Домой Жизнь татар «Чардаклы татарлары» китабы – җиңүче

«Чардаклы татарлары» китабы – җиңүче

0
«Чардаклы татарлары» китабы – җиңүче

Ульяновск өлкә Хөкүмәте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы һәм В.И.Ленин исемендәге өлкә фәнни китапханәсе — Китаплар сарае тарафыннан быел инде 17 нче тапкыр уздырылган “Сембер китабы” Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсенең нәтиҗәләре игълан ителде.

Әлеге конкурска барлыгы 633 китап тәкъдим ителгән, шуларның 15се җиңүче итеп танылды. Алар арасында «Чардаклы татарлары» китабы да бар. Җиңүчеләр исемлегендә безнең кебек бер-ике шәхси автор бар, ә калганнары — Мемориаль үзәк, педуниверситет, техник университет профессорлары, өлкә архивында китап язу эше белән берничә дистә еллар буе шөгыльләнүче галимнәр, ягъни дәүләт коллективлары. Җиңүчеләрне өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова котлады. Ульяновск өлкәсендә татар китабы шундый дәрәҗәле өлкә конкурсында беренче тапкыр җиңеп чыкты бит. Бу җиңү зур бер башлангычның беренче адымнары булсын иде.

Без китапка алынганчы аның идеологиясен, стратегиясен эшләдек. Китапның төп бурычы – ул үз телен оныта барган татар халкының күзен ачарга, милли үзаңын үстерергә тиеш! Әлбәттә инде, китап милләтнең бераз гына булса да акны карадан аеручы өлешенә атап эшләнде. Бу максатка ничек ирешергә соң? Кыскача гына булса да болгар-татар тарихын үз эченә алган беренче бүлеккә аерым игътибар бирдек. Татар — зур, тирән тарихлы, абруйлы милләт ул. Кешелек тарихында аның мәртәбәле үз урыны бар. Зур төрки дөньяда татар халкы алдынгы, әйдәп баручы, башкаларга үрнәк милләт булып санала, моның белән беркем дә бәхәсләшми. Кызганыч, бу турыда күпләр белми әле. Шул максатны күздә тотып, материаллар туплый башладык. Татарлар турында берни дә белмәгән зат китапны укыгач, бу нинди халык соң, каян килеп чыккан, нинди дәүләтләр төзегән, Урта Идел буйларында кайчаннан бирле яши, ничек телләре формалашкан, кайчан, нинди рәвештә ислам динен кабул иткән дигән сорауларга җавап табар һәм башка бик күп милли темаларны тирәнтен аңлар дип ышанабыз. Беренче бүлектә шулай ук райондагы татар авыллары, аерым гаиләләрнең, шәхесләрнең тарихы, үткән юлы күрсәтелгән.

Тантананың ахырында җиңүчеләргә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде. Андый вакытны һәрвакытта да татар халкы турында сөйләү максатында файдаланырга тырышабыз. Залда укыган, китаплар язган халык утыра, алар татар турында бераз гына булса да мәгълүмат алып китәргә тиеш бит. Биш-алты минут эчендә «Чардаклы татарлары» китабының Казанда академик  даирәләр тирәсендә шактый зур бәя алуын, Чардаклыга Китап бәйрәменә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров белән татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Бурхановның махсус килүен, татарларның китапны эзләп табып, Америка Кушма Штатларына (США), Европага, Азия илләренә алып китүләре турында җиткердек. Татарлар турында чыгыш, нинди генә публика булмасын, һәрвакытта зур кызыксыну тудыра. Чараны алып баручылар чыгышыбыз өчен аерым рәхмәт әйттеләр.

“Чардаклы татарлары” китабы авторлары Җәмил ХӘКИМОВ һәм Наилә ПОТЕЕВА-ЯУШИРМӘЛЕ

emetul73.ru.xsph.ru