Домой Главные новости В стране и мире Чаллы кызы Регина Шәйдуллина Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашты

Чаллы кызы Регина Шәйдуллина Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашты

0
Чаллы кызы Регина Шәйдуллина Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашты

Регина өченче сыйныфта гына укуына карамастан, тапшыруда үзен ышанычлы тотты. Ул сумаладан матур бизәнү әйберләре ясый икән. Максим Галкин альяпкыч һәм респиратор киеп оста куллы кызга булышты. Регина аңа сумаладан эшләнгән хәрефләргә чәчәкләр куярга кушты. Үзе таҗ ясады. Шулай итеп алар программаның логотибын ясадылар. “Регина мин синең осталыгыңа шаккаттым. Бу гадәти булмаган хәл. Студиядә бу беренче тапкыр. Син барысын да осталарча башкарасың”,- диде аңа Максим Галкин. Регина Максимга «Чәчәкле өстәл» бүләк итте, кызның коллекциясендәге брошкан артист үзе сайлап алды.

shahrichalli.ru