Домой Главные новости В области Чаңгычылар көч сынаша

Чаңгычылар көч сынаша

0
Чаңгычылар көч сынаша

6 мартта Камышлы авылының «Бөркет» чаңгы-биатлон комплексында пневмо-биатлон буенча дүртенче тапкыр өлкә ярышлары узды. Ел саен анда өлкә биатлончылары гына түгел, күрше төбәкләрдән килгән спортчылар да катнаша. Быел бәйгедә Самарадан «КАДР_ПРО» командасы,  Сергиевск, Кләүле, Челно-Вершины районнарыннан, Татарстанның Лениногорск районыннан, Оренбург өлкәсенең – Богырыслан, Башкортостан Республикасының

Октябрьск шәһәрләреннән килгән биатлончылар көч сынашты.

Бәйрәмгә чакырылган мөх­тәрәм кунаклар арасында Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Василий Безбородников та бар иде. «Әлеге чаңгы-биатлон комплексы берничә буын спортчылар үстерәчәк. Чаңгычыларга уңыш­лар телим», – диде ул. Шу­лай ук спортчыларны һәм кунакларны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаут­динов сәламләде һәм: «Сезне чираттагы чаңгы бәйрәме белән котлыйм. Барлык катнашучыларга да уңышлар, шома юллар, төгәл атулар телим», – дип ярышларны ачып җибәрде. Россия Федерациясе әләмен күтәрү хокукы узган елгы ярышларда җиңүче булып танылган Камышлы районы командасына бирелде. Баш хөкемдар Марат Шәвәлиев спортчыларны бәйге шартлары белән таныштырып, Европа һәм Дөнья чемпионаты призеры, Универсиада җиңүчесе, спорт мастеры Эдуард Латыйпов исеменнән спорт мәктәбенә ике пар чаңгы бүләк иткәннән соң эстафеталар башланып китте. Программада ир-атларга 4х6 километр, ә хатын-кызларга 4х3 километр­лы трассада биатлон эстафеталары каралган иде. Быелгы ярышларда егетләр арасында Богырысланнан килгән спортчылар җиңү яулады, икенче урынны Челно-Вершины районы чаңгычылары алды, ә пьедесталның өченче баскычына кләүлелеләр менде. Татарстаннан килгән кунакларыбызга дүртенче урын тәтеде. Хатын-кызлар арасында Камышлы районы командасы җиңүгә иреште, икенче урында – Башкортостан спортчылары, өченче урында – Камышлы районының икенче командасы. Сергиевск районы чаңгычылары дүр­тенче урында. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, кубоклар, Эдуард Латыйповтан акчалата приз­лар белән бүләкләнделәр. Шулай ук Камышлы районының  30 еллыгы уңаеннан  укучылар арасында өлкә спартакиадасы җиңүчесе Илгиз Сәлаховка, чаңгы ярышлары буенча район­ара ярышларда җиңүче Альмир Хәйбрахмановка, биатлон буенча Башкортостан Рес­публикасы призеры Радмила Сөнегатовага район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов исе­­мен­нән премияләр тапшырылды.

Кунаклар да, спортчылар да ярышлардан, бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Камышлы китапханәсе хезмәткәре тәкъдим иткән кайнар шулпа, Рәфис Гыйззәтов пешергән ярмалы ботка, хуш исле чәй белән сыйланганнан соң Татарстан чаңгычысы  Александр Попов: «Бу ярышларда икенче ел катнашабыз. Узган ел без икенче урынны яулаган идек, быел көндәшләр көчлерәк булды. Камышлы җитәкчелегенә биатлонны үстерүгә күп көч куйганнары өчен аерым рәхмәт. Бу бик шәп. Башка  өлкәләр дә алардан үрнәк алсыннар иде», – дип, хис-тойгылары белән уртак­лашты. Кләүле районыннан килгән  өстәмә белем бирү педагогы Сергей Григорьев: «Без монда беренче ел гына түгел. Җылы кабул итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган! Биредә спортчылар үз ишләре белән аралаша, яңа дуслар табалар. Эдуард Латыйповка ярдәме өчен рәхмәт, чөнки аның катнашыннан башка авыр булыр иде. Ул зур молодец. Яшь егетләр аннан үрнәк ала», – дип рәхмәтләрен белдерде. Богырыслан спортчысы Денис Сулин: «Без быел беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз. Баштан ук алга чыгып булмады, атуда да дүрт хата җибәрдем. Аннары үземне кулга алдым һәм  барысы да уңышлы тәмамланды», – дип канәгать елмайды.

Ирина МАКАРОВА.

(“Камышлы хәбәрләре”)

Бердэмлек