, дини кешеләрне үпкәләткәннәр… Әмма илгә уртак кайгы килгәч, барысы да берләшкән. Аллаһ бу пандемияне безне сынау өчен җибәргән. Без бу дөньяга сынау өчен килдек. Дини китапларның берсендә: „Син авыр, дип әйтәсең. Авыр булырга тиеш тә, сынау булып саналса“, — диелә. Сынау җиңел була алмый. Без сабыр булырга тиеш. Бигрәк тә Рамазан ае безгә тәкъвалык өчен бирелә. Коръәндә: „Иман китергән бәндәләрем, Рамазан сезгә фарыз кылынды“, — диелә. Башка гыйбадәтләр күренә: намаз укуымны, сәдака бирүемне, хаҗ кылуымны күрә аласыз. Ә менә ураза тотуымны күрә алмыйсыз. Ураза — минем һәм Раббым арасындагы гамәл», — дип сөйләде мөфти.

Радик Миңнәхмәтов: «Пандемиягә карамастан, барыбер ифтарны үткәрергә булдык»

«Башта ифтар 2500 кеше өчен үткәрелгән иде. Соңыннан ифтарда биш мең кеше катнашты. Аннан соң катнашучылар саны 10 меңгә тиң булды. Узган ел 15 мең кешелек ифтар үткәрдек. Без быелгы ифтарны башкача күзаллый идек. Пандемиягә карамастан, барыбер ифтарны үткәрергә булдык. Катнашучылар саны ике тапкыр артты. 30 мең кешегә ярдәм күрсәтеләчәк. Ризыкларны алу өчен өч яисә ике урын булдырылачак», — диде «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов.

Ифтарны үткәрү бәясе теге елга караганда артмаган. «Быел төрле паласлар, өстәлләр, урындыклар кирәк түгел. Шулай ук музыка, утлар да кирәкми. Шуңа күрә бәя артты дип әйтә алмыйм», — диде генераль директор.

Радик әфәнде үзе дә ураза тотуын белдерде. Шулай ук узган айда Радик әфәнденең абыйсы Ирек Миңнәхмәтов та үлгән иде. «Абыйның каберенә еш кайтам», — диде Радик Җәүдәтович.

Рамазан айлары мөбарәк, тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Алинә Айдарова

inertat.tatar