
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Котлы булсын, әни, туган
көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән кызларың, улың, киленең, кияүләрең, оныкларың.